Бердәмлек безне көчле итә

dFoM0TTVsEUСамарада «Россия Федерациясе халыклары традицияләре күптөрлелеге — төбәк мәдәнияте һәм тарихы байлыгы» дип аталган конференция узды

Самара өлкәсе төрле милләт халыкларының тату яшәү үрнәге булып тора. Мәдәниятләр арасында тигезлек саклау өчен регионда җирле халыкның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар даими үткәрелә. Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе үткәргән конференция дә нәкъ менә шушы максаттан оештырылган иде.

Конференция эшендә Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе хөкүмәте эчке сәясәт департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Мария Купцова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, Татар тарихын һәм туган якны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ринат Кәлимуллин һәм башка милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, экспертлар, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.

Алар милләтара низагларны кисәтү, Россия халыкларының традицияләрен саклау, милләтара һәм мәдәниятара багланышларны үстерү һәм саклау, радикаль һәм экстремистик низагларны кисәтү, уку йортларында милләтара проектлар һәм чаралар уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Безнең ил күпмилләтле һәм төрле конфессияле. Әлбәттә, безнең өчен дуслыкта һәм татулыкта яшәү, гасырлар буе корылган тынычлыкны саклау бик мөһим. Президентыбызның «Мәдәниятләр, гореф-гадәтләр һәм телләр күптөрлелеге — безнең байлыгыбыз» дигән сүзләре, һичшиксез, хак! – дип, билгеләп үтте сәламләү сүзендә Илдар Гыйльметдинов.

Күпмилләтле төбәктә яшәүче кешеләр тормышын һәм мөнәсәбәтләрен күзәтеп барган мөфти Талип хәзрәт Яруллин:

— Коръәндә: «Мин сезне бер пар итеп яралттым һәм бер-берегезне танып белү өчен, төрле халыкларга бүлеп, бөтен җир йөзенә тараттым», диелгән. Әйе, без төрле милләтләр, төрле конфессияләр кешеләре, әмма безне берләштерүче уртак илебез бар. Бер милләт, бер дин өстенлеген көчләп тагарга тырышкан башка илләргә Россияне үрнәк итеп куярга мөмкин. Бер халыкны башкалардан өстен кую котылгысыз конфликтларга китерәчәк. Россиядә башка принцип: без бер-беребезнең уникальлеген таныйбыз һәм һәркемнең милли горурлык хисен хөрмәт итәбез, — дип ассызыклады. — Һәр кеше үзенең туган телен, ризыгын, милли киемен, көй-моңнарын ярата. Бу бик тә яхшы, ләкин башка кешеләрнең шундый ук хисләрен берничек тә кимсетми, киресенчә, башка мәдәниятләрне өйрәнергә, танышырга мөмкинлек бирә. Күпмилләтлелек безне аермый, ә берләштерә генә, бердәмлек безне көчле итә, — диде.

Экспертлар Халыклар дуслыгы йортының профилактик чаралар үткәрү, милләтара бердәмлекне ныгыту һәм яшьләр белән эшләү юнәлешләрендәге ролен югары бәяләделәр. «Губерна җитәкчелегенә Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеген тәэмин итүе өчен зур рәхмәт. Бу чыннан да төрле милләт халыкларын берләштерү урыны. Анда без очрашабыз, төрле милли чаралар оештырабыз, аралашабыз, кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм итәбез», — дип сөйләде өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов.

Конференциядә катнашучыларны татарлар кунакчыллыгы, чуашларның йолалары, казах һәм дагыстанлыларның гореф-гадәтләре, рус халкы мәдәнияте белән таныштырдылар.

Спикерлар раславынча, этникара хезмәттәшлекнең төп шарты — регион һәм күрше өлкәләрдә яшәүчеләрне берләштерүче уртак кыйммәтләр, традицияләр һәм хөрмәт.

Бүгенге көндә Россиядә 270 телдә һәм диалектта сөйләшүче ике йөзләп милләт халыклары яши. Һәрберсенең үз тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре бар. Дәүләт сәясәте бер генә халык та югалмаслык итеп төзелә. 10 ел дәвамында Самара өлкәсендә төрле милләт халыкларының күптөрлелеген һәм мәдәни-тарихи байлыкларын саклау буенча төбәк программасы эшләп килә.

Хәзерге вакытта Федераль хөкүмәт 2036 елга кадәр исәпләнгән яңа милләтара стратегия әзерләү өстендә эшли. Аны формалаштыру өчен Россия халыкларының фикерен белергә кирәк. Менә шуның өчен әлеге конференцияләр оештырыла да инде.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 612

Комментирование запрещено