К юбилею Мухлисы Буби в ИД «Хузур» увидела свет книга ее брата Губайдуллы Буби / «Хозур» нәшрият йортында Мөхлисә Бубиның юбилее хөрмәтенә аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылды

36a227dd_7318_4415_bf27_bc39fb552f1fglavnayaИздательский дом «Хузур» ДУМ РТ выпустил новую книгу под названием «Фәнни уку. Физика», написанную просветителем и педагогом Губайдуллой Буби (1866-1938). В подготовке этого издания принимали участие исследователи Гульфия Гайнуллина (кандидат филологических наук, доцент КФУ) и Рамзиля Маннанова.

Данный труд представляет собой репринт дореволюционного издания, переведенный на современный татарский язык. Книга является пособием по физике, так как Губайдулла Буби преподавал этот предмет в различных медресе и школах.

Презентация книги состоялась сегодня на научной конференции, посвященной 155-летию Мухлисы Буби, которая прошла в селе Иж-Бобья Агрызского района РТ.

Отметим, что Губайдулла Буби является братом Мухлисы Буби и известен как автор учебников по географии, физике, естествознанию, этике и грамматике татарского языка. Эти учебники были выпущены в период с 1898 по 1917 год и неоднократно переиздавались.

dumrt.ru

***

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты мәгърифәтче һәм педагог Гобәйдулла Буби (1866-1938) тарафыннан язылган «Фәнни уку. Физика» дип аталган яңа китап бастырды. Бу басманы әзерләүдә тикшеренүчеләр Гөлфия Гайнуллина (филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты) һәм Рәмзилә Маннанова катнашты.

Әлеге хезмәт – инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә күчерелгән репринт басмасы. Китап физика буенча ярдәмлек булып тора, чөнки Гобәйдулла Буби бу предметны төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан.

Китапны бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Иж-Буби авылында Мөхлисә Бубиның 155 еллыгына багышлап уздырылган фәнни конференциядә тәкъдим иттеләр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Гобәйдулла Буби – Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм география, физика, табигать белеме, әдәп-әхлак һәм татар теле грамматикасы буенча дәреслекләр авторы буларак билгеле. Бу дәреслекләр, 1898 елдан 1917 елга кадәр чыгарылып, берничә тапкыр яңадан бастырылган.

dumrt.ru

Просмотров: 440

Комментирование запрещено