Булыргамы, юкмы?..

0g5xGpG-icgШиряеводагы Котраг һәйкәле кемгә комачаулый?

Шушы көннәрдә, Ширәй авылы янындагы Поп тавында Бөек Болгариягә нигез салган Кубрат ханның улы Котрагка куелган атлы сын сүтеләчәк, дигән имеш-мимешләр яңа көч белән таралды.

Билгеле булганча, андый хәбәрләр буш урында тумый. Төрле фаразлар утына майны бу юлы Жигулевск шәһәре администрациясе салган, рәсми сайтларында әлеге скульптура композициясен сүтеп ташлау мәсьәләсе буенча халык фикерен исәпкә алу процедурасы башланган.
Тавыш бирү нәтиҗәләре белән укучыларыбызны йомгак ясалганнан соң таныштырырбыз. Тик менә сорауны «Демонтаж мәсьәләсе буенча» формулировкасы белән кую нәкъ менә шул максатта тавыш бирү оештырылган, дигән фикер туа.

Ширяеводагы тарихи мәйданчык тирәсендәге гауга узган ел гыйнварында ук башланган иде. Борынгы Болгар дәүләтенең көньяк чикләрен гәүдәләндерүче Канатлы Барс һәм Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан куелган һәйкәл янында, көтмәгәндә, атлы сын пәйда булды. Бу мәйданчык тирәсен Гомәр Батршин җитәкләгән «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды төзекләндерә һәм үстерә. Котраг ханга куелган һәйкәл — атка атланган җайдак сыны — таш постаментка куелган. Аңа аңлатма табличка да беркетелергә тиеш булган, ләкин тыелган. Сын Болгариядә, шәхси кеше акчасына, корычтан коеп эшләнгән һәм Батршин фондына бүләк ителгән.

Билгеле булганча, һәйкәл кую өчен күпсанлы килешүләр һәм рөхсәт документлары җыю таләп ителә. Гадел булыйк, бу эшләр тиешенчә эшләнмәгән. Батршинга һава шартлары аркасында сын куюны ашыктырырга туры килгән, чөнки элек төзелгән сыннарны җимермичә генә яңасын кую өчен китерелгән авыр техниканы тау башына кар өстеннән генә кертергә мөмкин икән. Киләсе җәйне Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан һәйкәлне кышын куеп өлгерергә кирәк булган.

Дөресен генә әйткәндә, һәйкәлгә каршы сугышны үзен туган як тарихын өйрәнүче дип санаган Самара блогеры Александр Назаров игълан иткән. Соңрак Котрагның Самара өлкәсенә бернинди катнашы да юк, дигән идеяне алга сөрүче инициатив төркем активлашкан, Жигулевск администрациясе дә Ширәй халкының һәйкәл куюга каршы булуын белдергән, Архитекторлар берлеге дә үз позициясен искә төшергән. Хәтта һәйкәл НАТО блогына кергән Болгария тарафыннан эшләнгән, ә ат авылга арты белән борылган, дигән мәгънәсез гаепләүләр яңгыраган… Шул ук вакытта өлкә үзәгендә куелган Кирилл һәм Мефодий һәйкәле беркемне дә борчымый, ә бит аларның Самара төбәгенә турыдан-туры мөнәсәбәте юк. Россия шәһәрләрендә уйлап чыгарылган Илья Муромец, Иванушка-дурачок, Баба Яга һәйкәлләре бар. Ә менә профессор Р.М. Вәлиев һәм Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан күптән исбат ителгән Котраг ханның легенда түгел, ә чын тарихи шәхес булуын аңларга теләмиләр. Ни өчендер ата-бабалары хәтеренә хөрмәт белән караучы Чувашиядә 2022 елның июлендә Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг ханга куелган һәйкәл беркемне дә пошаманга төшермәгән, ә безнең төбәктә гауга кубарды.

- Кемдер аңлы рәвештә Котраг ханга һәйкәл куюга каршы бара, чөнки оппонентлар китергән дәлилләр уйдырма гына. Өлкә хөкүмәте килеп чыккан проблеманы өйрәнер һәм гадел карар чыгарыр, бу регионыбызның туристик потенциалын да үстерер, халыкны патриотик рухта тәрбияләү чарасы да булыр иде, — дип комментарий бирә Гомәр Батршин.

2011 елда Поп тавында “Бөек Болгариянең Көньяк чиге” истәлек билгесе куелганнан бирле бу урын татарлар өчен генә түгел, башка милләт халыклары өчен дә мәдәни һәм тарихи истәлек мәйданчыгына әверелде.

Биредә студентлар һәм мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр, тарих белгечләре белән очрашулар үткәрелеп тора. Бу урынны тәртипкә китерү эшләре өлкә хөкүмәте ярдәме белән эшләнгән иде. Нишләп соң әле ул кемгәдер комачаулый башлаган? Әйе, рөхсәт документлары җыю һәм раслау буенча чөшле килеп чыккан, хак. Ләкин бюрократия аркасында шушы һәйкәлләрне алып ташларгамыни, борынгы болгарлар токымын тарихсыз калдырыргамыни инде?

Эш андый ук кискен борылыш алмас, дип ышанасы килә. Ә Жигулевск администрациясе башлаган тавыш бирү мәсьәләсенә кайтырбыз әле, дигән фикердә калам.

 Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 602

Один комментарий

  1. Кому помешал памятник? С Украины берут пример? Наверняка меньше сотки земли занимает, тем более на горе. Что за бюрократия с документацией? Это же не гостиница, ни ремонта, содержания, коммунальных услуг не требутся.