16-18 ноября 2024 года Всемирный конгресс татар проводит XVII Форум «Деловые партнеры Татарстана», в котором примут участие около 400 крупных татарских предпринимателей из 60 регионов Российской Федерации, 13 стран ближнего и дальнего зарубежья. В текущем году программа Форума будет проходить в Казани.
В рамках трехдневной программы форума для участников будут организованы поездки в промышленные объекты и предприятия Менделеевского муниципального района Республики Татарстан. Посещение данных объектов промышленного назначения проводится с целью ознакомления с особенностями ведения бизнеса. 18 ноября в отеле «Kazan Palace by TASIGO» состоится пленарное заседание форума «Деловые партнеры Татарстана». В работе пленарной части ожидается участие Раиса РТ Р.Н. Минниханова.
Для предпринимателей предусмотрена и культурная программа. 16 ноября планируется просмотр фильма «Кара Урман».
***
2024 елның 16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел форум Казан шәһәрендә узачак.
Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 18 ноябрь көнне «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.
Эшмәкәрләр өчен мәдәни программа да каралган. 16 ноябрь көнне «Кара Урман» фильмын карау планлаштырыла.
Просмотров: 649