Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык инициативасы белән узган чарада Самара тугызынчы мәртәбә катнашты. Үз илебездә һәм чит илләрдә яшәүче руслар, инглизлеләр һәм испанлылар Россия халыклары тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белү дәрәҗәләрен тикшереп карый алдылар.
Этнографик диктант, чыннан да, бөтенхалык акциясенә әверелеп бара, елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Шулай, 2023 елда илебезнең 89 төбәгеннән һәм 228 чит илдән 3455148 кеше этнографик диктант язган, ә Самара өлкәсеннән акциядә 118 меңнән артык кеше катнашкан. Шулай итеп, безнең регион диктант язучылар саны буенча лидерлар рәтенә кергән һәм 5нче урынны алган иде.
Быел беренче тапкыр диктант сорауларын туплауда һәркем катнаша алды. Моның өчен www.miretno.ru сылтамасы буенча рәсми сайтка кереп, «сорау тәкъдим итәргә» дигән вкладка аша үз соравыңны калдырырга мөмкин иде. Иң кызыклы һәм оригиналь сораулар диктантның федераль өлешенә кертелде. 2024 ел Гаилә елы булганлыктан, диктантта да гаилә темасына караган сораулар күп иде. Тик менә ни өчендер татарларга кагылышлы сораулар күренмәде. Гаҗәп, татарлар халык саны буенча руслардан соң икенче урында торалар бит! Ә менә керәшен татарлары турында сорау очрады…
«Зур этнографик диктант» офлайн һәм онлайн форматларда узды. Онлайн катнашучылар 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта сорауларга җавап бирә алдылар. Ә диктантта офлайн катнашу өчен барлык теләүчеләр дә 2 ноябрьдә «Халыклар дуслыгы йорты»нда һәм Самара өлкә универсаль фәнни китапханәсендә җыелдылар. Халыклар дуслыгы йортында Самара көллиятләре студентлары һәм милли иҗтимагый берләшмәләрнең яшь активистлары диктант язды. Акциядә катнашучылар арасында өлкә татар милли чараларында актив катнашучы Асия ханым Шәймәрданова да бар иде. Ул бер генә мөһим иҗтимагый чараны да калдырмый һәм активлыгы белән яшьләргә үрнәк күрсәтә.
Диктант 16 яшькәчә катнашучылар өчен 20 гомумфедераль сораудан, ә 16 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен 30 сораудан тора иде. Аларның 20се – барысы өчен дә бертөрле, ә 10сы Россиянең һәр субъекты өчен уникаль булды.
8 — 10 ноябрьдә тагын бер мөһим чара — «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе уза. Самара да әлеге акциягә кушылды. Диктантны Җәмигъ мәчетендә, Халыклар дуслыгы йортында һәм «Яктылык» мәктәбендә яздылар.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА әзерләде.
«Бердәмлек».
Просмотров: 526