Иске Ярмәк авылы мәсҗиде гошер сәдакасын җыя башлады

m2BS4RulqXsЕгерме елдан артык гадәткә кергән изге гамәлләрне авыл халкы быел да башлап җибәрде.

Авыл халкының юмартлыгына сокланып карап торабыз. Узган елда Махсус хәрби операция өчен дә, мәдрәсә һәм мәсҗидне төзекләндерү өчен дә, ифтар һәм Корбан мәҗлесләрен үткәрү өчен дә бик күп төрле ярдәмнәр күрсәтелеп тордылар. Инде менә быел да мәсҗид бинасында махсус әзерләнгән урынга авыл халкы үз бакчаларында үстергән яшелчәләрдән — бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, кәбестә, тозлаган кыяр яки помидорлар, төрле салатлар, бал һәм кайнатмалар китерә башладылар.

Алар өчен һәр җомга саен исемнәрен атап догалар кылына. Иншә Аллаһы, озакламый мәдрәсәдә укулар башлангач, аларны анда укучы балалар өчен, төрле мәҗлесләрдә һәм мохтаҗлык булган урыннарда кулланырга, — дип ниятләп торабыз.

Әлегә гошер сәдакасын җыю дәвам итәчәк. Теләге булган һәркем катнаша ала, үз вакытлары белән мәсҗид бинасында (котельная) әзерләнгән урынга китерә алалар. Андагы исемлеккә мәгълүмат язып куелса, әйбәт булыр иде, дигән теләктә калабыз.

Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Камышлы районы.

Просмотров: 626

Комментирование запрещено