Яралы күңелләр әле дә әрни

rquX6-rc5ZA30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Гаепсез хөкем ителгәннәр истәлегенә…

Ел саен үткәрелә торган “Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне” тарих төпкелләреннән җан өшеткеч вакыйгаларны актарып чыгара. Советлар илендә миллионлаган кешеләр иң яхшы елларын лагерьларда үткәрергә мәҗбүр булганнар, күбесен, уйдырма сәбәпләр табып, атып үтергәннәр. СССР таркалганнан соң, ул вакыйгалар беркайчан да онытылмасын һәм кабатланмасын өчен, халык таләбе белән “Хәтер һәм кайгы көне” гамәлгә кертелгән.

Ничәмә еллар үтсә дә, халык гаепсезгә сөрелгән әби-бабаларын онытмыйлар. Быел, мәсәлән, редакциягә Иске Ярмәк авылында яшәүче Мәсгут Кәримовтан хат килде. Газета укучыларыбыз бу героебызны “Йөрәгемне дә бирер идем” (“Бердәмлек”, 2021 елның 4 декабре, 49 сан) дип аталган мәкалә герое буларак та хәтерлиләрдер.

- Әтием Шәйхелислам Кәримов Камышлы районының Иске Ярмәк авылында 1924 елның 5 мартында умартачы гаиләсендә туган. Ул чакта умартачылар хәлле кешеләр булып саналганнар. Революциядән соң колхозлар оеша башлагач, Минәхмәт бабамның 120 оя умарталарын, бөтен мал-мөлкәтен, өен, умарталыгын тартып алганнар, ә гаиләсен авылдан сөргәннәр. Бабам белән әбиемнең язмышы фаҗигале тәмамланган.

Сугыш башлангач, Шәйхелисламның бертуган абыйсы Әхмәтшаһит сугышка китә, күп тә үтми, Волхов фронтында һәлак була. Ә 17 яшьлек Шәйхелисламны Куйбышевка, хезмәт армиясенә алалар. «Яшерен хәрби заводта ике сменада, йокысыз һәм ялсыз эшләргә туры килде, дип сөйли иде әти. Алар “Катюша” реактив снарядларына запас частьләр җитештергәннәр. Смена тәмамлангач та, торак җиренә кайтып тормыйча, станок янына гына ятып йоклый булганнар”, — дип искә ала улы.

1944 елда Шәйхелисламны, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, демобилизациялиләр һәм ул туган авылына кайта. 47 ел буе колхозда эшли, тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә, “Атказанган колхозчы” исеме бирелә. Аның фамилиясе районның Мактау китабына да кертелгән.

- 1926 елгы әнием Бибинурның әткәсе Зәки бабам матур итеп чабата, кәрҗин, тартмалар үрә белгән. Останы туган авылында гына түгел, тирә-юньдәге авылларда да белгәннәр, заказ биреп эшләткәннәр. Колхозлар оешу чорында аларның гаиләсен дә “кулак”ка чыгарып, авылдан куганнар, — дип яза газетага оныгы Мәсгут Кәримов.

Әтисез калган Бибинурга сугыш башланганда 15 яшь тә тулмаган була әле. Ул хезмәт юлын сарык фермасында башлый. 1943 елда иптәшләре белән Куйбышевтагы ФЗУга эләгә, Безымянкадагы оборона корылмалары төзелешендә эшли. 1944 елда Бибинур белән Шәйхелислам өйләнешәләр һәм гомерләрен колхоз эше белән бәйлиләр.

“Кулак кызы” булып саналган Бөек Ватан сугышы ветераны Бибинур Кәримова 43 ел эшләп пенсиягә чыккан, намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, Бөек Җиңүнең 50 һәм 60 еллыгына юбилей медальләре белән бүләкләнгән, “Фронт балалары” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы булып торган.

- Әни дә, әти дә бакыйлыкта инде. Әмма алар биш балалары һәм тугыз оныклары өчен намуслылык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булып калалар, – дип сөйли Мәсгут Шәйхелислам улы.

Шулай, дөнья мәшәкатьләре арасында сөргендә һәлак булган Минәхмәт бабалары да, Зәки бабалары да онытылырлар иде. Ләкин үзгәртеп кору еллары белән бергә “гласность” дигән төшенчә барлыкка килә һәм реп-рессияләргә дучар булганнарның эшләрен архивлардан алу мөмкинлеге туа. Күп еллар Камышлы милиция бүлегендә эшләгән Мәсгут Кәримов та, бу мөмкинлектән файдаланып, реабилитация алу эшләре белән йөри башлый. 1991 елда әнисе Бибинур Кәримова сәяси репрессияләр корбаны буларак реабилитацияләнә. 2001 елда Иске Ярмәктә яшәүче күршеләре Мәрзия Рәхимова һәм Маһирә Гәрәева шаһитлыгында бабасы Минәхмәт Кәримовның да якты истәлеге торгызыла. Ике күршесе дә Минәхмәт аганың үзе эшләп көн күрүе шаһиты буларак аңлатма язып китерәләр. Алар Кәримовларның калай түшәмле, ике бүлмәле агач өйләре, сарайлары һәм мунчалары, ашлык чистарту өчен веялка һәм молотилкалары, 100дән артык умарта оялары булуын раслыйлар. Маһирә апа Минәхмәт аганы һәм үзенең әтисен, кулак исеме тагылып, авылдан сөрелүләре, ә мал-мөлкәтләренең колхозга алынуы, өйләренең сатылуы турында яза…

Иске Ярмәктән репрессия кәтүге астына эләгүче тагын берничә кешенең исемнәре билгеле булды. Шуларның берсе – бердәнбер атып үтерелгән авылдашыбыз Хәсән Әхмәтҗанов. Гыйльменур Мөхәммәтҗанова, Ильяс Хәсәнов, Заһидә Шәйдуллина, Минзада Яриәхмәтова һәм гомеренең соңгы елларын Иске Ярмәк авылында яшәгән һәм зиратында күмелгән әбием Сәлимә Кәлимуллинаның урыннары җәнәттә булсын иде.

…Кем белән генә бу темага сөйләшә башласаң да, һәр гаиләдә бер генә түгел, берничә кешенең шундый язмышка дучар булуы турында ишетергә туры килә. Барлык архивлар да ачык булмаганлыктан, бу сорауга төгәл җавап юк әлегә. Минималь бәяләүләр буенча, 1921 елдан 1954 елның 1 февраленә кадәр репрессия корбаннары 3777380 кеше дип исәпләнгән. Бу мәгълүматларга СССР генераль прокуроры Роман Руденко, СССР Эчке эшләр министры Сергей Круглов һәм СССР юстиция министры Константин Горшенин кул куйганнар. Әмма бу саннар бик нык киметелгән, дигән фикер бар. Мәсәлән, кайбер тикшеренүчеләр сәяси репрессия корбаннарының саны 11 — 11,5 миллион кеше булган, дип саныйлар.

Киләсе елларда Репрессия корбаннары көненә үз туганнарыгызның фаҗигале язмышларын язып редакциягә җибәрсәгез, тарихи хәтеребез әле җуелмаган, юкка гаепләнеп, язмышлары аяк астына салып тапталган кешеләрнең якты истәлеге әле дә күңелләребездә яши, дип әйтә алырбыз.

(Фото интернеттан алынды)

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА  әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 650

Комментирование запрещено