Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.
Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Талантыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын.
Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1104