9-11 октября 2024 года Всемирный конгресс татар совместно с Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям “Татмедиа” проводит Всероссийский форум татарских журналистов. В форуме примут участие около 50 журналистов из 19 регионов Российской Федерации.
9 октября состоится встреча с заместителем Премьер-министра Республики Татарстан, председателем Национального совета Всемирного конгресса татар Василем Шайхразиевым. Во время встречи состоится заслушивание отчетов главных редакторов из регионов.
10 октября планируется поездка в Атнинский муниципальный район. Журналистам проведут экскурсию по району. Далее делегаты форума посетят музеи Ш. Марджани и Сибгата Хакима, старейшую в республике каменную мечеть в селе Нижняя Береске Атнинского района.
11 октября состоится Церемония закрытия форума и награждение победителей конкурсов “Хәбәр” (“Весть”) и “Мин – укытучы”( “Я – учитель” ).
***
2024 елның 9 – 11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә VII Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумда катнашырга 19 регионннан 50гә якын каләм ияләре җыелачак.
9 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу планлаштырылган. Биредә регионнан килгән баш мөхәррирләрнең хисапларын тыңлау узачак.
10 октябрь көнне Татарстанның Әтнә районына бару каралган. Журналистларга район буенча экскурсия һәм җирле җитәкчелек белән очрашу оештырылачак. Шулай ук алар Ш.Мәрҗани музеена , С.Хәким музеена һәм Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчеткә сәяхәт кылачаклар.
11 октябрь көнне форумның ябылу тантанасы узачак. “Хәбәр” журналистлар бәйгесе һәм “Мин – укытучы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да оештырылачак.
Просмотров: 713