Камышлы районындагы Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы ШӘЙХЕТДИНОВка!

Безымянный1Хөрмәтле Минсәгыйть әфәнде!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбриклим! 

Сез үзегез туып-үскән авылның киләчәге, анда яшәүче авылдашларыгызның көнкүрешләрен яхшырту өчен көчегезне кызганмыйсыз.

Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, хәерле гыйбадәтле гомер,  тормышыгызда һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.  Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшәгез, һәр көн Сезгә шатлык-куанычлар гына китерсен!

Ихтирам белән И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты,

Самар өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясенең рәисе.

Просмотров: 1072

Комментирование запрещено