Халыклар бердәмлеге көне белән! / С Днем народного единства!

4-nov11-1Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! 

Россия Федерациясе өчен чагыштырмача яңа булган бу бәйрәм бик зур тарихи һәм рухи мәгънәгә ия. Безнең халкыбыз моннан дүрт йөз ел чамасы элегрәк чит ил баскынчыларыннан Ватаныбызны коткарып калу хакына берләшә алган. Россиянең бәйрәмнәр календаренда – бердәмлек көче белән илебезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның бөек батырлыгын бөтен халык тарафыннан тану һәм ихтирам итү көне бу. Илебезнең язмышы белән эчкерсез кызыксыну, аның тарихи үткәненнән тагын бер якты сабак алу омтылышы дәлиле бу. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбызны искәртә. Халыклар бердәмлеге Россия Федерациясенең төп милли идеясе, аның куәте һәм иминлеге нигезе булды һәм шулай булып кала.

Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге сезгә! 

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Уважаемые земляки!

Поздравляю вас с Днем народного единства!

День народного единства воплощает главные нравственные ценности нашего российского многонационального народа: дань глубокого уважения к мудрости наших предков, сплоченность, стремление к добру, взаимная поддержка.

Пусть праздник поможет нам воплотить в жизнь достойные помыслы об укреплении родного края и всей России.

С уважением президент СОТО «Туган тел» И.Г.Шакуров.

Просмотров: 1710

Комментирование запрещено