«Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисты Илнур Камияр улы АЛТЫНБАЕВка!

img5e7d0f3dfa2dd189735b4b50568b1f5dХөрмәтле Илнур әфәнде!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм.

Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Моңлы тавышыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.

Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1444

Комментирование запрещено