Яшьтән бөгелгән тал сынмый

Безымянный121Вакытлыча мәшгульлек файдасы турында

Соңгы елларда югары сыйныф укучыларының күпчелеге укудан буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә тырышалар: берәүләре киләчәк һөнәре буенча курслар уза, икенчеләре, эшкә урнашып, әти-әнисенә ярдәм итә.

Яшьләр күбесенчә тиз туклану челтәрләрендә яисә курьер булып эшлиләр. Ник соң алар мәктәпне тәмамлаганчы ук эшләргә ашыгалар? Уку белән эшне бергә алып барырга кыен түгелме? Шундый сораулар белән “Яктылык” мәктәбенең 11нче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать иттек.

Илнур Сөләйманов:

- 16 яшем тулгач, тиз туклану челтәре рестораннарының берсендә эшли башладым. Биш ай эчендә прилавка хезмәткәреннән укыту буенча инструктор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Эш графигын сайлап алу мөмкинлеге булганлыктан, мин каникуллар вакытында да, уку көннәрендә дә эшли алдым. Россия хезмәт кодексы буенча уку вакытында көненә – 4, ә ялларда — 7 сәгать эшләргә рөхсәт ителә. Арый башласаң, теләсә кайсы вакытта эштән туктарга була.

Монда кешеләр белән аралашу тәҗрибәсен үстерергә, зур коллективта үз-үзеңне тотарга өйрәнергә мөмкин. Хезмәт кодексы буенча эшкә алалар, хезмәт кенәгәсе ачалар, димәк, пенсия фондына взнослар күчә бара. Хезмәт хакы ай саен бер үк вакытта түләнә. Минем кебек яшьләргә яхшы ук акча түлиләр, дип уйлыйм. Бераз җыйсаң, кыйммәтлерәк әйбер сатып алырга да була. Гомумән, бәйсезлек хисе туа, үз-үзеңә ышаныч арта. Үз акчаңны үзеңчә тоту мөмкинлеге куандыра. Ресторан булгач, ашау-эчү проблемасы да юк, эш урыны да җылыда.

- 16 яшьтә заводларда да вакытлыча эшләргә була бит. Анда да эшкә закон буенча алалар, түләүләр дә үз вакытында. Нигә заводка бармадың?

- Анысы шулай. Әмма анда бөтенләй башка атмосфера. Анда физик көч, махсус белем кирәк, эш урыны да күрексез, карьера баскычы буйлап үсү мөмкинлеге дә юк. Һаман бертөрле авыр эш. Минемчә, киләчәген завод белән бәйләргә теләмәгән кешегә анда эшләргә кирәкми, — ди Илнур җитди генә.

Сүз уңаеннан, Илнурның берничә сыйныфташы да укудан буш вакытларында тиз туклану челтәрендә вакытлыча эшләгәннәр.

Әдилә Ибраһимова да, 14 яшендә Самараның Яшьләр үзәге аша эшкә урнашып, җәйге ялларын файдалы үткәрә икән.

- Өч ел эчендә нинди оешмаларда эшләргә туры килде сиңа?

- Мин хәрби комиссариатта, опека органнарында, эре дәваханәнең кадрлар бүлегендә эшләдем.

- Димәк, син дәүләт учреждениеләрендә эшләгәнсең. Ошадымы? Ял вакытыңны эшләп үткәрүеңә үкенмисеңме?

- Минем Алия апам да шулай эшли иде. Мөстәкыйль тормышка аяк баскач, яшьли алган эш тәҗрибәсенең файдасын күрүе турында сөйләде, миңа да шушы юлны тәкъдим итте. Аның сүзен тыңлап, бик иртә эшли башлавыма үкенмим. Чөнки минем өчен һәрбер эш урыны бәяләп бетергесез тәҗрибә бирде. Беренчедән, бу кешеләр һәм җитәкчеләр белән аралашу. Икенчедән, рәсми эш кәгазьләре белән эшләү. Өченчедән, җаваплылыкның нәрсә икәнен аңлау, хезмәт дисциплинасы белән танышу һәм үзең эшләп алган акча тәмен тою, — дип елмая Әдилә. — Хезмәт хакын җыеп, апам белән Санкт-Петербургка сәяхәткә барып кайттык, үземә ошаган киемнәр, мәктәп өчен кирәк-ярак әйберләр сатып алдым. Әйтергә кирәк, финанс яктан бәйсез булу бик рәхәт хис икән ул.

Әдиләнең сыйныфташы Настя Гурьянова да быел беренче тапкыр Яшьләр үзәге аша эшкә урнашып караган. Аны балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе итеп билгеләгәннәр.

- Балалар бакчасында эшләве бик кыен. Мине иң кечкенәләр төркеменә куйдылар. Сабыйлар әниләрен сагынып елыйлар, шулкадәр жәлләдем үзләрен. Күбесе нәрсә кирәген аңлатып та бирә алмыйлар… Кыскасы, балалар бакчасында эшләргә бик кыен булса да, миңа ошады, — ди кыз.

Яшьләр үзәге аша эшкә урнашу хезмәт кодексы буенча рәсмиләштерелә, эш кенәгәсе ачыла, пенсия фондына түләүләр күчерелә. Шулай ук дәүләт тарафыннан бер тапкыр бирелә торган компенсация дә түләнә. 14 – 15 яшьтәгеләр өчен 4 сәгатьлек эш көне билгеләнә, ә 16 яшьтән эш көне 7 сәгать булырга мөмкин.

Каникуллар вакытында яшүсмерләр район һәм шәһәр территориясен төзекләндерү; вак-төяк ремонт һәм ярдәмче эшләрдә — авыл хуҗалыгы культураларын карауда һәм уңыш җыюда, массакүләм чараларда; социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтүдә; типография, журналистика, курьер эшләрендә һәм РФ Хезмәт кодексында яшьләр өчен рөхсәт ителгән башка өлкәләрдә хезмәт куя алалар. Төп таләп — эш баланың сәламәтлегенә, үсешенә, әхлагына һәм укуына зыян салмаска тиеш. 14 яшьлек балалар бары тик ата-ана яки законлы караучысы һәм опека органнары ризалыгы нигезендә генә эшкә кабул ителә. РФ Хезмәт кодексының 63нче маддәсе буенча 16 яшьтән эшкә урнашырга ярый. Хезмәт кодексы нигезендә уналты яше тулмаган балаларга эш вакыты атнасына — 24, уналты яшьтән 35 сәгатьтән артмаска тиеш.

Артур Доронин эш стажы буенча сыйныфташлары арасында, бәлки, иң тәҗрибәлеседер. Чөнки ул, 14 яшеннән Яшьләр үзәге аша эшкә урнашып, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, хәрби комиссариатта, Мәдәният йорты бухгалтериясендә, заводның юридик бүлегендә дәүләт контрактлары белән, курьерлык хезмәтендә эшләп караган егет.

- Мин 11 — 12 яшемдә үземә текә компьютер сатып алырга хыяллана идем. 14 яшьтән эшкә урнашып булу минем өчен менә дигән мөмкинлек булды, хыялым чынга ашты. Финанс мөстәкыйльлек ошап китте, һәм мин чираттагы каникулларны түземсезлек белән көтә башладым. Юк, ял итү өчен түгел, ә акча эшләү өчен. Хәзер инде миңа 17 яшь, кыска вакытлы эшләрнең миңа акчадан да кыйммәтрәк тәҗрибә бирүләрен яхшы аңлыйм. Төрле эшләрдә эшләп карау миңа булачак һөнәремне сайларга, кешеләр белән аралашырга, үз-үземә ышанмау хисен җиңәргә, бухгалтерия, юридик документлар белән танышырга ярдәм итте, җаваплылыгымны ныгытты, — ди Артур.

- Сиңа офис эшеме әллә курьерлык ошадымы? Курьер булу өчен нинди таләпләр куела? Бу өлкәдә күп акча эшләп буламы?

- Курьер булып урнашу авыр түгел, бары тик шәһәрне яхшы белергә кирәк. Таләпләр юк диярлек. Үзмәшгуль буларак урнашырга да мөмкин. Әгәр моны ничек рәсмиләштерергә икәнлеге аңлашылмаса, офиста ярдәм итәчәкләр. Бернинди сынау срогы юк, остаз консультациясеннән соң сиңа эш киемнәре бирәләр һәм беренче көннән үк эшли башлыйсың. Иң уңайлысы — гарантияләнгән атналык керем. Эшкә җитди караганда, ай ахырында саллы гына сумма алырга мөмкин. Эш графигын да, районны да үзең билгелисең. Минем яшьтә офиста утырып ул кадәр акча эшләп булмый.

- Курьер булып башлыча яшьләр генәме, әллә олыраклар да эшлиме?

- Бу эшне төп эш урыны дип танучыларны белмим мин. Студентлар, өлкән сыйныф укучылары тиз акча эшләп алу өчен баралар анда, минемчә. Ә өлкәнрәкләр, бәлки, вакытлыча авырлыклар, яки эш урынын алмаштырган дәвердә вакытны бушка уздырмас һәм акчасыз утырмас өчен урнашалардыр. Кайберәүләр, мәсәлән, заводларда яки офисларда катгый контроль, кырыс эш графигы булганга, үз җаең белән эшләп була торган график сайлыйлар.

Бәлки игътибар иткәнсездер, соңгы вакытта курьерлык хезмәтенә ихтыяҗ арта бара. Кешеләр, аеруча эш көннәрендә, кибетләрдә йөрергә теләмиләр. Өйгә китереп бирүчеләр булганда, бик ансат бит ул. Кайвакыт заказны кибет урнашкан өйнең өстәге катларында яшәүчеләргә кертеп бирергә дә туры килгәләде, — дип елмая Артур.

- Ә клиентлар курьерларны ничек каршы алалар? Кичләрен йөрергә куркыныч түгелме?

- Клиентларның күпчелеге рәхмәт әйтеп, елмаеп каршы алалар. Бернинди эмоциясез заказны алып, борын төбендә ишекне шапылдатып ябып куючылары да булгалады. Курку-курыкмауга килгәндә, вакыт бик соң булганда яки караңгы районнарда шомлы инде, әмма Аллага шөкер, мин эшләгән дәвердә барысы да әйбәт иде. Ләкин төрле күңелсез хәлләр турында ишеткәнем булды.

- Тагын курьер булып эшләр идеңме?

- Җылы һәм коры вакытта, бәлки. Ә башка вакытта – юк. Көзге карлы яңгырларда, кышкы салкыннарда йөреп карагач, бу эшнең нәрсә икәнен аңладым инде. Шуңа күрә офиста яхшы хезмәт хакы китерә торган һөнәр сайларга планлаштырам, — диде егет, бераз уйлагач.

Шул ук сыйныфта укучы Руслан Сәлахов та, иптәшләре кебек, буш вакытында эшләп ала икән.

- Сыйныфташларымның эшләвен белгәч, ничегрәк урнашулары белән кызыксындым. Кесәдә үз акчаң булу яхшы инде ул. Әти-әнидән сорарга яхшы түгел, ә бит үзең үскән саен ихтыяҗларың да үсә бара. Әниемә һәм сеңлемә бүләк сатып алу мөмкинлеге дә куандыра, үзем теләгән әйберне алу хыялым да чынга ашты, — дип уртаклаша Руслан. — Мин курьер булып та, әтием эшләгән фирмада грузчик булып та эшләп карадым, авыр эштән бер дә курыкмыйм, ир баланы чыныктыра гына ул. Шулай да, киләчәктә югары белем алып, үзем теләгән, үземә ошаган эш белән шөгыльләнергә телим.

…Әлеге сыйныфның тагын 5 – 6 укучысы да буш вакытларында эшләргә каршы түгел — әти-әниләренә ярдәм итү, үз көчләрен эштә сынап карау, финанс мөстәкыйльлек алу, эш тәҗрибәсе туплау, үз-үзенә ышаныч арттыру өчен тырышалар.

Сезнең арада “Мәктәпне тәмамлагач, уку йортына кермим, болай да акча сугып була”, диючеләр бармы? – дип кызыксынам балалардан.

“Юк, — диләр алар бертавыштан. – Безгә югары белем кирәк, киләчәктә квалификацияле хезмәткәр булырга телибез. Бу ел безнең өчен бик җаваплы– имтиханнар тапшырырга әзерләнәбез. Шуңа күрә эш өчен әллә ни күп вакыт калмый”.

Теләкләрегез кабул булсын, балалар! Сайлаган һөнәрегезгә укып чыгып, лаеклы кешеләр булып яшәргә насыйп булсын! Яшьтән бөгелгән тал сынмый, диләр халыкта. Эшнең нәрсә икәнен татып карау файдага гына булыр.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1062

Комментирование запрещено