В Дубае состоялось торжественное открытие школы “Бала-Сити” / Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә Бала-Сити мәктәбе ачылды

5267187878969074762-620x33030 октября в городе Дубай (Объединенные Арабские Эмираты) состоялось торжественное открытие школы “Бала-Сити”. Так же в рамках учебного заведения был создан Центр татарского языка и культуры, где дети смогут изучать татарский язык, литературу, культуру и историю.

Инициаторами и руководителями проекта “Бала-Сити” являются Альбина и Динар Насыровы.

В церемонии открытия приняли участие заместитель Председателя Государственного Совета РТ Марат Ахметов, депутат Государственного Совета Республики Татарстан, руководитель исполкома Всемирного конгресса татар Данис Шакиров, а также член Национального совета Всемирного конгресса татар Фахретдин Канюкаев .

От имени Республики Татарстан и Всемирного конгресса татар Данис Шакиров поприветствовал гостей, поздравил с открытием школы, а также  вручил памятные подарки и благодарственные письма. В знак поддержки от Всемирного конгресса татар школьной библиотеке были подарены книги на татарском языке.

Также в рамках мероприятия была представлена выставка, посвященная истории и культуре татарского народа.

tatar-congress.org

***

30 октябрь көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә Бала-Сити мәктәбе ачылды. Шулай ук әлеге уку йорты кысаларыда Татар теле һәм мәдәнияте үзәге дә булдырылды. Биредә балалар татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнә алачак.

“Бала-Сити” уку йортының төп җитәкчеләре, әлеге проектның авторлары һәм әйдәп баручылары – Альбина һәм Динар Насыйровлар гаиләсе.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готович Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев та ачылыш тантанасында катнашты.

Данис Фәнис улы Республика һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән кунакларны сәламләде, яңа уку йорты ачылышы белән котлады, истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән мәктәп китапханәсенә татар телендә китаплар бүләк ителде.

Чара кысаларында татар тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы зәвыклы күргәзмә дә ачылды.

tatar-congress.org

Просмотров: 536

Комментирование запрещено