Үткәннәрдән — киләчәккә…

4An7JpFEyKM13 октябрьдә Ширяево авылында үткән тарихи-мәдәни милләтара чара шулай аталган иде. Максаты да изге – борынгы болгар бабаларыбыз җирләрендә бүген яшәүче төрле милләт халыклары арасында милләтара һәм конфессияара дуслык һәм килешүчәнлек мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Билгеле булганча, борынгы заманнарда Самара Җәясе күчмә халыкларның көньяк чиге булган. Бүген күпмилләтле Россия милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр төрлелеге белән дан тота. “Мәдәни мирас” төшенчәсе дә бит “Борынгы бабаларыбыз эзләреннән” мәгънәсенә ия. Димәк, кешелек дөньясы үткән заманнардан киләчәккә таба бара. Ә уртада – шушы бәйләнешне саклап, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга тиеш булган безнең буын. Бигрәк тә милләтләребезнең рухи, дини, иҗади сыйфатларын саклау мөһим. Ул — көндәлек тормыш кына түгел, ул — ниндидер бөек сыйфатлар, ул — киләчәккә юл…

Зыңгылдап торган алтын көзнең кояшлы иртәсендә бәйрәм кунаклары үзләре өчен ачыш ясадылар — Иделнең аръягында башка, сихри Самара да бар икән! Известь ташы казый-казый тишкәләнеп беткән, куышлар барлыкка килгән Поп тавында бүген туристлар йөри. Менә безнең төркем дә башта Ширяево авылының истәлекле урыннарын карап йөрде. Рәссам Илья Репин музеен да үз эченә алган тарихи музейлар комплексын күрмичә китеп буламыни? Монда без шагыйрь Александр Ширяевец (Абрамов) йорт-музеен, сәүдәгәр Вдовин бүлмәсен, дүртесе дүрт якка караган борынгы көймәләрдән корылган беседканы карап чыктык.

Ширяевода Идел буе халыклары музее да бар. Ул XIX гасырда яшәгән һәм идарә иткән сәүдәгәр Ванюшин өендә урнашкан. Биредә Идел буенда яшәгән халыклар – чуашлар һәм руслар, мордвалар, кимериялеләр, савроматлар, сарматлар, скифлар, гуннар, фин-угорлар, хазарлар, болгарлар тарихы һәм алардан калган әйберләр белән танышырга була. Әлеге музейны Россиянең танылган сәяхәтчесе, Рус географик җәмгыятенең Самара бүлеге әгъзасы Артур Чубаркин гамәлгә куйган.

Бигрәк тә безне Самара эшкуары Гомәр Батршин җитәкчелегендәге “Болгар мирасы” фонды Поп тавына куйган Канатлы барс сыны кызыксындырды. Ул, болгар кабиләләре символы буларак, Идел өстендәге тау битен бизәп тора. Кайчандыр гади генә тау бите булган бу урынны хәзер танып та булмый: аста машиналар парковкасы, ә тау башына туристларны таш түшәлгән юл алып менә. Аннан Идел елгасы даһилыгы да яхшы күренә, кулларыңны җәеп, Канатлы барс кебек очып китәсең килә.

Безнең тарихи мәйданчыгыбыз Ширяевога килеп йөрүче туристлар санын арттырырга ярдәм итә, башка милләт халыклары болгар бабаларыбызның яшәеше турында беләләр, дустанә, тарихи һәм икътисади мөнәсәбәтләр барлыкка килә.

Борынгы бабаларыбыз яшәгән гүзәл җирләрне йөреп чыкканнан соң Идел буендагы кафеда Рәшит Гыйззәтуллин җитәкчелегендә иҗат итүче “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертын карадык. Җырчылар татар халык җырларын башкардылар. Кафеда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә чыгыш ясадылар — чуашларның “Уяр” фольклор ансамбле артисты Владимир Иванов халык җырларын башкарды, “Керамбит” рок төркеме җитәкчесе Вячеслав Симанский һәм солисты Сергей Степанов гитарада уйнадылар, скрипкачы Олег Переславцев чыгышы да күңелләребезгә хуш килде.

Гомумән, сәяхәтебез бик тә җылы булып чыкты. Төрле милләт кешеләре берсен-берсе күптән белгән кешеләр кебек аралаштылар, ахырда кочаклашып хушлаштылыр. “Әкияттә булдым сыман!” — диде арабыздан бер хатын. Безгә шундый матур бәйрәм һәм сәяхәт оештырган Гомәр Мулланур улы Батршинга чик¬сез рәхмәтләребезне белдерәбез. Ул безне Идел буе халыклары мәдәнияте, тарихы белән таныштырды, дуслаштырды, тәмле татар ашлары белән сыйлады. Чын күңелдән рәхмәт аңа!

RvtzEcd9okwoTfJwmSfh3E 4An7JpFEyKM

 Залия ДИНМӨХӘММӘТОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 630

Комментирование запрещено