Самараның Җәмигъ мәчете ачылуга — 25 ел
Куйбышев мөселманнарының күптәнге хыялы — мәчет төзү турында сүз кузгатырга 1985 елда, Михаил Горбачев башлаган перестройка нәтиҗәсендә мөмкин була. Шәһәр һәм өлкә хакимиятләре өстәленә килеп кергән үтенеч-гариза 1989 елның язында, Идел буенда ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең мөселман календаре буенча 1100 еллыгына әзерләнгәндә тәмам формалаша. 17 сентябрьдә, Партизанская һәм Борская урамнары киселешендә, яңа мәчет төзеләчәк урын дип исәпләнгән мәйданчыкта митинг оештырыла, чара символик нигез ташы салу белән тәмамлана. Бераздан проектны эшләү башлана, төзелеш фондына беренче кертемнәр килә башлый.
Ләкин бу планга җитди төзәтмәләр кертергә туры килә. Вакыйгалар борылышының сәбәбе шул: шәһәр җитәкчелеге мәсьәләне җентекләп өйрәнә һәм мондый уникаль корылма дәрәҗәлерәк урында урнашырга лаеклы, дигән фикергә килә. Шулай итеп, 1991 елның 23 гыйнварында Куйбышев шәһәре Башкарма комитетының шәһәр төзелеше советында «Шипка» кинотеатры янындагы буш мәйданны мәчет төзү өчен бүлеп бирү турында карар кабул ителә. Булачак Җәмигъ мәчетенең архитекторы итеп Рәсим Вәлшин раслана.
Ләкин төзелеш башында куркыныч хәлләр дә булып ала: мәчет төзелешенә каршы булган кайбер сәясәтчеләр, стоянкадагы автомобиль хуҗаларын һәм милләтчеләрне дә котыртып, «Ике славян халкының — рус һәм болгарларның тарихи дуслыгы символы булган Стара Загора урамы «чисталыгын» саклап калу» хәрәкәтен оеш-тыралар. Араларында бик меркантиль мәнфәгатьләр белән җитәкчелек иткән кешеләр дә була.
Аллага шөкер, күпчелек халык бу коткыларга кушылмады, мөселманнар оешмасы һәм дәүләт органнары бер юнәлештә эшләде. Нәтиҗәдә, 1991 елның 19 октябрендә һәм 23 ноябрендә «Шипка» кинотеатры янында узган митингларга ике-өч йөздән артык кеше җыелмады… Җәмгыять тырышлыгы белән вазгыять акрынлап нормальләште һәм 1992 елның 20 августында азан авазлары астында Самара Җәмигъ мәчете бинасы нигезенә беренче җир чыгарылды. Шушы көнне мәчет төзелешенең символик башлангычы дип санарга була. Шуннан соң халык ярдәме яңа дәрәҗәгә күтәрелә, дип әйтергә була. Барыннан да элек бу мәчет төзелеше фондына килгән акча артуыннан күренә. Малый Тупиктагы мәчетнең махсус исәп-хисап счетына яки кассасына акча татарлардан гына түгел, башка халыклардан һәм төрле дин тотучылардан да керә торды.
1993 ел башында төзелеш штабы формалаша. 30 гыйнварда үткән мөтәвәллият җыелышында, Вагыйз Яруллин тәкъдиме буенча, Самара мөселманнары дини җәмгыяте рәисе итеп Исмәгыйль Фәткуллов сайлана. Бер үк вакытта ул объектның заказ бирүчесе вәкиле һәм, асылда, төзелеш эшләренең баш координаторы да була. Төзелеш башлана, башлануын, ләкин эш башта бик акрын бара. Вазгыять 1995 елның 5 мартыннан соң гына үзгәрә. Вагыйз Яруллин йортында өлкә администрациясе башлыгы урынбасары Габибулла Хасаев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Самара Җәмигъ мәчете төзелеше буенча Попечительләр советы оештырыла. Генераль подрядчыгы итеп «Прогресс-В» төзү оешмасы генераль директоры Вазыйх Мөхәммәтшин билгеләнә, ә төзелеш-монтаж һәм бизәү эшләре Ринат Садыйков җитәкчелегендәге «Тимур» структур бүлекчәсенә йөкләнә.
1995 елның 20 маенда төзелеш мәйданчыгында күтәренке рухта митинг уза һәм ул төзелеш башлануына старт бирә. Шунда ук бинаның фундаментына киләчәк буыннарга юллама белән символик капсула салу тантанасы уза. 1995 ел Җәмигъ мәчетен төзү буенча актив эшләр башланган ел булды.
1996 ел ахырына диварлары салынып бетә, түбәләре җыела башлый. Гыйнварга туры килгән Рамазан аенда инде цоколь катында тәравих намазы укырга мөмкин була. Ә 1997 елның 9 февралендә инде төзелеп тә бетмәгән мәчетнең зур залына меңнәрчә кеше намазга килә. Шушы көннән башлап, Самараның Җәмигъ мәчетендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә намазлар үткәрелә башлый.
1998 елның көзенә төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамлана һәм манара белән ярымай кую вакыты җитә. 13 ноябрьдә җирдән 60 метр биеклектә ярымай куела, ә икенче көнне халык өчен бәйрәм уздырыла. Бу вакыйгадан соң объекттагы эшләрнең ахырына якынлашуы күренә башлый. Яңа мәчетне Самара мөселманнары зур түземсезлек белән ун ел буе көттеләр һәм инде менә тантаналы көн дә килеп җитте.
1999 елның 28 ноябрендә Җәмигъ мәчете ачылу уңаеннан бәйрәм рухы һәм шатлык хөкем сөрә. Өлкә хөкүмәтеннән — Константин Титов, шәһәр мэриясеннән — Георгий Лиманский, Попечительләр советы әгъзалары һәм Россиянең төрле мөселман җәмгыятьләре — Казан, Уфа, Мәскәү, Ульяновск, Саранск, Саратов һәм башка күпсанлы регионнар вәкилләре, район администрацияләре, эре предприятиеләр җитәкчеләре җыелып килә.
Тантаналы җыелышта Тәлгать Таҗетдин, Константин Титов, кунаклардан Әюп хәзрәт Дебердиев (Ульяновск), Мәхмүт хәзрәт Вәлитов (Мәскәү) һәм башкалар әлеге мизгелнең гаять зур әһәмияте турында сөйләделәр. Чыгыш ясаучы¬лар 1995 елның мартында Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм Зөлфәт Сәлахов инициативасы белән Попечительләр советы төзелүен, шуннан соң мәчет төзелеше тиешле көч ала башлавын искә төшерделәр, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән төзелешне әзерләүдә, финанс чаралары эзләүдә, эшләрне оештыруда, төзелеш материаллары һәм техника белән тәэмин итүдә һәм башка эшләрдә турыдан-туры катнашкан кешеләрнең исемнәрен атадылар.
Мәчет төзү тарихына алтын хәрефләр белән язылган исемнәр менә алар — Вазыйх Мөхәммәтшин, Ринат Садыйков, Вагыйз Кадыйров, Исмәгыйль Фәткуллов, Миргарифән Галәлетдинов, Равил Яһудин, Җәмил Вәлиуллин, Рәшид Абдуллов, Харис Гыйниятуллин, Ләбиб Мостафин, Хәбил Бикташев, бертуган Үмәр һәм Госман Әмировлар, Мөнир Вәлшин һәм башкалар.
…Шуннан бирле 25 ел гомер узды. Самараның Җә¬мигъ мәчете төбәк мөселманнарының рухи һәм иҗтимагый тормышы үзәге ролен ныгыта бара. Мәчетебез әле дә заманча мөселман архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора һәм һәрвакыт самаралыларның һәм шәһәр кунакларының игътибарын җәлеп итә. Самара Җәмигъ мәчетенең Алтын манарасы һәм ярымае ерактан ук күренеп тора, аяз көннәрдә аеруча матур булып ялтырый. Ул мәңге балкып торган йолдыз сыман, һәркайсыбызны намазга һәм тәкъвалы тормышка чакыручы маяк, җиргә һәм күңелләребезгә тынычлык иңдерүче өмет символы булып мәңге яшәсен иде.
Шамил ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 652