Ак Барс Банк стал первым российским банком, который предложил корпоративным клиентам исламское финансирование Мурабаха. Новый финансовый продукт разработан в строгом соответствии с нормами шариата, что делает его доступным для верующих мусульман.
Представители банка получили из рук Муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина официальное разрешение Совета улемов ДУМ РТ о дозволенности данного финансового продукта.
«Ак Барс Банк – один из флагманов рынка исламского финансирования в России и партнер ДУМ РТ по развитию этого направления. Нами совместно уже разработано около 10 продуктов по стандартам исламского права. Все они – актуальные и востребованные. Теперь мы одобрили Мурабаху для юридических лиц. Пусть в этом будет благо для мусульманских предпринимателей и всех, кто решит воспользоваться этой услугой. Работа ДУМ РТ не останавливается на том, чтобы единоразово проверить и одобрить продукт. Для систематического внешнего аудита дальнейшей реализации продукта со стороны ДУМ РТ назначен шариатский контролер», – отметил ученый секретарь Совета улемов ДУМ РТ Рустам хазрат Нургалеев.
Этот вид финансирования доступен юридическим лицам и индивидуальным предпринимателям. Форма финансирования предусматривает заключение специализированного договора Мурабаха между банком и клиентом. Целями финансирования могут быть приобретение оборотных и внеоборотных активов: товаро-материальных запасов, оборудования, техники, недвижимости, автотранспорта и др.
Минимальная сумма финансирования – от 1 млн рублей, при этом взять у банка можно не более 90% от стоимости приобретаемого актива. Срок финансирования – до 5 лет.
«Для Ак Барс Банка важно учитывать потребности всех наших клиентов, включая тех, кто придерживается религиозных убеждений. Мы уверены, что внедрение исламских финансовых продуктов позволит нам расширить клиентскую базу и предложить доступные, качественные услуги, соответствующие высоким стандартам шариата», – высказался начальник управления транзакционного бизнеса Ак Барс Банка Ильдар Абдуллин.
Кроме Мурабахи, Ак Барс Банк разработал ряд других финансовых продуктов для бизнеса, полностью соответствующих стандартам исламского финансирования. Среди них: расчетный счет, корпоративная карта с халяльным кешбэком, торговый эквайринг, факторинг, проектное финансирование, лизинг.
Клиенты могут ознакомиться с предложениями и получить консультацию в отделениях банка, в мобильном приложении или на официальном сайте банка.
Узнать подробнее и оставить заявку на исламское финансирование Мурабаха можно по ссылке.
* Мурабаха – вид продажи активов с наценкой, добавленной к его затратам. Оплата товара в Мурабаха осуществляется с отсрочкой на определенную дату, согласованную сторонами.
***
Ак Барс Банкы Россиядә корпоратив клиентларга Мурабаха ислам финанславын тәкъдим итүче беренче банк булды. Яңа финанс продукты шәригать кануннарына туры китереп эшләнде, аны хәзер шикләнмичә дин кардәшләребез куллана ала.
Банк вәкилләре Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан әлеге финанс продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы карарын алды.
“Ак Барс Банкы Россиядә ислам финанслары базарында әйдәп баручыларның берсе һәм бу юнәлешне үстерүдә Татарстан Диния Нәзарәтенең партнеры булып тора. Без банк белән берлектә ислам хокукы стандартларына туры килә торган 10нан артык продукт эшләдек. Хәзер Мурабаханы юридик затларга тәкъдим итәбез, ул мөселман эшмәкәрләре һәм әлеге хезмәт белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак. Нәзарәтнең эше продуктларның хәләллеген тану (хуплау) белән генә чикләнми, без шулай ук продуктлар алга таба сатылганда, системалы рәвештә тышкы аудит уздыру өчен шәригать күзәтчесе билгеләдек”, – дип ассызыклады Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев.
Финанслауның бу төреннән юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә файдалана ала. Финанслау формасы банк һәм клиент арасында Мурабаханың махсуслаштырылган килешүен төзүне күздә тота. Финанслауның төп максатлары товар-матди запаслар, җиһазлар, техника, күчемсез милек, автотранспорт кебек активларның төрләрен сатып алуны үз эченә алырга мөмкин.
Финанслауның минималь суммасы 1 миллион сумнан башлана, шул ук вакытта сатып алына торган актив бәясенең 90 проценттан артыгын алу күздә тотылмый. Финанслау вакыты – 5 елга кадәр.
“Ак Барс Банкы барлык клиентларның, шул исәптән дин нигезләрен үтәп яшәүчеләрнең дә теләкләрен канәгатьләндерергә омтыла. Без ышанабыз: ислам финанс продуктларын кертеп җибәрү безгә яңа клиентлар җәлеп итәргә һәм аларга шәригать таләпләренә туры килә торган сыйфатлы хезмәтләр тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклады Ак Барс Банкының транзакция бизнесы идарәсе башлыгы Илдар Абдуллин.
Мурабахадан кала, Ак Барс Банкы бизнес өчен ислам финанслары стандартларына тулысынча туры килә торган башка финанс продуктларын да эшләп чыгарды. Алар арасында: исәп-хисап счетлары, хәләл кэшбэклы корпоратив карталар, сәүдә эквайрингы хезмәтләре, факторинг, проект финанславы һәм лизинг бар.
Клиентлар банк бүлекчәләрендә, мобиль кушымтада яки банкның рәсми сайтында продукт белән якыннанрак таныша ала.
Мурабаха ислам продукты хакында күбрәк укып белү һәм аны алу өчен түбәндәге сылтама аша узарга мөмкин.
* Мурабаха – активларны сатуның үзенчәлекле ысулы, сату вакытында аның чыгымнарына билгеле бер өстәмә бәя салына. Мурабаха килешүе кысаларында товар өчен түләү алдан килешенгән көнгә кадәр акчаны кичектереп түләүдән гыйбарәт.
Просмотров: 575