Т-Банк запускает федеральную исламскую дебетовую карту, которая работает в соответствии с нормами ислама и получила одобрение Муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина. Исламская карта разработана совместно с Советом улемов Духовного управления мусульман Республики Татарстан в соответствии с международными стандартами AAOIFI и имеет уникальный дизайн, разработанный специально для клиентов-мусульман. Новый продукт позволит миллионам россиян-мусульман пользоваться онлайн-банкингом в соответствии с исламскими правилами.
В 2023 году Центральный банк Российской Федерации запустил эксперимент по формированию системы Исламского банкинга в России. Эксперимент проводится в 4 регионах — Татарстане, Башкортостане, Дагестане и Чеченской Республике — и проходит в соответствии с федеральным законом о партнерском финансировании, подписанным президентом.
Основные особенности исламской дебетовой карты:
- Для карты будет выделен отдельный счет, чтобы избежать смешивания средств и избегать трат в харамных отраслях.
- Банк не будет инвестировать деньги с этого счета в запрещенные по нормам исламской этики активы или использовать их для выдачи кредитов другим клиентам — контролировать это будут независимые эксперты.
- С помощью исламской карты нельзя будет расплатиться в алкомаркетах, барах и ночных клубах, табачных магазинах и вейпшопах, ломбардах и казино. Также нельзя будет провести операции со страховыми компаниями, букмекерами и микрофинансовыми организациями.
- Для карты недоступны функции овердрафта и кубышки, позволяющие пользователям брать деньги в долг под проценты у банка.
- Проценты на остаток по счету начисляться не будут.
- Акция “Приведи друга” адаптирована под нормы ислама — денежный бонус за друга получит только приглашающий клиент.
Камиль хазрат Самигуллин, Муфтий Республики Татарстан, глава ДУМ Татарстана:
«Разрабатывая продукт исламской карты Т-Банка, ДУМ РТ исходило из интересов мусульманской части населения России: в ней соблюдены все условия и требования норм исламского права. При этом работа ДУМ РТ не останавливается на том, чтобы единоразово проверить и одобрить продукт. Для систематического внешнего аудита дальнейшей реализации продукта со стороны ДУМ РТ назначен шариатский контролер — казый Казани, член Совета улемов ДУМ РТ, начальник отдела по вопросам шариатат ДУМ РТ БУлат хазрат Мубараков. Он — один из лучших специалистов по исламским финансам в России. Кроме того, исламская карта Т-Банка — первый в России банковский продукт по нормам ислама, который имеет федеральный масштаб, его реализация ожидается на территории всей России. Поэтому продукт, безусловно, придаст импульс развитию рынка исламских финансов в России, ведь чем больше участников и предложений будет, тем выше будет их конкурентоспособность, и они станут доступнее для населения. Надеемся, что карта будет иметь высокую востребованность среди мусульманской общественности России».
Асхат Гиниятов, руководитель направления исламского банкинга Т-Банка:
«В России около 20 миллионов граждан считают себя мусульманами. Исламская карта позволит мусульманам пользоваться онлайн-банкингом без нарушения этических норм. При этом Т-Банк делает исламский банкинг доступным любому россиянину — нашу карту можно оформить и получить в любом регионе. При разработке карты мы основывались на правилах и этике исламского права и учитывали их не только в функционале, но и в других аспектах взаимодействия пользователя с банком. Например, для владельцев халяльной карты мы не будем предлагать внутри приложения продукты, которые противоречат исламским этическим нормам, такие как кредиты и страхование».
Обслуживание исламской карты стоит 299 рублей в месяц. Сумма фиксированная, чтобы условия обслуживания были определенными и соответствовали этике исламского банкинга. Лимиты на переводы и размеры комиссий соответствуют лимитам карты Black.
Оформить исламскую карту может любой желающий на специальной странице или обратившись в поддержку банка через мобильное приложение или по телефону 8 800 333‑33‑33. В скором времени оформить карту можно будет самостоятельно в приложении.
***
Т-Банк ислам кануннары нигезендә эшләүче федераль ислам дебет картасы чыгара башлады. Әлеге карта Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның рөхсәте белән эшләнде һәм гамәлгә кертелде.
Ислам картасы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы белән берлектә AAOIFI халыкара стандартлары буенча эшләнде һәм ул дин кардәшләребез өчен махсус эшләнгән үзенчәлекле дизайнга ия. Яңа продукт илебездә яшәүче миллионлаган мөселманнарга ислам дине тәртипләре нигезендә онлайн-банкинг белән куллану мөмкинлеге бирәчәк.
2023нче елда Россия Федерациясе Үзәк банкы илебездә Ислам банкингы системасын формалаштыру буенча эксперимент башлап җибәрде. Эксперимент 4 төбәктә – Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда, Чечен Республикасында үткәрелә һәм Президент имзалаган партнерлык финанславы турындагы федераль канун нигезендә уза.
Ислам дебет картасының төп үзенчәлекләре:
- Хәләл акчаларны хәрәм акчалар белән катнаштырудан саклау өчен һәм аларны хәрәм тармакларда сарыф итмәс өчен картаның аерым счеты булачак.
- Банк бу счеттагы акчаларны Ислам әхлагы тарафыннан тыелган активларга инвестицияләмәячәк яки аларны башка клиентларга кредит бирү өчен кулланмаячак – моны Нәзарәтнең бәйсез экспертлары күзәтеп торачак.
- Ислам картасы белән исерткеч эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче нокталарда, барларда, төнге клубларда, тәмәке кибетләрендә, вейпшопларда, ломбардларда һәм казиноларда сату-алу операциясен башкару мөмкин булмаячак. Шулай ук аның ярдәмендә иминият компанияләре, букмекерлар һәм микрофинанс оешмалары хезмәтләреннән файдаланып булмый.
- Әлеге картада клиентларга банктан процентлар белән акча алырга мөмкинлек бирүче овердрафт һәм «кубышка» функцияләре каралмаган.
- Исәп-хисап счетында сакланып торган акчаларга процентлар өстәлеп килмәячәк.
- «Приведи друга» («Дустыңны чакыр») акциясе ислам таләпләренә туры китерелгән – акчалата бонусны бары чакыручы клиент кына алачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Мөфтие:
«Т-Банкның Ислам картасы продуктын барлыкка китергәндә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнары мәнфәгатьләреннән чыгып эш итте: анда ислам хокукы таләпләренең барлык шартлары үтәлгән. Шул ук вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең җаваплылыгы продуктны бер тапкыр тикшерү һәм хуплау белән генә чикләнми. Продуктны алга таба сатуда һәм әйләнешкә кертеп җибәрүдә системалы тышкы аудит үткәрү өчен Нәзарәтнең шәригать күзәтчесе билгеләнде. Ул – Казан казые, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы, Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, Россиядә ислам финанслары буенча иң көчле белгечләрнең берсе Булат хәзрәт Мөбарәков».
Моннан тыш, Т-Банкның ислам картасы – Россиядә ислам кануннары буенча федераль масштабтагы беренче банк продукты, аны бөтен ил күләмендә гамәлгә ашыру көтелә. Шуңа күрә продукт, һичшиксез, Россиядә ислам финанслары базарын үстерүгә этәргеч бирәчәк, чөнки базарда сатучылар һәм тәкъдимнәр күбрәк булган саен, аларның көндәшлеккә сәләтлеге югарырак булачак һәм продуктлар халык өчен отышлырак булачак. Әлеге картага Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан ихтыяҗ зур булыр, дип өметләнәбез».
Әсхәт Гыйниятов, Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе:
«Россиядә 20 миллионга якын кеше үзен мөселман дип саный. Ислам картасы белән мөселманнар шәригать нормаларын бозмыйча онлайн-банкингтан файдалана алачак. Моннан тыш, Т-Банк ислам банкингыннан барлык россиялеләргә файдалану мөмкинлеге бирә: безнең картаны илнең теләсә кайсы төбәгендә рәсмиләштерергә һәм алырга мөмкин. Картаны эшләгәндә, без ислам хокукы кагыйдәләренә нигезләндек, аларны функциональ аспектларда гына түгел, ә кулланучының банк белән үзара хезмәттәшлегендә дә исәпкә алдык. Мәсәлән, хәләл картага ия булучылар өчен без мобиль кушымта эчендә кредитлар һәм иминиятләштерү кебек ислам әхлагына, нормаларына туры килми торган продуктларны тәкъдим итмәячәкбез».
Ислам картасына хезмәт күрсәтү аена 299 сум тора. Әлеге билгеләнгән сумма ислам банкингына туры килә торган, төгәл билгеләнгән хезмәт күрсәтү шартларын тәэмин итә. Акча күчерүләрнең лимиты һәм комиссияләрнең күләме Black картасы стандартларына туры килә.
Ислам картасын теләгән һәркем махсус биттә яисә мобиль кушымта аша операторга язып яки 8 800 333-33-33 телефонына шалтыратып рәсмиләштерә ала. Тиздән картаны кушымтада мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Просмотров: 567