Кайнана тавышына бала куркып уянды да аңардан да зәһәррәк итеп елап җибәрде. Сәрвиназ, йөгереп килеп сабыен кулына алып, күкрәгенә кысты… Аның күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Ә Гайшә карчык дулады-дулады да, ишекләрне шартлатып ябып, чыгып китте.
Шулай бу күңелсез көн үтте, кич булды. Дөньяны төнге караңгылык пәрдәсе ябып килә, кичке эшләр дә төгәлләнгән, тик Рәсим генә һаман кайтмый. Бәхетсез хатын кызчыгын йоклатты да тәрәзә янына барып басты, тилмереп, ирен көтә башлады.
Бераздан Сәрвиназ, тәрәзә төбенә башын куеп, йокымсырап китте. Бик каты ишек дөбердәткән тавышка сискәнеп уянды, сикереп торды, тик караңгыда һәм куркудан ишекне таба алмый йөдәде. Бераздан:
— Кем бар анда? – дип сорады.
— Ач, дуңгыз… нәрсәкәй! Хәзер мин синең җаныңны авызыңнан тартып алам… – дип акырды Рәсим ишек артыннан. Ишек ачылуга хатыны өстенә сикерде:
— Бетешкән нәмәрсә, йоклап туймадыңмени һаман?! Хатынын эләктереп алды да бугазына ябышты. Ир мескен хатынны йөзе күк булганчы буды, тәмам үлә башлаган иде, кычкырып елап җибәргән бала тавышыннан гына Рәсим акылына кайтты. Икесе дә тынып калдылар. Бугаздагы бармаклар бушый төшкәч, Сәрвиназ ирен этеп җибәрде дә сабые янына йөгерде, бишегеннән суырып алып, күкрәгенә кысты. Бер мәлгә тынып калган ир, хатыны өстенә йодрыгын төйнәп кыйнарга дип килә башлагач, Сәрвиназ урамга чыгып йөгерде. Ярсыган исерек аның артыннан куа китте, тик нәрсәгәдер абынып егылды һәм башын бәрде, хатын ыңгырашкан тавыш кына ишетеп калды, арттан куып килүче күренмәгәч, күршедәге ялгыз яшәүче Хәят әбинең тәрәзәсенә чиртте. Әбекәй уяу иде, торып ишеген ачты һәм качакларны өенә кертте.
— Ни булды, балам? – дип, борчылып сорады ул.
Сәрвиназның күңеле тулган иде, кычкырып елап җибәрде. Бераз тынычлангач, Хәят әбигә барын да сөйләп бирде.
— Кызым, исерек чагында иреңә бер сүз дә әйтмә. Айныгач кына сөйләш. Чөнки котыртмавың хәерлерәк булыр, — дип киңәшләрен бирергә ашыкты.
Сәрвиназ кызын Хәят әбигә калдырып сыерын сауды, көтүгә куды. Менә өйдән Рәсим килеп чыкты. Ир белән хатын бер-беренә усал бүреләр кебек карашып алдылар. Ике арадагы тилерешеп яратышулар, ике араны бәйләп торган мәхәббәт җепләре бу узган төндә шартлап өзелгән, аның урынына йөрәкне куырып ала торган ниндидер шыксыз салкынлык, дошманлык хисе барлыкка килгән иде…
…Рәсим Язиләне колхозга хисапчы итеп эшкә алды. Кыз башлы иде. Эш серенә бик тиз төшенде. Ачык йөзле, ымсындырып, елмаеп, үзенә чакырып тора кебек тоела иде. Колхоз эшләре буенча икәүдән-икәү машинага утырып чыгып китәргә дә туры килә иде, әлбәттә.
Сабантуйлар узгач булды бу хәл. Әлеге дә баягы, Сәмигулла таягы, дигәндәй, алар, район үзәгендә эшләрен тәмамлап, авылга кайтырга чыктылар. Җәйге көн бик матур. Урман эчендәге тигез, шома юлдан “Волга” машинасы җилдертә. Руль артындагы Рәсим йокымсырап кайтучы Язиләгә күз салгалап ала. Бераз баргач, машинасын борып алып, урман эченә кереп китте һәм яфракларын лепердәтеп утырган каеннар арасында туктатты. Шулчак Язилә күзләрен ачып җибәрде һәм як-ягына каранды. Рәсим кызны йотардай булып карап тора иде.
Уянганын күреп, машинадан төште дә, Язилә ягындагы ишекне ачып, кызның кулыннан алып, машинадан чыгарга булышты, сүз әйтергә дә бирмичә, шашып-шашып үпте һәм күтәреп каен төбенә китереп салды. Кыз, шуны гына көткән кебек, ирнең хайвани хисләренә буйсынды. Алар туйганчы үлән өстендә тәгәрәштеләр. Бары тик кояш баеп, караңгы төшә башлагач кына, кайтыр юлга чыктылар.
Нәкъ шушы вакытта Сәрвиназ бакчасыннан чәчәкләр өзеп өенә керде һәм вазага урнаштыра башлады. Шулчак туйга бүләк ителгән ваза аның кулыннан төшеп китте. Нәфис чәчәкләр аяк астына сибелештеләр, ә ваза кыйпылчыклары идәнгә тәгәрәштеләр. Әйтерсең лә шушы мизгелдә Сәрвиназның саф сөюдән башланып киткән тормышы челпәрәмә килеп уылды, тәүге мәхәббәте аяк астына салып тапталды. Сәрвиназның йөрәге нидер сизенгәндәй, авырттырып чәнчеп куйды. Ул ирексездән елап җибәрде…
Ә Рәсим белән Язиләнең шундый гадәтләре бик еш кабатлана торды. Ирнең гаиләгә карата карашы яхшырмады, киресенчә, начарлана гына барды.
Ә беркөнне Рәсим, Язиләсен алып, ял йортына китеп барды. Йорт хуҗалыгының авыр йөген тартып бару, Назирәне тәрбияләү – барысы да Сәрвиназ өстенә калды. Бичара бу өйдә ялчы булып яши иде. Беркөнне Гөлфәния килеп, сеңелесен тиргәп китте.
— Ничек чыдыйсың бу әшәкене? Әллә үз өең юкмы? Кайт! – дип орышты ул аны. Шуннан соң Сәрвиназ озак уйланып йөрде һәм шундый карарга килде: ул бит үзе теләп тормышка чыкты, ә хәзер барын да ташлап кайтып китсенме инде? Кызын ятим итсенме? Үзе дә бит әтисез үсте. Түзәргә, сабыр итәргә кирәк.
Рәсим сөяркәсе белән бер ай ял итеп кайтты. Ул кайтканда Назирә тәпи йөри башлаган иде. Әти дигән кеше моңа әһәмият биреп тормады, авызындагы ике тешен күрсәтеп, тып-тып йөгереп килгән сабыйга дәү генә курчак китереп тоттырды да, эшем бар дигән булып, идарәгә китеп барды.
Чираттагы яз Сәрвиназ өчен күңелле түгел иде. Авыл халкы Сабан туена барганда, Сәрвиназ, хурланып, йортыннан чыкмады. Төркем-төркем булып мәйданга ашыгучы халыкны тәрәзә челтәре аша күзәтеп калды. Аннары, сабыр савытлары тулып, кызчыгын күкрәгенә кысып, кычкырып-кычкырып елады.
Ул кичтә, ире таң әтәчләре кычкыра башлагач кына кайтты. Сәрвиназ, гадәттәгечә, ирен көтә-көтә арып беткәч, урынына барып ятты да, башын мендәргә куеп, йоклап китте.
Күп тә үтмәде, баш очындагы тәрәзәгә шакыган тавыш ишетелде:
— Кызым, Сәрвиназ, тор балам, ирең кайта, — дигән тавыш ишетеп, күзләрен ачты һәм сикереп торып утырды. Бу тавыш мәрхүмә әнисе тавышы иде. Димәк, сөекле әнисе аның ничек газапланып, кадерсез, эт типкесендә яшәгәнен күреп, үзәге өзелә, барын да күреп, белеп тора! Туктале, мин бит саташа башладым бугай, дип уйлап куйды ана. Әгәр мин акылдан язсам, бәгырь җимешем ни эшләр? –дип уйлап бетерергә өлгермәде, исерек ире бар көченнән ишеккә китереп типте.
— Ач, убыр! Күрмәгәнеңне күрсәтәм хәзер! — дип акырды. Сәрвиназ дәшми-тынмый гына ишекне ачып җибәргән иде, ире атылып кереп, бала башы кадәре йодрыгы белән хатынының күз төбенә китереп сукты.
— Хәзер сорап та тормыйча ишек ачасыңмыни? Себерке, сөяркәң килергә тиеш идемени? Бирермен мин сиңа сөяркә, күрсәтермен хәзер! Рәсим башын каплап идәнгә бөгелеп төшкән хатынын каты туфлиләре белән арыганчы типкәләде.
Сәрвиназ тик: “Балабыз хакына үтермә, Рәсим!” — дип ялынды. Ир аның саен котырды, мин сине хәзер буып үтерәм әле, дип, бүлмә буйлап бау эзләп маташты-маташты да, караватына барып ауды һәм гырылдап йоклап китте.
…Әллә агу эчеп котылыйммы, — дип, эчен тотып ятты канга баткан Сәрвиназ. Бераз хәл алгач, өстәл янына шуышып килде дә, урындыкка тотына-тотына, аягына басты, шкаф ишеген ачып, кулына аш серкәсе салынган шешәне алды. Шундый җәнҗал тавышына йокыдан уянып, тын алырга куркып яткан Назирә “әннә” дип эндәште һәм елап җибәрде.
Хатын, аңына килеп, шешәне үз урынына куйды, нәни кошчыгын кулына алып, күкрәгенә кысты һәм аңа кушылып үзе дә елап җибәрде. Тәне-башы авыртуга түзәрлек түгел иде. Ул, гырылдап йоклап яткан нәмәрсәгә карап:
— Бәдбәхет, кеше җәзалар өчен дөньяга килгән нәрсәкәй! Үзеңә үзең чокыр казыйсың син! Күрәселәрең алдадыр әле! – дип кабатлады…
Рәсим эшкә киткәч, Сәрвиназ, кызын күтәреп, Хәят әбигә керде. Ул, күз яшьләренә буыла-буыла, барын да сөйләде. Карчык:
— Кызым! Көндәшеңнең кулы уйнаган, күренеп тора! Ул азгын иреңнең башын да бутый. Начар эш белән шөгыльләнә — үзен сөйдергән, синнән биздергән. Сак бул, балам! Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын инде! – дип башын чайкады.
Авыртуларга, әрнүләргә түзеп, Сәрвиназның өч ел гомере үтеп китте. Дөньяга тугач ук атасына кирәкмәгән Назирә үскән кыз инде. Ул, әтисе янына килеп, “әтием” дип сырпаланмый, киресенчә, куркып, бер читтә басып торырга тырыша иде.
Шушы гомер эчендә Язиләләр урамында затлы кирпечтән салынган таш йорт үсеп чыкты. Рәсим колхоз чутыннан сөяркәсенә салдырды аны. Алар ел саен парлашып ял йортына барып кайталар. Кыскасы, типтереп кенә яшиләр!
Язилә балага узган, дигән сүз таралды авылда. Тугыз айдан ул тупырдап торган ир бала тапты. Малае туу шатлыгыннан Рәсим көне-төне эчте. Ул инде симерде, корсак үстерде, ә битләре һәрчак чөгендер төсле кып-кызыл иде. Канәгать төстә һәрвакыт кикереп кенә йөри, ике йорт арасында кадерле кунак булып рәхәтләнеп яши бирә. Сәрвиназ аның кайчан кайтасын беркайчан да белми, нинди кыяфәттә, нинди кәефтә кайтып керер — билгесез.
Беркөнне исерек Рәсимне өйгә шофёры Гадел китереп куйды. Хуҗа күбрәк эчкән күрәсең, өске киеме косык белән пычранган иде. Гадел ирне өйгә алып кергәч, хатыны киемнәрен салдырып, юындырды. Гадел Сәрвиназга чиста киемнәр кидерергә, урынына яткырырга булышты.
Көтмәгәндә Рәсим башын мендәреннән калкытты да:
— Гадел, бу убырны сиңа бирәм! Теләсәң нишләт! — диде һәм имән бармагын күтәрде дә, — бер тиенемә дә кирәк түгел. Бетсә ни дә, торса ни. Минем хәзер Язиләм белән улым бар! — дип, хатынына дошман икәнлеген белдереп, мендәргә капланды. Шулчак Гадел ап-ак булып агарынган Сәрвиназга бераз тутырып карап торды да түзмәде, Рәсимне караватыннан өстерәп төшереп уңлы-суллы яңакларга кереште:
— Менә монысы — Сәрвиназ өчен, монысы — аталы ятим булып үскән Назирә өчен! Киңәшем шул — бүтәнчә гомердә дә кызың белән хатыныңны рәнҗетмә, пакыч кулларыңны аларга күтәрмә! Яисә үз кулларым белән бәреп үтерәм син кабәхәтне. Яшьли алдап үзеңә караттың да, хәзер кирәге калмадымыни? Сәрвиназның башындагы бер бөртек чәче генә коелсын, өстегездән язып бирәм! Чөнки бөтен кыңгыр эшләрегезне беләм мин! Язиләңне дә, үзеңне дә төрмәдә черетәм, малаең барлыгын да онытырсың! Әгәр дә мин әйткәннәргә колак салмасаң, кара, җавап тотарга туры киләчәк! — дип чыгырыннан чыкты. Чыгып киткән иде инде, борылып керде дә:
— Мин синең башыңны әллә кайчан төрмәдә череткән булыр идем дә, кызың белән Сәрвиназ хакында гына сабыр иттем. Гөнаһсыз кешеләргә авырлык китерәсем килмәде, — дип пичәт сукты.
Булып узган вакыйгалардан соң Рәсим тынды кебек. Сәрвиназга күрсәтәсен күрсәтеп бетергәнме, Гадел сүзләреннән шикләнгәнме, билгесез. Алар Язилә белән колхоз байлыгын җитәрлек урлап кесәләрен калынайтканнар, күрәсең. Кыңгыр эшләре ачылганчы диптер инде, Язиләсе белән улын алып, Себер якларына ычкындылар. Колхозчылар аның урынына читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Гаделне колхоз рәисе итеп сайлап куйдылар.
Бала белән ташлап калдырылган Сәрвиназның язмышы нәкъ мәрхүмә Нәфисә апа язмышына охшап калды. Ул үз эченә бикләнде, кеше арасына чыгып йөрергә оялды. Беркөн бик каты башы авыртып ята иде, көтмәгәндә каенанасы килеп керде. Гайшә карчык Сәрвиназны эт итеп тиргәп ташлады.
— Хәерсез нәмәрсәкәй! Йоклый-йоклый ирсез калдыңмы? Шул кирәк сиңа! – дип җикеренде. — Бу малаемның эшләп тапкан хәләл малы, — дип өйдән үзенә ошаган әйберләрне букчасына тутыра башлады. Сәрвиназның торып карчыкны өйдән куып чыгарырлык хәле дә, теләге дә юк иде. Аның күңеле үлгән, сүнгән күзләрен стенага төбәп тик ята. Тик хәлсез тавыш белән:
— Әнкәй, ниләр кирәк, барын да алып кит, кабереңдә елан булып муеныңа уралсын! – дип кенә әйтә алды.
— Әх син, явыз хатын! Ниткән әнкәй булыйм тагын?! Син миңа беркем дә түгел! – дип, идән уртасында биеп-биеп акырды Гайшә карчык һәм чыгып китте.
Шулай итеп, Сәрвиназ балалы ташланган ялгыз хатын булып калды.
Язмыш аны бик каты сынады: төнлә Сәрвиназның йорты, каралты куралары янып, көл булды. Шарт та шорт иткән тавышка күзен ачып җибәрсә, тораташ булып катты – бөтен җирдә төтен, бәхеткә, өй эченә ялкын үрмәли башлаган гына иде әле. Ходайның рәхмәте, кызы белән уттан чыгып кача алдылар. Бер кат күлмәктән урам уртасында басып калгач, чарасызлыктан туып-үскән нигезенә кайтып егылды.
Авыл халкы шундук “Рәсим хакында ачу куудан булган хәлдер бу”, — дип фаразладылар. “Бер гөнаһсыз Сәрвиназ белән сабый бала гына кызганыч”, — диештеләр.
Менә шулай Сәрвиназ белән Назирә туган йортта яши башладылар. Хәсрәтеннән бик елады Сәрвиназ. Ә беркөн әнисен төшендә күрде. Аның йөзе бик борчулы иде: “Кызым, иреңне каргама! Каргыш уртак була ул. Балаң турында гына уйла!” – диде дә юк булды.
Ни кызганыч! Тәкъдир дигән нәрсә Сәрвиназга мәхәббәт һәм бала бүләк иткән булса, бер-бер артлы алуын дәвам итте.
Беркөнне, хәсрәтләрем бераз таралмасмы дип, Сәрвиназ урман-болыннарда йөреп килергә теләп, кызы Назирәне үзе белән алмады, Гөлфәния апасының игезәк уллары – Илсур белән Вилсурга ышандырып калдырды. Йөри торгач, елга буена килеп чыкты. Елганың икенче ягында биек тау – халык телендә “Изгеләр тавы” дип атала. Бик күпләр, тау астыннан чыккан Изгеләр чишмәсе суын эчеп, шифа алалар иде.
Аннан Сәрвиназ тау башына менде, кыйблага карап утырды да, догалар укып, теләкләр теләде. Ләкин ярсу, нәфрәт тулы йөрәге тынычланмады, кычкырып елап җибәрде:
— И, газиз Аллаһы Тәгаләкәем! Туганчы ук дөньяга ятим итеп җибәргәнсең, хәзер дә балам белән ялгыз калдырдың! Нинди гөнаһларым бар! Алар байлыкта йөзә, дөнья рәхәтен татыйлар. Раббым, бер Аллаһым! Башларын бетер шул мөртәтләрнең! Бу сүзләрдән хатынның ачуы көчәеп, ярсуы тышка бәреп чыкты. Ул кыйблага карап утырган килеш ирен каргады. Төшенә кереп, газиз әнисенең кисәтеп әйткән сүзләре бөтенләй хәтереннән чыккан иде, бу мизгелдә аның акылы белән нәфрәт, ачу, дошманлык хисе хәрәкәт итә иде. Кызганычка, куркыныч сүзләре шундук күккә ашкан, күрәсең…
Кинәт ул акылына килде, йөрәге ниндидер курку, эч пошу белән тулды.
Сәрвиназ йөгерә-йөгерә өенә кайтты. Аларның капка төбендә кеше җыелып тора иде.
— Нәрсә булды! Әллә бер-бер хәл бармы?! — дип борчылып сорады ул. Ләкин аңа җавап бирүче табылмады. Тик күршеләре Фәһимә апа гына:
— Кызым, Сәрвиназ! Бар, өеңә кер инде. Анда сине көтәләр! – диде. Ә күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде.
(Дәвамы бар)
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек»
Просмотров: 691