Дөньяда бик күп кирәкле һөнәрләр бар, ләкин медицина өлкәсендә эшләүче табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары хезмәте аеруча мөһим. Ак халатлы шәфкать ияләре адәм баласына дөньяга килергә ярдәм итәләр, гомере буе аның сәламәтлеген күзәтеп торалар, авырып китсә, дарулыйлар, зурга китсә, өлкә хастаханәләренә юллама биреп, тәмам савыгырга булышалар. Менә Похвистнево районы, Гали авылының фельдшер-акушер пункты (ФАП) хезмәткәрләре дә күп еллар дәвамында авыл халкы сәламәтлеге сагында торалар.
Бу авылда ФАП үткән гасырның 50нче елларында ук барлыкка килә һәм алты почмаклы агач өйдә урнаша. Авылның башка гади өйләре кебек үк тышы балчык белән сылана һәм акшарлана, эче мич белән җылытыла. Ишектән кергәч тә өс киемнәрен салып калдыру урыны, чират көтүчеләр өчен утыргычлар куела. Арырак медицина инструментлары һәм дарулар өчен ике шкаф, чаршау артында кушетка, медицина инструментларын һәм шприцларны кайнату өчен электр плиткасы, тумбочкаларда хлор растворы һәм инструментлар… Бу урын акушер бүлмәсе була инде. Авыруларны кабул итү өчен урындыклар, кушетка, табиб өстәле дә шушы бүлмәгә сыйган.
Кышын ФАП бинасы бик салкын булганлыктан, санитарка иртән-иртүк килеп мичне ягып куя, карларын көри. Медиклар килгәнче туңган сулар эри, бүлмәләр җылына…
1950 — 1974 елларда шушы авыр шартларда ФАП җитәкчесе булып Вазифа Моратова, акушерка булып Хәкимә Хәсәншина, санитарка булып Ркыя Гыйлаҗева эшлиләр. Бик җаваплы һәм кешелекле хезмәткәрләр булалар алар.
Ул елларда авылда ике мең ярым кеше яши, шуларның яртысы — балалар. Прививкаларны мәктәп бинасында ясыйлар, ә медпунктка мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрне генә алып киләләр.
- Профилактик тикшерү вакытында бинада алма төшәрлек тә урын калмый, сыер савучылар, терлекчеләр, игенчеләрнең сәламәтлеген күз табибы, хирург, тире авырулары табиблары, терапевт, невролог һәм гинеколог тикшерә. Югары сыйныф укучылары арасында дәресләр алып барыла, санпостлар куела. Кыр эшләре вакытында механизаторлар алдында чыгышлар ясыйлар, эш агрегатларының аптечкалар, саклану чаралары белән тәэмин ителүен тикшерәләр. Ашханә хезмәткәрләре эшен, азык-төлек сыйфатын тикшерү булсынмы, медицина хезмәткәрләре барысына да өлгерә иде, — дип искә ала ул елларда эшләгән медпункт җитәкчесе Вазифа Моратова.
Вазифа, Сызран медучилищесын 1967 елда бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Похвистнево районына юллама ала. Баш табиб аны Гали авылы медпункты җитәкчесе итеп билгели. 1974 елда өлкә ФАПларын махсуслаштыру турында карар чыгарыла. Гали авылында да колхоз правлениесе көче белән яңа бина төзелә. Авыл советы көче белән өстәлләр, урындыклар, шкафлар һәм җиһазлар яңартыла.
1975 елда оешмага яңа хезмәткәрләр – шәфкать туташлары Зәйтүнә Кәлимуллина һәм Раушания Курамшина, санитарка Саимә Гыйлаҗева, мәктәп фельдшеры Гөлсинә Әсәдуллина, мөдире Әлфия Вәлиева (Зарипова) киләләр. Барысы да күңел биреп, үз-үзләрен аямыйча, эшлиләр.
Авыл халкының тормышы, көнкүреше елдан-ел ныгый, яхшыра. Авыл үскән саен эш урыннары күбәя, хезмәт хакы арта башлый. Медицина хезмәткәрләре, депутатлар һәм авыл халкы хуҗалыклар чисталыгы өчен көрәш башлыйлар, агачлар утырталар. Ләкин халык әле аз грамоталы булу сәбәпле, шифаханәләргә ятып дәваланырга куркалар. Бигрәк тә ишле гаиләләр белән аерым эшләргә туры килә. Патронаж белән өйдән өйгә йөреп авыруларны ачыклыйлар һәм шифаханәгә озаталар, каршы килүчеләр булганда, авыл советы, депутатлар ярдәмгә килә.
2010 елны ФАПта бик зур капиталь ремонт була. “Төзекләндерү эшләренә минем сыйныфташым Дания Тулова ярдәм итте. Кирәк җиһазларны үз акчабызга алып кайттык. Хәзер ФАПта җылы, чиста, бар җайланма да бар. Халык рәхәтләнеп килә, соклана”, — дип, шатланып искә ала Әлфия ханым Зарипова.
Әлфия Мортазина, Похвистнево медицина училищесын тәмамлап, Әсәкәй район шифаханәсендә терапия бүлегендә эшләп тәҗрибә җыя. 6 елдан соң, Гали авылы егетенә тормышка чыгып, шушы авылның ФАПында балалар шәфкать туташы булып эшли башлый. 2011 елда акушерлык пункты табиб амбулаториясенә әверелгәч, табиб Евгений Валов белән эшли. Хезмәт стажы 22 ел.
1999 елда эшкә — Лилия Насретдинова, 2013 елда балалар шәфкать туташы Лилия Кәлимуллина, акушер Регина Нуриева киләләр. Гамбәр Заһидуллина, Гали авылыннан тыш, Нугай авылында да фельдшер-акушерлык пунктында акушер вазифасын башкара.
Амбулатория компьютерлар белән җиһазландырылган. Бу бик уңайлы: халык арасында аңлату эшләре дә алып барыла, эш графиклары да төзелә, прививкаларга чакырулар языла, үзәк дәваханә табиблары белән элемтәдә торырга ярдәм итә. Пандемия чорында да, башка вакытта да Похвистнево үзәк дәваханәсенә авыруларны җибәрергә туры килә, табиблары үзләре дә авылларга килеп авыруларны кабул итәләр.
Авылның иганәчеләре дә кирәк вакытта ФАПка ярдәм итәләр: төзекләндерү эшләрендә катнашалар, кирәкле приборларны һәм җиһазларны кайтаруда булышалар.
Табиб амбулаториясе җыештыручысы булып эшләүче Гөлфия Кашаеваны аерым атап үтәсе килә. ФАП эчендәге һәм тышындагы тәртип һәм чисталык аның тырышлыгы белән саклана. Гомумән, хезмәткәрләрнең кайсысын гына алсак та, эшләрен зур җаваплылык белән башкаруларын күрәбез. Биредә авыруларны кабул итү, профилактик эш, процедуралар көне буе дәвам итә. Башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки алар халык сәламәтлеге сагында торалар.
Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авыл фельдшеры булып эшләү икеләтә зур җаваплылык таләп итә. Чөнки бер үк вакытта терапевт та, күз табибы да, хирург та, психолог та булырга туры килә аларга. Авыл халкы арасында абруй казану өчен белемле булу гына аз, ачык йөзле, тәмле телле кеше, корыч ихтыярлы була белү дә мөһим. Гали авылы халкына нәкъ менә шундый медицина хезмәткәрләре хезмәт күрсәтә.
Әйе, кеше гомер буе төрле чирләре белән көрәшә. Сәламәтлегебез өчен үзебез җаваплы булсак та, котылгысыз чакларда барыбер табиблар алдына барып баш ияргә туры килә. Ак халатлы кешеләрнең үзләренә дә исәнлек-саулык, профессиональлек, ныклык һәм гайрәт телик.
Фәния КӘРИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 928