Узган дүшәмбедә Халыклар дуслыгы йортында Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте советының чираттагы утырышы узды.
Оешма президенты Ильяс Шәкүров рәислегендә үткән җыелышта агымдагы елның соңгы ике аена эш планы билгеләнде. Мәсәлән, декабрь башында өлкә татар массакүләм мәгълүмат чараларының Укучылар конференциясен үткәрү көтелә. Чарада шулай ук туган як тарихын өйрәнүче Фәрит Ширияздановның һәм Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның яңа китаплары киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Читать полностью