Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)

35f50d6b6af278ddfaa72ad1d0d148192нче бүлек

Бераздан ир, телгә килеп, дерелдәгән иреннәре белән:

– Кызым!… Син… Нәфисә кызы Сәрвиназ буласыңмы әллә? – дип сорады. – Мин… мин… синең әтиең. Кичер мине, балам! Әтиегез исән була торып, ятимлек ачысы, газап эчендә яшәтүем өчен!

Ул ике кулын сузып Сәрвиназга таба килә башлаган иде, кыз кисәк кенә борылды да, кыргый җәнлек кебек, зираттан чыгып йөгерде. Сәрвиназ өйгә дә кереп тормады, туп-туры бакчага үтте, алмагач төбендәге эскәмиягә килеп утырды да уйга калды.

Болай килеп чыгар дип кем уйлаган?! Ул гомере буе әтисен кара чәчле, кара мыеклы, баһадирдай гәүдәле итеп күзалларга өйрәнгән иде. Ә бу кеше мескен, кызганыч карт икән. Үзе бертуктамый елый. Елаган саен йөткерә. Чынлап та ул аның әтисе идеме икәнни? Һич килешәсе килми!

Шуннан берничә көн үтеп китте. Кичке якта Гөлфәния белән Сәрвиназ йортта кер элеп йөриләр иде. Көтмәгәндә урам капкасы ачылып китте һәм әтиләре килеп керде.

— Мөмкинме? — дип сорады ул, кыяр-кыймас кына. Кычкырыбрак дәшмәкче иде дә, ләкин тавышы бугазында карлыгып калды.

— Керегез! – диде Гөлфәния. Ул әтисенең авылга кайтуы турында ишеткән иде инде. Гали, йортка узып, исәнләшергә кирәклеген дә онытып, моңсу күзләре белән каралты-кураларны күздән кичерде. Аяклары ирексездән үзе салган өйгә алып килделәр. Өйнең кытыршы бүрәнәләрен куллары белән сөеп-сыйпап чыкты да:

— И-и дөнья! Үз кулларым белән салган йорт бит бу. Сөйгәнем белән рәхәтләнеп яшәрбез, өй тутырып балалар үстерербез, дип хыялланган идем. Насыйп булмаган икән! – дип сөйләнде ул әрнүле тавыш белән. Аннан артына борылып карады да тын гына басып торучы кызларына таба атлады. Гаепле кеше сыман балаларының күзләренә туры карый алмады, карашын читкә төбәп, уңайсызланып кына сүз башлады:

— Кызларым! – диде дә, бераз эндәшми торгач, — мин сезнең белән хушлашырга, бәхиллек сорарга дип килдем! Кичерегез мине, бу алдакчы дөньядан китәргә җыенам бит, — диде.

Гөлфәния җавапка бер сүз әйтә алмады. Аның бугазына да ниндидер төер килеп тыгылды. Ни дисәң дә, шушы кеше аның чын күңелдән өзелеп яраткан газиз әтисе бит. Кыз аны ихлас күңеленнән кызгана иде. Күпме өзелеп көтте бит ул аны! Менә хәзер әтисе аның каршында басып тора. Әүкатеннән язган, чырае ап-ак, йөзе суырылып төшкән…

Авыр тынлыкны Сәрвиназ бозды:

— Исеңә төштеме хәзер бездән кичерү сорарга!.. Үз гомеремдә сине күргәнем булмады! Әле өстәвенә миннән ваз кичкәнсең, тууымны да теләмәгәнсең!.. Дусларым әтиле булып үскәндә, без ятимлектән тилмергәндә, тормышыбыз авыр чакта син кайда идең соң?.. Белеп тор, миннән бернинди кичерү дә юк сиңа!..

Гөлфәния аптырап калды:

— Сеңелем! Ни кыланасың син, ә?! Әнкәй безне болай тәрбияләмәде бит! – диде.

Сәрвиназ кулындагы керләрен чиләккә атып бәрде дә елый-елый өйгә кереп китте. Әтиләре, уңайсызланып, кая карарга, ни эшләргә белми, агарынып, баскан килеш йөткерергә тотынды. Ютәле басылмагач, хәле бетеп, җиргә чүгәләде. Гөлфәния өйгә чакыргач, кереп тормады, әти-әнисе өенә таба китте. Олы кызының бәгыре әрнеп калды. Җан тартмаса да, кан тарта, диләр бит.

Бу хәлләрдән соң бер атна да үтмәде, Гали вафат булган. Үләр алдыннан бәхилләшергә өлгергән, үзен Нәфисә янында җирләргә кушкан.

Икенче көнне Галине җирләделәр. Гөлфәния әтисен соңгы юлга озатырга барды, ә Сәрвиназ, апасы күпме үгетләсә дә, башын иеп утыра бирде. Аның җавабы әзер иде: “Мин ул кешене белмим!”

Авылда, Галине кызганып: “Бөтен яклап та уңган-булган ир иде бит! Тәкъдирләр йөртә шул Адәм баласын! Йә суларга салып агыза, йә утларга кертеп яндыра!” – дип пышылдаштылар берәүләре Икенчеләре: “Зимагур булып гомере үтсә дә, туган як туфрагы тартып кайтарган бит әле менә. Туган туфрак зур көчкә ия шул!” — дип баш чайкадылар.

Беркөнне Сәрвиназ, эче пошканнан, күңелендәге бушлыкка түзә алмыйча, тагын зиратка китте. Капкасын ачып кергәч, ни күзе белән күрсен, атасын әнкәсе янында җирләгәннәр бит! Ике янәшә кабер күргәч, йөрәге жу итеп китте. Чөнки әнисе яткан кабергә чирәм дә шытып чыгарга өлгермәгән иде әле, хәзер инде икенчесе өстәлде. Бер атна элек кенә җир йөзендә яшәгән әтисе дә хәзер җир куенында ята. Тышкы яктан кырыс булып күренергә теләсә дә, Сәрвиназның сабыйлыктан чыгарга өлгермәгән йөрәген кызгану һәм үкенү хисе телеп узды, күңелен сагыш, юксыну кимерде, күзләренә әче яшь бөртекләре килде. Ике каберне ике кулы белән кочып елады ул. Бераз тынычлангач, ниндидер могҗиза белән, каберләрдән куркыныч тавышлар ишетте кебек. Сәрвиназ куркуыннан сикереп торды да зираттан чыгып йөгерде. Өйгә кайтып кергәч, үз бүлмәсендәге караватына кереп ауды.

Гөлфәния бу вакытта кер үтүкләп тора иде. Ул:

— Нәрсә, сеңелем, зираттан куалап чыгардылармы әллә?! – дип шаяртырга тырышты. Сәрвиназ барын да апасына сөйләп бирде. Апасының да күзләре шар булды. Ул:

— Актыгы булсын! Бүтән анда барып, мәетләрне борчып йөрмә! Аларга хәзер дога гына кирәк, — дип орышты сеңелесен.

Яшьлек – яшьлек инде ул. Шундый матур көннәрдә өйдә утырасы килмәде Сәрвиназның. Ул киенде-ясанды да, бераз йөреп кайтыйм әле дип, кибетләр ягына юнәлде. Кибет ишеген ачарга кулын сузган иде, кинәт ишек ачылып китте дә аннан чыгып килүче бер егет аңа юл бирде. Алар беравык карашып тордылар. Ниһаять, егет телгә килеп:

— Исәнме, Сәрвиназ! Хәлләрең ничек? – дип сорады, елмаеп. Үзе кызның өстендәге күлмәгенең килешле итеп зифа тәненә сылануын, куе чәчләренең иңбашына таралып торганын, пешкән чия төсле алсу иреннәрен, сөрмәле зәңгәр күзләрен күзәтте.

— Ярыйсы гына әле, — дип җавап бирде Сәрвиназ, ачылмыйча гына.

Кем булыр икән шушы чибәр егет? Кайдадыр күргән иде бит ул аны? Әнисенең җеназасы артыннан елый-елый йөгергәндә, Сәрвиназны тотып алган һәм Гөлфәниягә китереп биргән солдат түгелме икән, дип уйлап куйды. Бу чыннан да ул иде…

Дөнья дигән нәрсә шулай бара инде ул. Кемдер үлә, аңа алмашка яшь буын килә, алар белән бергә шатлык-куанычлар да кабатлана.

Гөлфәния күптән сөйгән егетенә, колхоз электригы Фазылга тормышка чыкты. Яшьләр Гали салган йортта яши башладылар, мәрхүмә әниләренең васыятен тыңлап, нигезне дә, Сәрвиназны да ялгыз калдырмадылар. Гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән Фазылның әти-әнисе яшьләрнең килен йортына төшүенә каршы килмәделәр. Туйга Фазылның бертуган энесе Гадел дә килгән иде.

Беркөнне Сәрвиназ, көзге алдына басып, дулкын-дулкын булып иңнәренә таралган чәчләрен җыя иде, кинәт ишек ачылып китте дә өйгә Гадел килеп керде. Үзе ачык, матур итеп, ап-ак тешләрен балкытып елмая.

— Мөмкинме? – дип, ишекне ачты. Сәрвиназны күргәч: — Исәнме, Сәрвиназ! – дип эндәште. Кыз каушап китте.

— Исәнмесез, үтегез! – диде оялып кына. Бүген бу егет аңа тагын да сөйкемлерәк булып тоелды.
— Менә, Сәрвиназ, без синең белән туганнар булдык инде, — дип, егет кулындагы чәчәкләрне Сәрвиназга сузды һәм абыйсы белән апасы бүлмәсенә узды.

Шушы кайгылы җәй дә үтте, Сәрвиназ унынчы сыйныфка укырга килде. Аның балалык шуклыклары инде артта калган. Ул үзен җитеп килүче кызларча сабыр һәм басынкы тота, сүзен чамалап кына сөйли. Яңа елны өйдә каршыларга булдылар. Әлбәттә, Гадел дә чакырулы иде. Егет килгәндә, бәйрәм табыны әзер иде инде. Сәрвиназ, нәкъ кар кызы кебек аклы күлмәк кигән, мич янында бөтерелгәнлектән бит алмалары алсуланып киткән. Гадел, бу матурлыкны күреп, сүзсез калды. Керимме-юкмы дигәндәй, кыздан күз карашын ала алмыйча, ишек төбендә таптанып тора иде. Сәрвиназ йөгереп килде дә, шаяртып:

— Нәрсә, чибәр егет, өйгә үтми таптанып торасың, әнкәң чүпрәгә җибәрдеме әллә, оеткы кирәкме? – дип, челтерәп аккан чишмә тавышы белән көлеп җибәрде. Кызның эчкерсез көлүеннән егетнең күңеле күтәрелеп китте. Күңеле: “Мин гашыйк! Мин яратам сине, Сәрвиназ! Язгы гөлем син, минем Сәрвиназ!” — дип, бар җиһанга кычкыра иде. Ләкин тышка чыгармады хисләрен, күзләре генә күпне сөйли иде…

Ике яшь йөрәк бу кичне дуслашып киттеләр. Гадел машина йөртүче булып эшләгәнлектән, туганнарына ярдәм кирәк булса, шундук килеп җитә башлады. Сәрвиназны күргән саен егетнең хисләре яңарды, аны тагын да ныграк яратуын аңлады.

…Басулар, болыннар кардан ачылганда авылга яңа агроном килеп эшкә урнашты. Эштә уңган, авыл тормышын күреп үскән, игенче гаиләсендә үскән Рәсим, өстәвенә, бик чибәр дә иде.

Күп тә үтмәде, басуларда язгы чәчү эшләре башланды. Биредә көне-төне эш туктамады, көннәр корыга киткәнче дип, бодай бөртеген тизрәк җир-ана куенына салырга ашыктылар тәҗрибәле игенчеләр.

Яшь белгеч тә, мотоциклына утырып, көне-төне авыл белән басу арасында чапты. Аның тырыш, үҗәтле булуын күрү авылдашлары өчен дә зур куаныч иде. Шундый эшчән егетләр булганда, колхозыбыз бишьеллык план буенча алдынгылар рәтенә дә чыгар әле, дип өметләнде авыл халкы.

Беркөнне, төнге сменада орлык салышырга дип, өлкән сыйныф укучыларын басуга чыгардылар. Якшәмбегә каршы төнне эшкә чыгучы яшьләр арасында Сәрвиназ да бар иде. Эш бик югары темпта барганлыктан, орлык тиз бетте. Шуңа күрә механизаторларга чәчү агрегатларын туктатып торырга туры килде. Колхозчылар кыска ял минутларына шатланып, ялга чирәм өстенә сузылышып яттылар, Сәрвиназ каенга сөялеп, әллә кайларга сузылган шәфәкъ нурлары күзәтә, борынны ярып кергән тәмле каен исе исни. Шулчак якында гына мотоцикл килеп туктады. Рәсим мотоциклыннан сикереп төште дә колхозчылар янына килде.

— Нәрсә, агай-эне, орлык беттеме әллә? Хәзер килеп җитәләр, сабыр итегез. Наилнең машинасы ватылган иде, шуны төзәттек әле, — дип, ялны дәвам итәргә мөмкин дигәндәй, кепкасын салып үләнгә ыргытты. Үзе дә шунда ук утырырга теләгән иде, Сәрвиназны күреп алды. Аклы яулыгын муенына урап бәйләгән, өстенә кара эш халаты кигән нечкәбилне күргәч, ниятеннән кайтты бугай.

— Нинди чибәркәй! Әллә фәрештәме? Кем кызы икән ул? Әллә кунакка кайткан шәһәр баласымы, – дип, колагына киртләп куйды агроном.

Авылда язгы чәчү эшләре төгәлләнгәч, авыл халкы Сабан туена җыена башлады. “Сабан туе миңа шатлык-сөенечләр алып килер микән?” – дип уйлана-уйлана, Сәрвиназ да иң матур күлмәген үтүкләп куйды.

Йокларга яткач та, иртәгәсе көнне уйлап, озак хыялланып ятты. Иртәнге якта кыз төш күреп уянды. Имеш караңгырак урман аланы. Уртасында ак күлмәк кигән Рәсим баскан һәм аны чакыра сыман. Шулчак Гадел пәйда була. “Барма анда, Сәрвиназ! Минем янымда гына кал, ярамый сиңа анда барырга, куркыныч анда”, — дип кисәтә. Сәрвиназ курка, бармаска да тели, тик аның аяклары тыңламый, ниндидер көчкә буйсынып, Рәсимгә таба атлыйлар. Рәсим аңа чәчәкләр суза, тик кыз чәчәкләрне кулына алу белән кап-кара булып көеп коелалар. Шушы хәлләрне күргән Сәрвиназ куркып кычкыра имеш. Үзе кычкырган тавышка үзе куркып, уянып китте һәм кисәк торып утырды. “Ходаем, бу ни хәл бу? Саташу гына була күрсен иде берүк”, — дип кәефсезләнде Сәрвиназ.

…Җир йөзендәге борчуларны оныттырырга теләгәндәй, елмаеп кояш чыкты, яшәү яменә буйсынып, гөлләр кояшка үрелде. Яңа, матур көн туды. Бераздан авыл халкы кайткан кунаклар белән Сабан туе мәйданында җыела башладылар.

Ә Сәрвиназның төше бер минут та исеннән чыкмады. Моны күреп торган Фазыл: “Ни булды, балдызым? Бүген бәйрәм, борчуларга урын юк! Ә син борын салып утырасың. Бар, әнә, мәйданны әйләнеп кайт, булмаса! Күңелең күтәрелеп китәр, — диде, яңа туфлиләрен кия-кия.

— Юк-юк, җизни! Берни дә юк, болай гына! Йокым туймаган ахыры, — дип алдады. Шулвакыт ишек ачылып китте дә, шау-гөр килеп, өйгә Сәрвиназның дус кызлары Нәсимә белән Энҗе килеп керделәр. Аларга карап, Сәрвиназның да күңеле күтәрелеп куйгандай булды. Ул: “Кызлар, мин хәзер”, — дип, үз бүлмәсенә йөгерде.

Бераздан бәйрәм күлмәге, яңа босоножкилар кигән Сәрвиназ дуслары янына чыгып басты. Әллә ашыгудан, әллә дулкынланудан бит алмалары яна, зәңгәр күзләре кыңгырау чәчәгедәй эчкерсез карыйлар, канатлары булса, хәзер үк очып китәргә хәзерләнгән ак күбәләккә охшаган иде ул бу минутта.

— Гөлфәния, чык әле тизрәк! Күр син, балдызкаемны! Чынлап та синең сеңелеңме бу кыз? Алма чәчәге дип торам, — дип сокланды Фазыл. Ә үзе: “Гадел белән бик матур пар булырлар, Алла теләсә”, — дип уйлап куйды эченнән генә.

— Сәрвиназ, бүген бөтен егетләр дә синеке булырлар инде! — дип әйттеләр дуслары, көнләшкән сыман.

— Бәхетең генә булсын инде, сеңелкәем! — дип, аркасыннан сыйпап-сөеп калды Гөлфәния яраткан сеңелесен.

Кызлар Сабан туе мәйданына килеп җиткәндә халык байтак иде инде. Күп тә үтмәде Сабан туеның рәсми өлеше башланды. Кыр батырлары, алдынгы сыер савучылар, уңган хезмәткәрләр – барысы да бүләкләргә ия булдылар. Алар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады. Биек багана башына сөлге бәйләнгәч, көрәш башланды, балалар кәмиткә утырып әйләнделәр, олылар күптән күрмәгән дуслары һәм туганнары белән кайнаштылар. Ат чабышыннан соң халык таралыша башлады.

Сәрвиназ дуслары белән түгәрәк эчендә ду килеп биюче кызлар һәм егетләр төркеменә килеп кушылдылар. Сәрвиназ биючеләргә кул чабып торганда янына Рәсим килеп басты.

— Исәнмесез, кызлар! Сәрвиназ, рөхсәтме сезнең белән биергә? — диде чибәр егет, кыздан күзен ала алмыйча. Дуслары мәгънәле карашып алдылар. Янәсе, шундый егет солтаны белән кайсы кыз биергә чыкмас? Сәрвиназ да егетнең буйсындыргыч карашына түзмәде, үзе дә сизмәстән, кулын сузды.

Алар туйганчы биеделәр. Кыз дөньясын да онытып җибәрде бугай, чөнки табигать Рәсимне хатын-кыз башын әйләндерүче итеп яралткан иде. Егет кызның беләгеннән тотып читкәрәк алды да:

— Сәрвиназ, беләсеңме нәрсә, без хәзер дусларыбыз белән җыелышып, Зирекле елга буена төшәбез. Әйдә, син дә безнең белән! Күңел ачарбыз, алсу таңны бергәләп каршы алырбыз! – диде. Кыз ни эшләргә белмичә торганда, әллә каян гына Гадел килеп чыкты да, эшнең нәрсәдә булуын аңлап, каршы төште. “Сәрвиназ, беркая да барма! Әйдә, өеңә үзем озатып куям!”, — диде.
Әллә озак биюдән, әллә яңа хисләрдән башы әйләнгән кыз: “Гадел, әйдә син дә безнең белән”, — диде, эчкерсез сабый бала сыман.

Әйтергә кирәк, Сәрвиназның эчке сиземләве дә Рәсим белән китүен теләмәде, ләкин аяклары, язмышка буйсынып, ирексездән Рәсим артыннан атлады…

Гадел, ни эшләргә дә белмичә, моңаеп басып калды.

Рәсим белән Сәрвиназ парлашып су буена төшкәндә, яшьләр табыны әзер иде инде. Учак тирәли утырган егетләр-кызлар, гармун көенә кушылып, бөтен әрәмәне яңгыратып, өздереп җырлыйлар иде.

— Соңга калдыгыз, штрафниклар, диешеп, алар Рәсим белән Сәрвиназга шәраб салып тоттырдылар. Кыз эчәргә теләмәде. Ләкин кызмача яшьләр беравыздан:

— Син нәрсә, Сәрвиназ? Аракы түгел ич, шәраб кына, — диештеләр. Гомерендә мондый нәрсәләрне авыз итмәгән кызның башына шәраб яхшы ук китте бугай. Ул үзен очып китәргә талпынган күбәләктәй хис итте. Яшьләр чирәм өстендә сикереп-сикереп биеделәр. Арыгач, янәдән табын янына утырыштылар. Шашлык астына дигән булып тагын берәрне күтәрделәр. Балалыктан чыкмаган Сәрвиназ бөтенләй исерде.

Бераздан Рәсим:

— Әйдә, җаным, йөреп килик, — дигәч тә, аны-моны уйламады, иярде.

Бераздан Рәсим:

– Уф арыдым, бии-бии аякларым калмады. Хәл алыйк әле, – диде, кыз аңа таба авышты. Аның дөньясы әйләнә иде. Рәсим, костюмын салып, яшел чирәм өстенә җәйде дә кызны утыртты. Үзе аның янәшәсенә ауды, кызны кайнар кочагына алып, иреннәреннән суырып үпте. Сәрвиназга бик рәхәт иде.

- Яратам мин сине, сөеклем! Син дә мине яратасыңмы, гүзәл фәрештәм?

— Әйе, — дип пышылдады кызның ихтыярсыз иреннәре… Шуннан соң ни булганын кыз аңламады да. Ә егет үз эшендә булды: ашыгып-ашыгып Сәрвиназның төймәләрен ычкындырды, назлап иркәләде, күкрәкләреннән, муеныннан үбә-үбә кабаланды. “Мәхәббәтем минем, гомерлеккә минеке бул”, — дип рәхәт пышылдады…

Бераздан Сәрвиназ, аңына килеп: “Кирәкми, Рәсим, куркам мин”, — дип, сәдәфләрен каптырырга тырышты, сикереп торып, китмәкче иде, ләкин егетнең көчле кулларыннан ычкынып булмады.

— Курыкма, бернидән дә курыкма, матурым. Мәхәббәттә гөнаһ юк! – дип кызны иркәләвеннән туктамады.

— Яратам бит мин сине, гүзәлем! Шатлыгым минем! Сине басуда күргәннән бирле оныта алмыйм!

Әллә шәраб башына киткәнгәме, әллә мәхәббәттән исергәнгәме, кыз каршы тора алмады, сөю хисенә бирелде…

Бераздан бичара кыз, күктән җиргә төшеп, үз акылына килгәндә соң иде инде. Ул җиргә ятып, тәгәрәп-тәгәрәп елады. Нишләп болай килеп чыкты соң? Я, Хода!

Их, син яшьлек! Тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында…
Ә таңында инде коелдың!

Хәзер апасы белән җизнәсе күзенә ничек күренергә? Гадел дә бар бит әле. Миһербанлы, йомшак күңелле егеткә ни әйтергә? Ул бит аны тыңламады. Никләр генә аның сүзләрен аңламады икән?!

— Елама, бәгырем! Мин сине ташлап калдырырга җыенмыйм! Яратам бит сине мин, Сәрвиназ! Синнән башка яши алмыйм! Әйдә, өйләнешик! Тормыш юлларын бергәләп үтик! – дип, өзелде Рәсим, кызны иркәли-иркәли.

Ничек итеп? Унҗиде яшеннәнме? Бик иртә сафлыгын югалтты, дип сөйләр халык. Хәзер тормышка чыгаргамы инде? Ул бит югары уку йортында белем алып, табиб булырга хыялланган иде. Ә хәзер ике ут арасында калды.

Кыз егеткә берни җавап кайтармады. Җир читеннән сызылып кына таң ата иде…

Егетне урам башында калдырып, Сәрвиназ бакчалары башындагы тирән чокырга төшеп, үз алдына тын гына агып ятучы елгада бит-кулларын юды да, ап-ак босоножкиларын кулына тотып, яланаяк бәрәңге бакчасы аша өйләренә күтәрелде, баскычка килеп утырды. Апасы йокламаган, аны көткән икән. Ул да өйдән чыгып, сеңлесе янына килеп утырды.

— Нәрсә булды сиңа, туганым? – дип сорады, начар хәбәр буласын сизеп, йөрәге дөп-дөп итеп тибә иде. Сәрвиназ апасын кочаклап алды да кычкырып елап җибәрде…

Ә Рәсим өенә кайтып кергәндә, әти-әнисе иртәнге намазларын укырга җыеналар иде. Әтисе комганын тотып, бакча ягыннан кереп килгәндә, баскычта утырган улын күреп:

— Ни булды, улым? Нишләп болай күңелсез утырасың? Бер-бер хәл булмагандыр бит? — дип сорады.

— Әти! Киңәшең кирәк! Турысын гына әйткәндә, мин өйләнергә телим!

Ирләрчә фикер йөртергә өйрәнгән абзый югалып калмады:

— Ярар, улым! Хәерле сәгатьтә булсын! Типсә тимер өзәрлек егет, өйләнеп, гаилә корырга тиеш! Ата-баба йоласы синнән генә калмаган, яшең дә бик җиткән, укуыңны да тәмамладың, эшең дә бар. Күп кызларның башын әйләндергәнсеңдер инде! Хәзер әйт инде, кем кызын яраттың?

— Нәфисә апа кызы – Сәрвиназ! Ата белән улның сөйләшүен ишетеп торган Гайшә карчык ишек алдына чыгып басты да:

— Нәрсә-ә? Зимагур Гали кызынамы? Күңелеңә кертеп тә карама! Шул гына җитмәгән иде. Кода-кодагыйлар белән кунакка да йөрешә алмагач! – дип кычкырды.

— Мин Сәрвиназны яратам, әнкәй! – дип кистерде Гали. Алар, әрләшә-әрләшә, өйгә үттеләр.

— Яратмагаең соң! Анда минем нинди эшем бар! Башкасын да яратырсың әле! – дип, гел тискәрегә сукалады әнисе.

— Әни! Өйләнсәм, бары тик Сәрвиназга гына өйләнәм! Өйләнмәсәм, гомеремдә дә өйләнмәячәкмен! — дип кырт кисте улы.

Шулчак карт бик каты иттереп йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты, хәтта чынаяклар да зыңгылдашып куйдылар.

— Җиттеме, юкмы сиңа, кортка! Әйтсәм-әйтим инде: үзең кем идең соң миңа килгәнче! Хәлле кода-кодагыйлар кирәк имеш! Яшьләргә бәхетле, тыныч тормыш, тиң мәхәббәт теләр идең син, акылың булса! Соңгы сүзем шул: малай үзе теләгән кызга өйләнә, ә син кысылмыйсың!

Югыйсә…

(Дәвамы бар)

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 980

3 комментариев

  1. Такая пронзительная история! Читала со слезами на глазах. С нетерпением ждала каждый номер газеты с продолжением. Спасибо за рассказ!

  2. Молодец бабай, шулай кеше тыңлап нихатьле яшьләр ейланешмича кала. Яшьләр ейләнешеп аерым торсалар, тагы да яхшы булыр иде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>