30-31 октября 2024 года Российский исламский институт совместно с Духовным управлением мусульман РТ при содействии Фонда поддержки исламской культуры, науки и образования проведет XIII Всероссийский форум преподавателей мусульманских образовательных организаций «Традиционные духовно-нравственные ценности как основа гражданской идентичности российских мусульман».
В текущем году на форуме ожидается участие более 500 преподавателей, руководителей начального, среднего и высшего звена мусульманского образования, а также представителей международных исламских образовательных центров.
Ежегодный форум является площадкой для обсуждения актуальных проблем современного мусульманского образования в России. В частности, в первый день работа форума направлена демонстрации лучших практик примечетских курсов, самих мечетей и мухтасибатов, а на второй день опытом работы поделятся преподаватели медресе и исламских вузов. В первый день Форума также состоится награждение преподавателей и сотрудников духовных образовательных организаций, религиозных и общественных деятелей.
Представители СМИ приглашаются для освещения работы пленарного заседания форума, которое состоится 31 октября по адресу: г. Казань (ул. Ершова д. 1а, здание «Корстон-Казань»). Начало – 10:00.
В качестве почетных гостей на пленарке форума примут участие Муфтий Республики Татарстан Камиль хазрат Самигуллин; ректор РИИ и КИУ, доктор политических наук, профессор Рафик Мухаметшин; преподаватель Университета гуманитарных наук имени Мухаммада бен Зайеда Саид Мубарак аль-Кетби (Объединенные Арабские Эмираты); заведующий кафедрой исламоведения Египетского университета исламской культуры «Нур-Мубарак», профессор Нурлан Анарбаев (Республика Казахстан) и др.
Для аккредитации СМИ тел.: +79274166010 (Тазиев Ильдар); e-mail: press-slujbariu@mail.ru
***
2024нче елның 30-31нче октябрендә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы узачак. Аның төп темасы – “Россия мөселманнарының төп асылы буларак – традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр”. Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән оештырыла.
Быел Форумда 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләр, шулай ук халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегация вәкилләренең катнашуы көтелә.
Ел саен узучы форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Аерым алганда, форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә кулланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, ә икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Форумның беренче көнендә шулай ук дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләрен, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү көтелә.
ММЧ вәкилләре форумның 31 октябрьдә узачак пленар утырышын яктырту өчен чакырыла. Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында (Ершов ур., 1а йорт) сәг. 10.00-дә башланачак.
Форумның пленар утырышында мәртәбәле кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин; РИИ һәм КИУ ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин; Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты укытучысы Сәид Мөбарәк Әл-Кәтби (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре); Мисырның «Нур-мөбарәк» ислам мәдәнияте университетының ислам белеме кафедрасы башлыгы, профессор Нурлан Анарбаев (Казакъстан Республикасы) һ. б. катнашыр дип көтелә.
ММЧ вәкилләре +79274166010 телефоны (Таҗиев Илдар) аша аккредитация уза ала.
Просмотров: 632