“Әниемнең җылы кочагы-2024” бәйгесе старт алды

Logotip-1000Бәйгедә Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсын бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыра. Конкурсның максаты – әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйге мәктәп укучылары арасында түбәндәге яшь категорияләре арасында үткәрелә:

1.  1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2.  5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3.   9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;

Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

Бәйгедә Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

  • Катнашучы әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның  шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы – 2024” төркеменә урнаштырырга тиеш.
  • Катнашучы әниләр турында язылган әсәрләрне укыганда авторын әйтергә тиеш.
  • Вконтакте төркеменә урнаштырылган видео астына катнашучыдан үзенең ничәнче сыйныфта укуын, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә.

Видеолар кабул итү 20 нче ноябрьдә тәмамлана. Нәтиҗәләр 24 нче ноябрьдә ясала.

chelny-rt.ru

Просмотров: 500

Комментирование запрещено