Сызранлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Fi65yfqy_2MСызран шәһәре ел саен әлеге акциягә зур активлык белән кушыла. Быел да шәһәребезнең «Ак калфак» оешмасы, «Чишмә» ансамбле кызлары «Татарча диктант» язып,   үзләренең грамоталылыгын тикшерделәр.

Шәһәребездә диктантны язу өчен летчик-космонавт М.Б.Корниенко исемендәге 18-нче филиал китапханәсе белән берлектә мәйданчык әзерләнде.

Диктант язар алдыннан катнашучыларга көч-куәт биреп, баянда Рөстәм Туктаров уйнап, Глеб Потапов «Туган тел» жырын башкарды.

Текстны татар теле укытучысы Дәуләтшина Гөлнара укыды.

JlOYAuyG3bE

Диктантны язганнан соң, барлык катнашучылар белән тугәрәк өстәл тирәли үзләре пешереп килгән сый-хөрмәтләр белән тәмле итеп чәйләр эчтек.

6azhHH6CHWQ

Аннан инде барыбыз да бергә рәхәтләнеп татар халык җырларын җырлап, биеп, күңел ачтык.

Аерым рәхмәт әйтәсе килә китапханәче Салихова Гөлсемгә.

Бу чара Сызран шәһәре татарларын берләштереп, яшәргә дәрт өстәде. Киләчәктә дә бергә очрашып, бергә булып, бердәм булып, тыныч җир йөзендә яшәргә язсын, дигән теләктә таралыштык.

Fi65yfqy_2M

Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА.

Сызран шәһәре.

Просмотров: 524

Комментирование запрещено