Камышлы районының Татар Байтуганы авылында күп еллар фельдшер булып эшләгән, ә соңгы елларда Сәләй Вагыйзов музее мөдире вазифасын башкаручы Нурания Абзалова Нурания Минсәхи кызы Абзаловага 65 яшь! Читать полностью
Архив за день: 15.11.2024
Халисә Нургали кызы ӘБҮБӘКЕРОВАга!
На время отпуска сайт приостанавливает свою деятельность / Отпуск көннәре сәбәпле порталыбыз үзенең эшчәнлеген туктатып торачак
Внимание! Уважаемые посетители информационного медиа-портала «Самар татарлары» («Самарские татары»). В связи с отпуском, с 18 ноября 2024 года сайт приостанавливает свою деятельность. Приносим вам свои извинения за доставленные неудобства!
* * *
Игътибар! “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталындагы хәбәрләрне укучыларыбыз! Отпуск сәбәпле, 18 ноябрьдән портал үзенең эшчәнлеген туктатып торачак. Сезгә уңайсызлыклар тудырган өчен гафу үтенәбез!
«Кәмит Җәвит» капка төбендә
Гали авылында ярты ел элек барлыкка килгән “Ялкын” иҗат төркеме “Татарстан – Яңа гасыр” каналындагы “Кәмит Җәвит” телевизион тапшыруында катнашты. Бу очрашу уйламаган-көтмәгән җирдән килеп чыккан. Читать полностью
«Прикоснись ко мне добротой»
К Всемирному дню доброты в Денискинской сельской библиотеке для читателей прошёл час доброты «Прикоснись ко мне добротой». Читать полностью
Ак Барс Банк запустил исламское финансирование Мурабаха для бизнеса / Ак Барс Банкы эшмәкәрләр өчен Мурабаха ислам продуктын эшләтеп җибәрде
Ак Барс Банк стал первым российским банком, который предложил корпоративным клиентам исламское финансирование Мурабаха. Новый финансовый продукт разработан в строгом соответствии с нормами шариата, что делает его доступным для верующих мусульман. Читать полностью
«Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов музее җитәкчесе Нурания Минсәхи кызы АБЗАЛОВАга — 65 яшь!
Сез Байтуган авылы кызы, туган авылыгызда 41 ел фельдшер вазифасын үтәдегез. Өлкәбезнең hәм Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыклары тарафыннан күпсанлы Мактаунамәләр белән бүләкләндегез. 2020 елда Сезгә «Самар өлкәсенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме дә бирелде.
Шулай ук Сез — тынгысыз ватанпәрвәр, «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов музеен булдыручы, аның якты истәлеген саклап, киләчәк буыннарга тапшыручы шәхес. Сезнең тырышлыгыгыз белән 2016 елда Байтуганда «Әлифба» авторы музей-йорты ачылды. Ул Сәләй Вагыйзовның нәсел йорты урынында нык бүрәнәләрдән салынган бинада төзелде. Бүгенге көнгә музейда бик күп санлы экспонат тупланган. Россиянең төрле төбәкләреннән килеп, Байтуганның данлы улының хезмәте белән танышып торалар. Чөнки «Әлифба» — һәр татар кешесе өчен юл башы, белем иленә ачкыч.
Татар җәмәгатьчелеге берләшмәсе эшендә күрсәткән даими ярдәмегез өчен Сезгә бик рәхмәтлебез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз. Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Зур бүләгебез – хөрмәтебез!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.