10 ноябрьдә узган «Мода территориясе” фестивалендә “Самарада эшләнгән” төбәк конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
2018 елда эшләп киткән проект бүгенге көндә 300 эшмәкәрне берләштерә һәм 3 меңнән артык җирле җитештерүчеләр товарын тәкъдим итә. Анда катнашу өчен үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр статусы алу һәм “Самарада эшләнгән” маркировка иясе булу таләп ителә. Бу билге өлкә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә һәм кулланучылар базарын үстерү департаментында бирелә.
Чараны тантаналы рәвештә өлкә губернаторы Вячеслав Федорищев ачып җибәрде һәм, проектның әһәмиятен билгеләп: «Бүген «Самарада эшләнгән» һәм «Самара продукты» маркировкасы бренд элементы гына булып калмый, кулланучыларның ышанычын арттырырга мөмкинлек бирә һәм продукциянең уңай имиджын тудыра. Чөнки бу әйберләр сыйфатын кайгыртып һәм җан җылысын кушып җитештереләләр», — диде.
Конкурс җирле җитештерүчеләрнең товарларын алга сөрү, популярлаштыру максатыннан икенче тапкыр үткәрелде. Өч йөздән артык эшмәкәр арасыннан жюри иң актив, креатив һәм уңышлы эшмәкәрләрне билгеләп үтте. «Балачак стиле» номинациясендә «Guzel.etta» Гузель Бикташева брендын тәкъдим иткән милләттәшебез үзмәшгуль Гүзәл Фәрит кызы Бикташева җиңүче дип табылды. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, Гүзәл узган елда да әлеге конкурста «Безнең балалар» номинациясендә җиңү яулаган иде. Быел җәен ул «Әни — эшмәкәр» конкурсының төбәк этабында «2024 елның иң яхшы бизнес проекты» номинациясендә җиңүче булды.
Гүзәл Бикташева балалар киеме һәм аксессуарлар тегү белән шөгыльләнә. Гади кием генә түгел, кечкенә модницалар өчен тулы бер образ тудыра. Ассортиментында күптөрле комплектлар, чәч каптыргычлар, бантлар, ободоклар һәм башка зәвыклы әйберләр тәкъдим ителгән.
— Әлеге эшкә мин 8 ел элек, кызым Самира тугач кереп киттем. Аны беркемдә дә булмаган матур киемнәргә киендерәсем килә иде. Шуңа күрә балама үзем төрле заколкалар, бантиклар тегә башладым. Бу эксклюзив әйберләрне күргән таныш-белешләрем әлеге “матурлыкны” каян алуым белән кызыксынып, минем кызыма да ясап бир әле, дип үтенә башладылар, — дип искә ала Гүзәл. – Ә өч ел элек кечкенә кызларга киемнәр дә тегеп карарга булдым. Үзем ясаган аксессуарлар белән тулыландыргач, бу күлмәкләр әзер образга әверелделәр.
Белгечлеге буенча икътисадчы булган яшь ана бала чагыннан тегү, чигү, бәйләү белән шөгыльләнеп үскән булса да, заказ буенча тегәр өчен һөнәри курсларда укып чыккан, осталыгын арттырган. Бүгенге көндә “Guzel.etta” — югары сыйфат һәм эксклюзив дизайнны берләштерүче стильле һәм модалы кием бренды. Аның төп идеясе — балага уңайлы булган матур әйберләр булдыру. Гүзәл Бикташева теккән киемнәр баланың шәхесен чагылдыра, аның индивидуальлеген ассызыклый. Мәсәлән, “Самарада эшләнгән” конкурсына тәкъдим ителгән коллекциядә еврофатиннан ясалган күпертмәле итәк астын, җиң очындагы гипюр манжетларны ычкындырып, башка яка һәм билбау кулланырга мөмкин булган трансформер күлмәк күрсәтелде. Аны бәйрәмгә дә, башка вакытта да рәхәтләнеп кияргә була.
“Guzel.etta” товарларын социаль челтәрләр, балалар әйберләре сатучы маркетплейслар аша сатып алырга, шәһәребездә узган кием күргәзмәләрендә күрергә һәм заказ ясарга мөмкин.
— Даими заказчылардан торган шактый гына клиент базам бар. Киемнәрне шәхси үлчәм буенча, әниләр теләге һәм баланың үзенчәлекләре исәпкә алынган фасон буенча тегәм. Студент елларымда төрле бизәнү әйберләре ясый идем, бу тәҗрибә миңа бик файдалы булды.
Бала чагымда мин теккән киемнәрне песиләрем, курчакларым киеп йөрсә, “Guzel.etta” брендын “HAPPY KIDS” профессиональ модельләр агентлыгы тәкъдим итә, — дип елмая Гүзәл. – Кызым Самира да минем белән утырып, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Бәлки киләчәктә миңа ярдәм итәр.
— Сезнең бизнесның кай тарафка таба киңәюен күзаллыйм сыман. “Guzel.etta” этләр һәм мәчеләр өчен дә киемнәр тегә башлар кебек, — дип шаяртам мин.
— Юк, ул турыда уйланганым юк әле. Ә менә кечкенә кызчыкларына заказ биргән әниләр арасында үзләренә дә шундый ук күлмәк тегүемне сораучылар арта бара. Бүген әни-әти һәм бала бертөрле киенү модада бит. Бәлки, алга таба анысы да эшләнер. Ә әлегә балалар өчен генә тегәчәкмен. Минем төп максатым — продукциям аша һәр әнинең баласына үз мәхәббәтен һәм назын тапшыра алуы, балага стиль хисен яшьтән үк сеңдерү. “Guzel.etta” белән сезнең балагыз, һичшиксез, һәр¬вакыт игътибар үзәгендә булачак, — ди дизайнер. — Форсаттан файдаланып, әйбәт кенә хезмәт хакы китерүче эшемне ташлап, билгесез киңлекләрне яуларга омтылуымны хуплаган, авыр¬лыкларны җиңәргә көч биргән, һәрьяклап ярдәм иткән тормыш иптәшем Рөстәмгә һәм әти-әниемә, мине илһамландыручы кызыма һәм кечкенә улыма рәхмәтләремне җиткерәм.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 790