Олы рәхмәтебезне белдерәбез

4-0DvCCy7uEӘй, гомеркәйләр… Аккан сулар кебек, сизелми дә агалар да, агалар. Әле яңа гына җир йөзен аллы-гөлле чәчәкләргә күмеп, ямьле җәй килгән иде. Менә инде алтын көз дә җитте.

Шундый матур көз аенда безгә — бертөркем олы яшьтәге апаларга -  Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегенә йөрергә туры килде. Бу йортка бик шатланып-куанып, сагынып барабыз. Чөнки монда бик шәфькатле, миһербанлы кешеләр эшли, үз эшләренең осталары алар.

Ялыбыз бик күңелле узды. Бик күп кызыклы чаралар үткәрелде, сәяхәтләр кылынды. Төрле дәвалану курслары алдык. Тәнгә шифа, җанга рухи азык тупладык.

Тәрбиячеләр көне үткәрелде. Балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары белән күңелле очрашу булды. Аларны бәйрәмнәре белән котлап, шигырләр укылды, җырлар җырланды.

Тиз арада җиңеп кайтуларын теләп, яу кырында көрәшкән батыр солдатларыбызга хуш исле чәй пакетлары әзерләдек. Авыл өстенә иман нуры таратып, азан яңгыраткан мәчетләребездә булдык, Коръән укып, догалар кылдык.

Авылыбыз музеенда булдык. Андагы тормыш-көнкүреш әйберләрен күреп, таң калдык. Әти-әни, әби-бабайлар мирасы сакланган, югалмаган икәненә инандык. Аларның якты рухлары белән күрешкән, очрашкан кебек булдык. Музейны оештырып, эшләтүче, күп көч куючы Җәгъфәр Сәгыйровка, Гөлисә Бәдретдиновага, авыл халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да музей эшләп торсын, дигән теләктә калабыз.

Авылыбыз горурлыгы булган Юкәле тауга сәяхәт кылдык, каен кызлары һәм егетләренә сыенып үскән, балланып пешкән миләшләрне авыз иттек.Тау башыннан авыл өстенә күз салдык. Андагы манзараны күреп, сокландык. Калай түбәле, матур, төзек өйләр кояш нурында ялтырап, аллы-гөлле чәчәкләр гөлләмәсе кебек балкып утыралар. Матур, бик матур бит безнең авыл, туган як.

Барлык чараларны да Җәгъфәр Сәгыйров, Гөлисә Бәдретдинова, Лилия Әбдерәхимова, Гөлия Хәнәфиева оештырдылар. Рәшидә белән Алия һәркөнне матур гөлләр белән бизәлгән чиста залда каршы алып, тәмле хуш исле үләннәрдән әзерләнгән чәйләр белән сыйладылар.

Социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре! Безне зурлап, күңелле ял итттердегез, барыгызга да Аллаһының рәхмәте булсын. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тынычлык-иминлек, озын гомер, зур уңышлар телибез. Безне шулай озак еллар шатландырып эшләгез, яшәгез. Киләчәктә дә күрешеп, аралашып яшәргә насыйп булсын. Әмин!

Бертөркем социаль реабилитация бүлегенә йөрүчеләр исеменнән хезмәт ветераны Гөлсем ХӨББӘТОВА.

  Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 678

Комментирование запрещено