Яңгырдан соң балкып кояш чыкты,
Күк капусы ачылган кебек,
Һәрбер яфрак, һәрбер чәчәк чыклы,
Саф бәхеткә манчылган кебек.
Күкләр биек,
Ерак таулар арты күгелҗем,
Син туган көн изге бәйрәм кебек,
Әй, сөендем, балам, сөендем!
Ә менә бала туу сөенечен беренче булып табиб ала. Ул, нәнине үзе тапкандай, куана, әгъзаларының исән-имин булуын күреп шатлана, бисмилласын әйтеп, баланы әнисе кулларына тапшыра.
Бүгенге мәкаләм Тәнзилә Мирза кызы Шиһапова турында. Ул – табиб. Үзе дә табиб гаиләсендә туган. Аның әнисе Рәйсә, Кинель-Черкасс медучилищесын тәмамлагач, Татар Байтуганына эшкә килә. Бу авылда ул елларда меңнән артык кеше яшәгән. Ачлык, ялангачлык, ачлыктан интегүче ятим балалар, нужа куып хәлсезләнгән аналар…
Рәйсә үзе дә, көндез медицина пунктында эшләсә, төннәрен көлтә бәйләргә йөри. Бармыйча калырга ярамый. Рәйсә апаның әнисе Шәмселбәдәр — Камышлыдан, әтисе Зәки — Мәчәләйдән. Гаиләләрендә бала күп туса да, Вазыйх белән Рәйсә генә исән калалар. Кыз бала чагында ук әти-әнисеннән дин нигезләрен өйрәнә. “Кыен вакытларда да, куанычлы минутларда да дога укый идем”, — дип сөйли иде Рәйсә апа яшьлек елларын.
1952 елда Мирзаҗан белән Рәйсә гаиләсендә туган Тәнзилә исә гаиләдә бер бала булып, әти-әнисе кадерендә үсә. Бала Рәйсә апаның да, Мирзаҗан абыйның да бөтен матурлыгын, табигать гүзәллеген үзенә туплаган, диярсең. Тәнзиләнең бөтен уены һәм уенчыклары да гел больница турында — курчакларына укол кадый, “җәрәхәт”ләрен бәйли, дарулый… Тора-бара кызның хыялы тормышка аша, ул медицина институтын тәмамлый.
Менә хәзер инде 50 ел буе ул Похвистнево район хастаханәсенең бала тудыру йорты мөдире булып эшли. Уйлап карасаң – үзе бер гомер. Похвистнево районында гына аның бүлегендә туган бала яши дисәк, ялгышырбыз. Чөнки бирегә бала табарга тирә-як районнардан, регионнардан, хәтта Башкортостаннан да киләләр.
Дөнья ачысы гына менә Тәнзилә Мирзаҗан кызын урап үтми, уллары Марат та, Азат та яшьли бакыйлыкка күчәләр. Күренекле хирург булган тормыш иптәше Рифкать Әсхәт улы да дөньяны иртәрәк куя. Аллага шөкер, кызы белән оныгы исән-саулар, Самарада яшиләр.
Тәнзиләнең санаторийларга һәм чит илләргә барып ял итәргә вакыты юк. Ул – эшне, ә эш аны ярата. Хезмәткәрләренә карата мөдир бик таләпчән, бөтен нәрсәдә дә тәртип таләп итә. Персоналга бер карашы да җитә: сәгате-минуты белән бөтен эш җиренә җиткереп эшләнгән була. Шул ук вакытта Тәнзилә ханым яхшы психолог та, аралашучан һәм ярдәмчел кеше дә. Ни гаҗәп, безнең якларда кыз балаларга еш кына “кендек әбиләре”нең исемен кушалар, шуңа Тәнзиләләр күбәеп китте бит әле. Бу мәкаләбез героеның хөрмәт казанган шәхес булуын тагын бер кат исбатлый. “Ярый әле баланы Тәнзилә апа таптырды. Ул булмаса, баласыз калып, әни булу бәхетен тоя алмаган булыр идем”, — диючеләр байтак бу якларда. Катлаулы очракларда, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, Тәнзилә эш урынына килеп җитә һәм аның җитәкчелегендә барысы да уңышлы тәмамлана – әни дә, бәби дә исән калалар. Илле ел эчендә андый хәлләр күп булган инде, санап бетерерлек түгелдер, дип уйлыйм. Менә, мәсәлән, Стәрлетамакта яшәүче бер Мәчәләй хатыны 43 ел элек бала табарга махсус Тәнзилә янына кайткан булган. “Мин Тәнзиләгә гомерем буе рәхмәт укыйм. Ул булмаса, бәлки бүген янымда кызым булмас иде. Аллага шөкер, дөньяда шундый табиблар бар. Алар бөтен бәбиләргә — әниләр”, — дип сөйли.
Әниләр көне уңаеннан, бөтен әниләр һәм бәбиләр исеменнән, Тәнзилә “әбиебезне” котлыйбыз, озак елларга исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез.
Сәгыйдә СУБЕЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 520
Менә милләтебезнең тагын бер гүзәл кешесе! Гомере буе халыкка хезмәт иткән. Ул бит төрле милләт кешеләренә игелек кылган. Шундый фидакарь затлар безнең милләтне танытучылар. Шуларга карап «Менә татарлар нинди игелекле халык», диләр. Әлхәмделиллаһ.