Яшьлеккә кайтып килсәң иде…

afisha-saytОктябрь аеның беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә керде. Яңа Ярмәк авылы клубында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде» дип аталган бәйрәм кичәсе уздырылды.

Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чәй өстәле артында, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Үзешчән артистларыбыз тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын бәйрәм кунаклары бик җылы кабул иттеләр. Өлкәннәребез җылы һәм җанлы сөйләшүләре белән, яшьлекләрен, үткән елларын, тормышта булган кызыклы һәм мәзәк очракларны искә төшерделәр, җырлар җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәм бик җанлы һәм куңелле узды.

5Eh8k17bExM55o9bDEFI3Q 4915UyGZfBM afisha-sayt iEtXUXmm-4c JPTT-viO4A4 sKDY97ZSG70 uyLl0NDFkxM Vm34EeFfGiU 0PQipSaKjh8

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире А.Г.ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче А.М. ЗӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

 

Просмотров: 826