Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)

35f50d6b6af278ddfaa72ad1d0d148193нче бүлек

Гайшә карчык бүтәнчә эндәшмәде. Шым булды.

Шушы тавыш-гаугадан соң бер атна вакыт үтте. Рәсим капка төбендәге эскәмиягә килеп утырды. Кич. Көтүләр күптән кайткан. Кызлар клуб ягына таба баралар. Рәсим дә торып, клуб ягына юнәлде. Бүген биредә яшьләр кичәсе, күбесе сикереп-сикереп бииләр иде инде. Тик Сәрвиназ гына күренми. Әнә, дус кызлары Энҗе белән Нәсимә сөйләшеп-көлешеп торалар. Егет туп-туры кызлар янына килеп басты да:

— Исәнмесез, кызлар! – дип сәлам бирде. Нишләп дустыгыз Сәрвиназ беркайда да күренми әле? – дип сорады, битараф булырга тырышып.

— Үзебез дә белмибез шул. Сабан туеннан бирле беркая да чыгып йөргәне юк, — диештеләр. Рәсим, кызларга рәхмәт әйтергә дә онытып, клубтан чыгып йөгерде.

Менә ул Сәрвиназларның өенә килеп җитте. Бераз икеләнеп басып торгач, йортка керде. Өйдән беркемнең дә чыгып йөргәне күренмәгәч, ишекне ачып башын тыкты.

– Мөмкинме? Керергә ярыймы? – дип сорады ул. Тавыш ишетеп, Гөлфәния чыкты:

– Әйдәгез, Рәсим, керегез! – дип төнге кунакны каршы алды ул. Урын тәкъдим итте һәм, сораулы күзләрен егеткә төбәп, карап тора башлады.

— Миңа Сәрвиназ кирәк иде, — диде егет.

— Йоклый шул инде. Соң бит, — дип җавап бирде апасы.

— Дөресен әйткәндә, мин Сәрвиназның кулын сорарга килдем. Без бер-беребезне яратабыз, рөхсәт итсәгез, өйләнешер идек, — диде Рәсим, туры ярып. Шулчак бүлмәдән Фазыл чыкты.

— Нәрсә-ә?! — дип сузды Гөлфәния, өнсез калып. — Ул тормышка чыгарга бик яшь әле! Аңа укырга, һөнәр үзләштерергә кирәк!

Шушы сүзләрне ишетеп торган Сәрвиназ, бүлмәсеннән атылып чыкты да:

— Апам, җизнәм! Мин Рәсимгә кияүгә чыгарга риза! – дип кычкырды. Апасы белән җизнәсе аптырап калдылар һәм, күпме генә үгетләсәләр дә, кызны күндерә алмадылар, ризалаштылар инде.

Шулай итеп туйга әзерлек башланды.

Бер айдан булачак киленгә туй күлмәкләре кидереп, “Волга” машинасына утыртып килен төшерделәр. Әйтергә кирәк, кияү белән кәләш пар күгәрченнәрдәй бик матур иделәр. Гадел генә, әрнегән йөрәгенә урын таба алмыйча, моңсуланды. Туйлар узгач, Фазыл абыйларына килеп, бөтен йөрәк ярсуларын бер җөмләгә салырга теләгәндәй:

— Бәхетсез мәхәббәтем җавапсыз булып, гомерлек әрнү булып калды! Мин башкаларны сөя алмаячакмын! Өйләнмәячәкмен дә! – дип әйтеп салды.

Ә Рәсим белән Сәрвиназ, законлы рәвештә ир белән хатын булып, төп йортта яши башладылар.
Рәсим туктаусыз эштә булды. Печән вакыты үтеп, басуларда урып-җыю эшләре башланды. Усал кайнана киленне астыртын гына кимерә тора. Аның өчен килен баласының сөйгәне түгел, зимагур Гали кызы гына булып калды. Бернинди тормыш тәҗрибәсе булмаган, балалыктан чыкмаган япь-яшь кызны ул аңламады да, аңларга теләмәде дә. Ул аны эшкә уңмаган, дөнья күрмәгән, җитлекмәгән, дип тирги иде. Өстәвенә, авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, Рәсимнең сеңлесе Җәмилә, иренең юньсезлегенә түзә алмыйча, аерылып кайтты. Хәзер инде икәүләшеп киленне кимерә башладылар. Ирдән уңмаган, ярату-наз күрмәгән хатын-кыз көнче була диләр бит. Шулай булып чыкты да.

Рәсим, көне буе үзенең “матаена” утырып кыр-басуларда җилдергәч, тузанга батып кайта иде. Иңенә ап-ак сөлге салып, комганнан җылы су агызып, Сәрвиназ көн дә яраткан ирен юындыра иде. Аннан соң китә үзара су сибешүләр, уйнашулар… Яшь хатын кача. Ә ире аны йорт буенча куып йөри, эләктереп алгач, хатынының зәңгәр, күзләренә онытылып, сөеп карый. Алар шулай карашып торгач, Рәсим йөрәгендәге шашкын мәхәббәтенә түзә алмый, Сәрвиназны кочагына алып, иреннәреннән суырып үбә иде.

Беркөнне әнисе Гайшә әби:

— Абау, улым! Бу ни эш? Безнең дә яшь чаклар бар иде, ләкин без болай кыланмый идек. Кеше көлдерәсез ич! Күршеләр күрсә, ни әйтерләр?

— Синдә генә хатын булганмыни, шулхәтле иркәлисең! – дип өстәде сеңелесе дә.

— Шулхәтле көчле мәхәббәт үкенечкә генә булмасын, гомерлек булсын инде, я Ходам! – дип уйлый иде каенатасы Вахит карт.

Бик озакка барыр төсле тоелса да, тиздән басуларда урып-җыю эшләре төгәлләнде. Көзге бодай да чәчелде, бакчаларда бәрәңгеләр дә алынды. Фермадагы терлекләргә мулдан азык хәзерләнде. Колхоз җитәкчесе уңган-булган Рәсимгә ял йортына барырга путёвка бүләк итте.
Алар Сәрвиназ белән җитәкләшеп Кырымга ялга китеп бардылар. Биредә көз булса, Кырымда һава торышы бик шәп иде әле. Ике яшь йөрәк рәхәтләнеп кояшта кызындылар, су коендылар, ял иттеләр.

Бүген кояшлы матур көн. Бүлмәне тутырып, якты кояш нурлары биешә. Аның нурлары стенадагы көзгедә чагылып, күзләрне камаштыра. Өстәл өстендәге вазага утырткан чәчәкләрдән тәмле ис аңкый. Шундый матур иртәдә Сәрвиназ йокыдан уянып китте. Шатлыктан җиңелчә генә аның башы әйләнә иде. Нинди бәхетле ул!

Рәсим тәмле итеп йоклый әле. “Әйтергәме, юкмы?” — дип икеләнеп ятканда, Рәсим, күзләрен ачып, сөйгәненә күтәрелеп карады.

— Сөеклем, борчуың бармы әллә? Ник шулай иртә уяндың? – дип сорап куйды.

— Юк, әтисе, бернинди дә борчуым юк, нәкъ киресенчә…

Шундый сүзләрне ишетермен дип уйламаган Рәсим үз колакларына үзе ышанмады. Ул, сикереп торып, хатынын кочаклап алды да шашып-шашып үбә башлады.

— Ни әйттең, бәгырем, кабатлап әйтче, зинһар. Әллә мин ялгыш ишетәмме?

— Юк, җаным, дөрес ишетәсең. Син тиздән әти булачаксың! Мин бала көтәм, бәгырем, – дип җавап бирде, шатлыктан зәңгәр күзләре көлеп торган Сәрвиназ.

Рәсим, сикереп торып, сөйгәнен бүлмә буйлап күтәреп йөрде. Яткан урынына китереп салгач та, тынычлана алмады, бик озак иркәләнеп яттылар. Бераздан:

— Туктале! Болай булмый ич! Шушы уртак шатлыгыбызны билгеләп үтәргә кирәк бит! Тор, киен, алтыным! Иң матур күлмәгеңне ки! Киттек ресторанга. Иң шәбенә!

Алар торып юындылар-җыендылар да, кулга-кул тотынышып, урамга чыктылар. Көн шундый матур! Әйтерсең лә дөньяда алардан да бәхетлерәк пар юк! Яшьләр, сөйләшә-көлешә, ресторанга барып керделәр. Алар өчен әйбәт итеп өстәл әзерләделәр. Мәхәббәт тулы күзләре белән карашып утырганда, ресторанга чегән хатыны килеп керде дә, кемнедер эзләгәндәй, залга күз йөртеп чыкты һәм, танышларын күргән кебек, Рәсим белән Сәрвиназ янына ук килеп басты да:

— Хәерле көн! Телисезме, язмышыгызны әйтеп бирәм, — диде.

— Әйе, әйе, бик телибез, — диде елмаеп булачак ана.

— Нигә кирәк, җаным? Әллә син җыен юк-барга ышанасыңмы? – диде көрсенеп Рәсим. Чегән хатыны дәшмәде, Сәрвиназның кулын алды да күзләренә карап сөйли башлады:

— Күрәм, әлегә сез бик бәхетле. Ләкин алда сине катлаулы тормыш көтә. Гаять катлаулы да, газаплы да тормыш юлларын үтәрсең, шуннан соң гына төп максатыңа ирешерсең һәм үз бәхетеңне табарсың. Сиңа туганчы ук шундый тәкъдир язылган! – дип тәмамлады.

Шундый сүзләрне ишеткәч, Рәсимнең җен ачулары чыкты. Ул:

— Нәрсә, матурым, шушы чегән хатыны сүзләренә ышанасыңмы? Алар ялганлап акча эшләп йөрергә өйрәнгән инде! – дип кабынып китте егет.

Билгеле, чегән хатынына бу сүзләр ошамады.

— Син, чибәр егет, бик эреләнмә әле! Хатыныңны рәнҗетмә! Гадел бул! Калганы үзеңнән тора! Киңәшем шул сиңа, – дип җавап бирде, усал карап. Шуннан соң, акча да сорамыйча, рестораннан чыгып китте.

Сәрвиназ белән Рәсимнең тормышы гөрләп барды. Яшь килен күзгә күренеп авырая башлады. Читтән күзәтеп торучы авыл кешеләре: “Нәфисәнең ике кызы да бик бәхетле булдылар. Үскәндә берни күрми үссәләр дә, хәзер Аллаһы Тәгалә аларга матур тормыш бүләк итте” дигән нәтиҗә ясадылар.

Яңа елдан соң Гөлфәния белән Фазылның игезәк уллары дөньяга килделәр. Сәрвиназ белән Рәсим бәбиләрне күрергә апаларына барганда, Гадел дә анда иде. Алар сандугачлар кебек сайрашып, парлашып килеп кергәч, Гадел, кая карарга да белмичә, уңайсызланып утырды. Шулай булса да, ничек кенә йөрәге әрнесә дә, ихлас күңелдән: “Бәхетле бул, җаным! Син ана булырга лаек”, – дип, кызга бәхет теләде.

Гадел, кайгысыннан Себер якларына китеп барырга теләгән иде, ләкин аны колхоз рәисе җибәрмәде.

— Энем, синдәй егетләр колхоздан китә башласалар, ни була инде? Өйләнеп җибәр, үзеңә яңа өй салып бирербез. Яшәгез рәхәтләнеп. Чит җирләрдә адашып йөрүчеләр болай да җитәрлек, — дип киңәш бирде.

Сәрвиназ белән Рәсимгә килгәндә, дөрестән дә алар бик матур пар иделәр. Чөнки араларында тиң мәхәббәт бар иде. Әти булырга җыенган Рәсим Сәрвиназга чишмәдән су ташырга да, керләр чайкашырга да ярдәм итте. Ләкин әнисе белән сеңелесенә генә бу хәл бер дә ошамады. Карчык малаеның колагына гел тукып тора иде, килен ишетә дип тә тормады, улын хатынына каршы котырта бирде. “Улым, бу нәмәстәкәеңне башыңа утыртма. Һаман көйлисең дә көйлисең. Күзләреңне чукый башласа, өреп тә төшерә алмассың! Ул тышкы яктан гына мескен булып күренә. Беләбез инде алар нәселен! Зимагур токымыннан бит ул! Ә син чын ир була бел! Кирәк чакта йодрыгыңның нәрсә икәнлеген дә күрсәткәлә үзенә!”

— Әнкәй! Әти дә гомере буе сине көйләп кенә яшәде ич! Нигә инде гел шулай безнең тормышка кысыласың?! – дип җавап бирде Рәсим, ачуы кабарып.

— Улы-ы-ым, син безгә карама, без бит бүтән кешеләр! — дип суза әнисе. Аңа кушылып сеңелесе дә: “Үтә кызыл төс тиз уңа”, — дип өстәп куя. Ә үзенең ире, нибуч, килеп алмый, һәркөнне исерек була, сугыша, хатынын өйдән куып чыгара, син — ана көчек, бар гомеремне ашыйсың, дип сүгенеп кенә җибәрә.

Менә көннәр язга карый башлады. Өй тирәләренә кунган боз сөңгеләреннән тып-тып тамчылар тама, чыпчыклар чыркылдаша, җылы кояш нурлары кар көртләрен кимерә. Димәк, кыш ирексездән артка чигенәчәк.

Беркөнне Җәмиләнең ире Низам килеп керде дә, аты-юлы белән сүгенә-сүгенә:

— Әгәр кайтмасаң, ике дә уйлап тормыйм, башка хатын алам! Мин хәзер күрше авылга эшкә китәм. Кайт та йортны кара, — дип чыгып та китте.

Низам, эчүче булса да, куллары эш белә. Яз җитте исә, күрше авылларда өйләр салып йөри, үзе әйтмешли, “шабашка”га чыгып китә иде. Җәмилә, аның сүзләренә каршы бер сүз дә дәшмичә, өенә кайтып китте.

Сабанны кышын ук хәзерләп куй, дигән борынгылар. Яз кояшы елмая башлагач, авыл клубы бинасында зур җыелыш үтте. Сүз язгы чәчү эшләре турында барды һәм гомере буе колхоз рәисе булып эшләгән Нури аганы зурлап, лаеклы ялга озаттылар. Аның урынына колхозчылар Рәсимне сайлап куйдылар, яңа колхоз рәисенә яңа гына төзелеп беткән өй бүләк иттеләр. Яшь гаиләгә шатлыкка, бәхеткә тиенеп яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә ачылды.

Шатлык өстенә нур өстәп, Сәрвиназ кыз бала тапты. Авылда бәби тудыру йорты юк иде. Район үзәгендә урнашкан больницадан ана белән сабыйны колхозның “Волга” машинасына утыртып Гадел алып кайтты. Ул колхоз рәисенең шәхси шофёры булып эшли иде. Ә Рәсим, кәпрәебрәк арткы ишекне ачты да, сөйгәне янына утырып, ап-ак юрганга төрелгән сабыйны тотып кайтты. Сәрвиназ Гаделне чын күңеленнән кызганды, чөнки бу мәхәббәт өчпочмагында үзен гаепле итеп хис итә иде.

Балага Назирә дип исем куштылар. Басу-кырларда гөрләп язгы чәчү эше барганлыктан, колхоз рәисенең өенә кайтып керергә һич кенә дә вакыты калмый башлады. Ул ары чапты, бире чапты, ә мәшәкатьләр арта гына барды. Аның район үзәген көненә икешәр тапкыр ураган чаклары да күп булды. Өстәвенә, өйдә тынычлап ял итәргә мөмкинлек тә юк. Чөнки бала бик көйсез булып чыкты, көне-төне елады. Сәрвиназ да арыды, күзгә күренеп сулды. Өйдәге мәшәкатьләр, бала карау, абзардагы терлекләр, кош-корт, утыз биш сотый бәрәңге бакчасын утау – барысы да аның өстендә иде. Шундый авырлыкларга күнмәгән хатынга бик авыр булды. Ире дә инде аның белән корырак сөйләшә, ни дисәң дә, әнкәсенең сүзләре бушка китмәгән!

Рәсим өйгә кайтып керсә, кипкән балык булып калган хатыны эчен пошыра. Елак бала хакында төн йокысы күрмәгәч, күз төпләрендә зәңгәр боҗралар барлыкка килгән, чәчләре әйбәтләп таралмаган, өстендә таушалып беткән иске халат, үзеннән сөт исе аңкып тора. Хатынын кочаклап ятса да, тынгы юк — бала ярты сәгать саен уянып елап җибәрә, ишек алдына чыкса — эш муеннан. Монда сиңа атаң юк, йорт эшләрен эшләп торырга! Бу вакытлы кыенлыклар Рәсимнең җен ачуын чыгара иде.

Ниһаять, басуда язгы кыр эшләре тәмамланды. Хәзер инде колхоз рәисенә ничек итеп Сабан туен үткәрү турында уйларга, олуг бәйрәмгә әзерләнергә кирәк.

Көн шундый җылы, матур. Рәхәт кенә кояш кыздыра. Урман эчендәге шома юлдан “Волга” машинасы җилдерә. Бүген Рәсим үзе руль артында. Борын астына нидер көйли-көйли, район үзәгеннән кайтып килеше. Караса, юл икегә аерылып киткән җирдә бер кыз машина “аулап” тора. Өстендә ачык изүле кофта, кыска итәк, аягында биек үкчәле туфли, керфекләре чем кара, кайсыдыр җире белән хәтта чегән кызын хәтерләтә. Рәсим тормозга кисәк баскан, күрәсең, машинаның көпчәкләре чажылдап туктады. Ачык тәрәзәдән башын тыгып, ул – кызга, кыз аңа карашып торгач, Рәсим телгә килеп:

— Кайда илтеп куйыйм, чибәр кыз? — дип сорады. Үзе машинадан төшеп, таныш булмаган кызга таба атлады. Рәсим булышу нияте белән чемоданына үрелгән иде, кыз үзе дә иелде. Шулчак ир бөгелгән кызның ачык изүеннән ап-ак тулы күкрәкләрен күреп алды. Аның җиңелчә генә башы әйләнеп киткәндәй булды. Аларның күзләре кабат очрашты. Кызның күзләре утлы күмер кебек көйдереп алдылар аны.

— Кайда алып барасыз, чибәр егет, шунда барам, — дип мут елмайды. Чемоданны багажникка урнаштыргач, кыз ялт итеп Рәсим янындагы алгы утыргычка кереп утырды. Аның кыска итәге астыннан күренеп торган тулы, шәрә ботларына Рәсим бер генә күз төшереп алды да, менә ичмасам пешкән җиләк, дип уйлап куйды эченнән генә. Синең кипкән балык кебек хатының түгел инде, дип азындырды аны мәңге туймас нәфесле шайтаны. Алар бераз дәшми генә бардылар.

Бераздан Рәсим, телгә килеп:

— Без бит әле танышмадык та сезнең белән, — дип әйтеп куйды.

— Мин – Язилә, — дип җаваплады кыз, үзе машина тәрәзәсеннән шытып килүче икмәк басуын күзәтте.

— Кайдан килеп, кайда баруыгыз, тутый кош?

— Шәһәрдән кайтам. Хисапчыга укыдым. Авылда эш булмаса, читкә китәргә уйлыйм.

— Бернинди читкә китеш юк, Язилә туташ! Безгә югары белемле һөнәр ияләре бик тә кирәк! – диде. Кыз, Рәсимгә туры карап, пырхылдап көлеп җибәрде:

— Ә-ә, димәк, сез яңа колхоз рәисе! Әнкәйләр хат язып салганнар иде шул. Сәрвиназның ире буласыз. Мин дә аңа әтисе ягыннан туган тиешле булам, — дип үзе белән таныштырды.

— Сезгә җизни дип әйтергә дә хакым бар икән әле!

— Менә таныштык та! – диде Рәсим. Язилә авыл уртасында төшеп калды. Үкчәле туфлиләре белән каты җиргә шак-шок басып китеп баручы кыз артыннан Рәсим карап торды да түзмәде:

— Язилә, безгә дә кунакка кил! – дип кычкырып калды. Тегесе дә бурычлы калмады:

– Хатыныгызга сәлам әйтегез, җизни! — дип чыркылдап көлеп җибәрде.

Рәсим Язилә турында гына уйлады бу кичне. Аның күз алдыннан мут елмаюлы тәкәббер кыз китмәде. Тик атаның татлы уйларын кычкырып елаган бала тавышы гына бозды. Ул, ачуы килеп, сикереп торды да, мендәр белән җәймәсен алып, печәнлеккә чыгып ятты. Сәрвиназ тагын ялгыз калды. Ул сабыен ашатып урынына салды да үз уйларына чумды. Нишләп соң ире аңардан читләшә бара? Ни булды соң аларга? Дөрләп кабынган мәхәббәт шулай ук бик тиз сүрелдемени? Әллә Гаделнең рәнҗеше төште микән? Әллә теге чегән хатыны әйткән сүзләр дөрес булдымы? Бу сорауларга мәңге җавап табасы юк!

Сәрвиназ йокыга талганда таң беленеп килә иде инде. Ул кинәт урамда сыер мөгрәгән тавышка күзен ачып җибәрде, йөгереп диярлек йортка чыкты. Ни күзе белән күрсен, алар турыннан дөбердәп, көтүчеләр, өсте-өстенә чыбыркы шартлата-шартлата, сыерларны куалап баралар! Сәрвиназ савылмаган сыерын абзардан куалап чыгарды да, йөгерә-йөгерә, көтүгә илтеп кушты. Капкасын ябып, йорт эченә үтәргә өлгермәде, печәнлектән ире килеп чыкты.

Сәрвиназны күрү белән Рәсим акырып җибәрде:

— Әнкәй белеп әйткән икән сез рәхәт күрсәтә торган токым түгел дип! Сыерны атнасына бер тапкыр гына савып көтүгә куасың. Бәрәңге бакчаңда кеше буйлык алабута үскән, булдыксыз нәмәрсә! Өстеңә карарга да җирәнгеч бит, күр чәчләреңне – мич пумаласы бит! Халатын әйтим инде — тастымал тек тастымал! Колхоз рәисе хатыны итеп кешегә күрсәтергә дә хурлык!

Аның котырынуына Сәрвиназ шаккатып карап торды. Акланып бер сүз әйтергә дә өлгермәде. Рәсим, өйгә кереп, тиз-тиз генә киенде дә, ашап-эчеп тә тормыйча, ишеккә таба атлады.

— Рәсим, тукта! Сабыр ит! Безгә сөйләшергә кирәк! Син бит миңа беркайчан да булышмыйсың. Өстәвенә көне-төне бала елый. Ничек итеп мин берүзем шушы авырлыкларга түзим дә бөтен эшкә өлгерим! – диде Сәрвиназ, ачынып. Бу сүзләргә каршы ире акаеп кына карады:

— Беркая да эшләп чиләнмисең әле, өйдә генә утырасың. Мин тәүлегенә уникешәр сәгать эшләп кайтыйм да бала чүпрәкләренә хәтле юып биримме, ә?! — диде, ачуыннан шартларга җитешеп.

Хатынны читкә этеп җибәреп:

— Кит, юлымнан! Өрәк кебек басып торма монда! – диде дә капканы шартлатып ябып чыгып китте. Ул түбән очка – әти-әнисе яшәгән төп йортка таба атлады. Бичара хатынның йөрәге начар хәл буласын сизенеп, артыннан әрнеп карап калды…

Әле бик иртә булуга карамастан, Рәсимнең әти-әниләре йокыдан торганнар иде инде. Түр башындагы өстәл өстендә пар бөркеп, самовар җырлап утыра, карт белән карчык сөйләшә-сөйләшә иртәнге чәйләрен эчеп утыралар. Алар улларының бик иртә килеп керүен күргәч, икесе дә шым булдылар.

— Хәерле иртә, әткәй-әнкәй! — дип дәште Рәсим һәм кулларын юып, чәй өстәле янына ашыкты. Әнисе яраткан улына чәй салып бирде. Барысы да кәефсез генә, берни дә сөйләшмичә, иртәнге чәйне эчтеләр. Чәй эчү тәмам булгач, әнисе малаена таба борылып утырды.

— Йә, улым, сөйләп җибәр инде! Ник болай иртә өеңнән чыгып киттең?!

Малае үзенә кирәген сөйләп бирде. Шулчак әтисе сүзгә килде:

— Нәрсә, малай актыгы, аңламыйсыңмы? Син утызынчы яшең белән барасың, ә хатыныңа егерме дә юк. Өй эшләрендә булыш бераз! Никахлы ир белән хатын тормыш йөген бергәләп тартырга тиеш! Аллаһы Тәгалә кушканча яшәсәң, барысы да тәртиптә булыр иде! Гаиләнең ныклыгы, бәхете синең үзеңнән тора! Әниеңне тыңлама, ир була бел! – дип кычкырды.

Аннан хатынына таба борылып:

— Ә син, адәм актыгы, улыңны хатынына каршы котыртудан тукта! Ни өчен намаз укыйсың? Икегез дә шуны белеп торыгыз, Аллаһы Тәгалә каршына барып баскач, җавап тотасыбыз бар! Мин сине, улым, күз карасыдай сакладым, дөрес тәрбия бирергә тырыштым! Сез начар булганга шулай була! Бәхетсезләр сез! Гаепсез хатынны да бәхетсез итәргә тырышасыз!

Вахит карт дулады-дулады да өйдән чыгып китте. Бераз тынычлангач, бәрәңге бакчасыннан бозауга үлән йолкып керим дип, бакчага китте. Ире чыгып китү белән карчык чәрелдәп җибәрде, яман сүзләре белән тагын улының башын катыра башлады.

— Менә, улым, күрдеңме инде! Баштан ук әйттем бит мин сиңа, башыңа утыртма дип! Хәзер өреп тә төшерә алмыйсың! Авыр туфрагы җиңел булсын, Гали агаң тикмәгә генә яшь чагында Нәфисәне ташлап читкә чыгып китмәгәндер, — дип явыз карчык элек булдыксыз Зимагур дип тиргәгән Галидән яхшы Гали ясарга маташты. Ирлегеңне күрсәт аңа! Ир йодрыгы тәмен дә татысын бераз! Бик сикермәсен, бастыр син аны! Без яшь чакта кечкенә арба белән балаларыбызны тартып басуга утауга чыгып китә идек. Кайвакыт басуда унар арба басып тора иде. Үзегезне генә калдырып басу буйлап китә идек. Һе, аның гына баласы елак имеш! Йорттагы бәрәңге бакчасын да утамый бит! – дип чәрелдәде карчык, яшь чагындагы авыр тормыш ачуын яшь киленнән алырга теләгәндәй.

Рәсим әнисенең чәңгелдек эт кебек өргән сүзләрен тыңлап торды-торды да колхоз идарәсенә китеп барды. Дөресен генә әйткәндә, карчыкның котыртулары аның җен ачуын чыгарды.
Вахит карт мәчеткә җомга намазына киткәч, каенана килен янына юнәлде. Йортка кергәч, әүвәл бәрәңге бакчасына, абзарга сугылды. Бөтен нәрсәне күзләре белән капшап чыккач кына, өйгә керде. Өй эче пөхтә итеп җыештырылган, ялт итеп тора, идәннәр юылган, өйгә тәмле аш исе таралган. Бала өстендәге киемнәр дә чиста. Гайшә килеп кергәндә, Сәрвиназ сабыен имезә иде. Каенанасын күргәч, изелеп йоклаган нарасыен бишеккә салды. Эчкерсез килен, каенанасы янына килеп, ачык йөз белән елмаеп эндәште:

— Нихәл, әнкәй? Исән-сау гына йөрисеңме? Түрдән уз, утыр әйдә! Әле яңа гына ашым пешеп чыкты, чәем дә әзер! Табынга якынрак кил, әнкәй, дип аш сала башлады.

Килене болай матур итеп каршы алыр дип һич уйламаган иде карчык. Бер яхшы сүз әйтә алмыйча, ишек төбендә таптанып торды ул. Сәрвиназ:

— Нишләптер Рәсим төшке ашка кайтмады. Берәр ашыгыч эш килеп чыккандыр? – дигән иде, карчыкның буасы ерылды. Ул, йөгереп килеп, килененең күз алдында йодрыкларын селки башлады:

— Менә сиңа ир, булдыксыз нәмәрсә! Атнасына бер мәртәбә сыер савып, көтү куасың икән, бәрәңге бакчаңда кеше буе алабута үсеп утыра. Улымның башын ашыйсың! Син арага кермәгән булсаң, менә дигән кызга өйләнгән булыр иде. Хәерче! Атаң анаңны белеп ташлаган икән! Сез рәхәт күрсәтә торган токым түгел дип күпме әйттем улыма! Тыңламады, син аны аздырдың, ялкау хөрәсән!

(Дәвамы бар)

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 723

Комментирование запрещено