Кошки районының Иске Җүрәй авылында яшәүче Сания Миннан кызы Әминовага 10 ноябрьдә 95 яшь тулды
Сания 1929 елда Миннан һәм Хәдичә Гыйниятуллиннар гаиләсендә беренче бала булып туган. Балачагы һәм яшьлеге сугыш, аннан соң илне аякка бастыру чорына туры килә. Шуңа күрә Сания, мәктәпне тәмамлагач, беркая да китми, үз мәктәбендә җыештыручы булып эшли башлый. Ул заманнарда техничкалар урманнан утын ташып, кисеп, мәктәп мичләрен ягарга тиеш булганнар. Менә шушы 14 — 15 яшьлек кыз, авыл хатыннары белән беррәттән, үгезләр җигеп, 15 — 20 чакрым ераклыктагы урманнан утын ташыган. Бераз ныгыгач, Сания колхоз эшләрендә дә катнаша башлый: җәен кыр эшләрендә эшли, кышын фермада сыер сава, бозаулар карый, Бөек Ватан сугышыннан кайтып, авыл кибетендә сатучы булып эшләүче әтисенә ярдәм итә. Читать полностью