Берәү аңламас розаларның хуш исен дә,
Икенчесе әче үләннән бал табар.
Кемгәдер тиеннәр бирсәң — гомере онытмас,
Кемдер, гомереңне бирсәң дә, җан атмас.
Нигәдер бу язмамны моннан мең ел элек яшәп иҗат иткән шагыйрь, шул гасырның хөрмәтле һәм дәрәҗәле, бөек галиме Гомәр Хәйямнең дүрт юллык шигыре белән башлап җибәрәсе килде. Уйлап-уйлап утырасың да исең китә — мең ел вакыт узса да, адәм баласы бер дә үзгәрмәгән икән. Аңлаган кеше генә аңлар моны.
Егерме елга якын Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп, тугыз буын балалар үстереп, зур тормыш юлына озатканбыз. Бер авыз татарча белмәгән сабыйларга, Аллаһы Тәгаләнең әманәтен үтәп, милли җырларны өйрәтеп, бишек җырларын җырлатып, ана теленә гашыйк итәрлек көч куеп, күпме гомер узганын сизми дә калганбыз. Һәр балага да уңай юл табып, ата-аналарына да ярарга тырышып, күпме иҗат юлын кичкәнбез. Әйе, бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Рольләр өләшкәндә, һәр баланың нәрсәгә көче җиткәнен карыйсың. Ярый ла, әти-әниләре татарча аңлап, ярдәм итә алсалар. Шулай булуга да карамастан, балаларыбыз да, ата-аналары да, бигрәк тә әби-бабалары рәхмәтләрен белдереп торалар. Чөнки бу балаларның күбесенең тормыш юллары Татарстан белән бәйле булды.
Төрлесе төрле якта яшәсәләр дә, үсмер чакта ишетеп калган милли моң, ана теле, татар рухы йөрәк түрләренә сеңеп калганына ышанам.
Менә тагын бер буын — өч яшьтән унбиш яшькә кадәр балалар үсеп килә. 24 ноябрьдә “Автоград” мәдәни үзәгендә “Ак калфак” дип аталган концерт программабыз да гөрләп үтте. “Өч кыз” татар халык әкияте нигезендә әзерләнгән сценарий бик тә уңышлы килеп чыкты. Концертыбызның беренче бүлеге — бала чаклары күренеше, икенче бүлеге — буй җиткән кызлар-егетләр, ә соңгысы, әниләренең хәер-фатихасын алып, бәхеткә ирешү юлы турында иде. Залда утырган әниләрнең мөлдерәп чыккан күз яшьләре безнең өчен зур бәя булды.
Концертта катнашкан һәр бала — аерым-аерым бер талант иясе. Шулар арасында Илсөя Аббязова турында берничә сүз язып китәсем килә. Беренче “Язлар моңы” фестивалендә әнисенең карынында булган бала — бүгенге көндә моңлы тавышлы, тыйнак, чын татар кызы үрнәге. Аның сеңелесе (тәпи йөри башлаганнан бирле безнең арада) – сигез яшьлек Әминә дә апасыннан бер дә калышмый. Җырлаганда йомшак ягымлы тавышы, татарча матур итеп шигырь сөйләве белән аерылып тора ул.
Ә менә биш яшьлек Захар Дусов, катнаш гаилә баласы булуга карамастан, ватып-җимереп булса да, өч куплетлы татарча шигырь сөйләп, барлык алкышларны үзенә алды. Ул өч яшеннән хорда җырлый.
Руслана Баткаева безнең коллективка беренче тапкыр 4 яшьлек чагында көнчыгыш биюе белән килеп керде. Хәзер аңа 10 яшь һәм ул озын кара чәчләрен ике толым итеп үрдереп куя да, татар биюен җиренә җиткереп, биеп ала. Карап торсаң, аның тәне генә түгел, күзләре дә бии сыман.
Абыйлы-энеле Әмир белән Ислам җырлаганда, бер-берсе белән ярышып, сәхнәне җанландырып торалар.
Әминә Бесаева — чын артист безнең. Ул, үзенең һәр роленең мөһимлеген сурәтләп, һәрвакытта да, бик оста итеп башкарып чыга.
Бүгенгесе көндә татар автономиясе каршында эшләп килгән “Идел” ансамбленә даими рәвештә 20-25 бала йөреп тора. Шуның унбишесе концертта катнашты. Һәрберсе турында яза башласам, гәҗитнең дүрт бите дә җитмәячәк. Ә талантлы балалар бездә бик күп. Алар турында тулырак итеп киләсе мәкаләләрдә танышырбыз…
Зөлфия ГАЛИХАНОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 589