Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Фирдинатовна ШӘЙХИгә!

IMG_14541Хөрмәтле Гөлназ ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз. 

Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, мил­ләтебезне, гореф-гадәтлә­ребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.

Просмотров: 1018

Комментирование запрещено