Язгы гөлем син, Сәрвиназ! (Хикәя)

35f50d6b6af278ddfaa72ad1d0d148195нче бүлек

Ниндидер хәвеф-хәтәр булганын сизенеп, Сәрвиназ өйгә атылып керде һәм телсез калды. Идән уртасына куелган караватта аның бәгырь җимеше, бердәнбере, газиз йөрәк парәсе, дөньядагы иң кадерле юанычы – кызы Назирә үлеп ята иде…

Баланың бөтен җире кап-кара күмер кебек көйгән, пешкән иде. Сабыен шундый хәлдә күргәч, бичара ананың һушы китеп, гөрселдәп ауды.

Сәрвиназ өйдән чыгып киткәч, апасының шук малайлары бакча башындагы елга буена төшеп, учак якканнар. Шунда Назирәнең күлмәгенә ут капкан. Ул пешә башлагач, торып йөгергән. Йөгергән саен ут көчәйгән, һәм бала пешеп үлгән.

Һушсыз яткан Сәрвиназның аңына килүен көтмәделәр, сабыйны җирләделәр. Хәзер инде зиратта өченче кабер пәйда булды. Назирәнең өчендә генә Сәрвиназ ныгытып аңына килде. Ул Гөлфәниядән ни булганын төпченеп сорашса да, бу хәсрәтне йөрәге кабул итмәде, акылын җуйды. Апасы аны бернинди больницага алып бармады, Хәят әбине алып килеп, өч көн өшкертте. Ак әби киткәндә болай диде:

— Гөлфәния, сабыр ит, аңа вакыт кирәк, сеңелең үз акылына кайтыр, Иншалла! Әгәр ярдәм кирәксә, чакырырсыз, килермен!

Хәзер Сәрвиназ балалар хөкеменә төште, курчак уйный башлады. Үз кызын дусты итеп чакыра:

— Назирә, монда кил, дустым! Әйдә, уйныйк! Мине ялгыз калдырып китмә түлке, мин куркам! Рәсим дигән кеше килеп кыйнамаса иде безне! Ул минем башымны кыйнап авырттыра! Уф!.. Тү¬зәр хәлем калмады…

Шундый әче хәсрәтләргә түзә алмыйча, Гөлфәниянең чәчләренә бәс сырды. Фазыл җизнәсе дә балдызын кызганды. Алар аңа җил-яңгыр тидермәделәр, бик яхшы тәрбияләделәр.

Гадел хәл белергә килгәч, Сәрвиназ янына йөгереп килгән иде:

— Син кем буласың? Мине коткарырга килдеңме? Аннан серле генә итеп як-ягына каранды да:

— Рәсим дигән кеше мине буарга тели! Зинһар, мине монда калдырма, үзең белән алып кит! Мин беләм, син бик яхшы кеше! Мин монда куркам! – дип пышылдады.

Гадел бу хәлләргә түзә алмады, елап җибәрде. Шулай да, күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп:

— Сәрвиназ, терел генә! Мин сине беркайчан да калдырмам, үзем белән алып китәрмен. Сине беркем рәнҗетә алмас! Бәхетең алда әле синең, – дип юатты.

Җәйге иртәләрнең берсендә Гөлфәния Сәрвиназны ашатырга дип бүлмәсенә керсә, сеңлесен тапмады. Йортка йөгереп чыкса, Сәрвиназ капка баганасына сөялеп баскан да җанны телгәли торган сагышлы җыр җырлап тора:

…Кавышулар шатлык булса,
Аерылышу бик яман!..

Аның йөрәккә үтеп керердәй моңлы тавышы Гөлфәнияне тетрәндерде.

— Әйдә, сеңелкәем, өйгә керик! Мин сиңа ашарга әзерләдем! Сәрвиназ, онытылып, апасына карап торды да:

— Син бит минем әнием, бик яхшы кеше. Миңа кызым дип дәш! – дип куйды, шундук авызын турсайтты да:

— Әй лә, кермим! Ашыйсым килми! Салкын су эчәр идем, эчем яна! — диде күңелсез генә.

Ике ел чирләде, Сәрвиназ. Терелүе кинәт булды: йокыдан иртәрәк уянып китте. Таң алды.Сәрвиназ камил акылында иде бугай. Бүлмә караңгылы-яктылы. Шулчак бүлмә уртасында ап-ак сакаллы бабай пәйда булды — башында ак чалма, өстендә яшел чапан, кулында Коръән төсле калын китап. Ак бабай, күзләрен ачып, дәшми-тынмый гына аны күзәтеп яткан Сәрвиназ янына килде дә, өстенә иелеп, ниндидер догалар укып, башыннан аягына таба сыпырды.

— Кызым, озак чирләдең. Хәзер терел, аякка бас, яшәү турында уйла! Балаң хәзер бик еракта инде, аның урыны җәнәттә! Шуннан соң ак бабай ишеккә таба юнәлде һәм ак томан арасында юк булды. Өч көн килде ак бабай Сәрвиназ янына. Алар үзара тел белән түгел, аң-зиһен аша аралаштылар. Соңгы көнне:

— Менә хәзер терелдең инде, тәмам савыктың! Тор, әйдә, эшкә тотынырга вакыт! – диде бабай. Сәрвиназ түзмәде:

— Бабай, син кем буласың соң?! – дип сорады.

— Мин юлсызларга юл күрсәтүче. Туры юлдан читкә тайпылучыларны туры юлга күндерүче. Бәлагә таручыларга ярдәм итүче булам, кызым, – дип әйтте дә юк булды.

Аллага шөкер, Сәрвиназ шул көннән акылына кайтты. Ул шундук торып, тәһарәтләнде, чиста киемнәр киде һәм зиратка китте. Гөлфәния бу көнне сәер төш күреп уянды. Сәрвиназның бүлмәсенә керсә, ул юк. Йортка чыгып, бөтен җирне карап чыкты, ләкин сеңлесен таба алмады. Аяклары ирексездән зиратка таба атлады. Барып керсә, сеңлесе кызының каберен сыйпап утыра.

— Тыныч йокла, балам, урының оҗмахның түрендә булсын! Берүк рәнҗемә! Саклап бетерә алмадым шул сине, кызым. Мәңгелек йортта бергә булырга язсын, Ярабби! Бәхил бул, күз нурым! — дип күтәрелде һәм сабыр гына аңа карап торган Гөлфәния апасын күреп алды. Апасы аны саташып йөри дип уйлаган, күрәсең, ул сеңлесенә карап:

— Әйдә, сеңелкәем, әйдә! Хәзер өйгә кайтыйк инде, — дип кулыннан алды.

— Әйдә, кайтыйк, газиз әниемне алмаштырган апам минем! Кайгырма, мин бит терелдем инде, Аллага шөкер! Зиратка йөрәк җимешем белән бәхилләшергә дип кенә килгән идем. Син кушканча, мәетләрне артык борчып йөрмәм, – диде дә апасын кочаклап алды.

Бу вакыйгалардан соң Сәрвиназ үз акылына кайтты һәм тәмам савыкты, аңарда башкаларны дәвалау көче ачылды. Ул авылда җиде ел йөри алмый яткан Габидулла аганы аякка бастырды. Бәби таба алмаучы хатын-кызларга ярдәме тиде. Тора-бара даны еракларга таралды, хөрмәт иясенә әверелде.

Сәрвиназ югары уку йортына кереп укыды, белем алып, табибә булып кайтты. Гадел белән дә аралары яхшырды, туганнарча аралашалар.

Рәсимгә килгәндә, әтисе дөнья белән хушлашты, сеңлесе Җәмилә дә озак тормады, иренең юньсезлегенә түзә алмыйча, үз теләге белән якты дөньяны калдырып китте. Әнисе берьялгызы торып калды. Рәсим Язиләсе белән Себергә китеп урнашкач, уллары Данирга иптәшкә кызлары Дилбәр туды. Дөньялары түгәрәкләнде инде дип яшәп ятканда, юл һәлакәтенә очрап, Язилә белән Данир вафат булдылар, ә Рәсим ике аяксыз калды, гарипләр арбасына беркетелгән булып, кызы Дилбәр кулына калды. Шәһәр тормышы авыр булганга, аны авылга кайтардылар. Рәсим хәзер тәрәзәдән генә туган авылына карап, узган гомерен барлап утыручыга әверелде. Дөньяны бер итеп тормыш куа торган чаклары артта калды. Ба-а-ар, бар иде лә баскан җирдән ут чыгарган чаклары! Адәм баласы үз башына төшкәч кенә аңлый икән дөнья кадерен! Ниләр генә күрсәтмәде ул Сәрвиназга! Назирәгә дә яратуын бирә алмый калды. Әгәр мәңгелек йортка шушы гөнаһлары белән китеп барса, Аллаһы Тәгалә аның җанын мәңгелек утка салыр бит, дигән уйлар бораулый миен. Башында кайнаган шушы сорауларга җавап эзли, үкенү дигән әче хис йөрәген телә…

Беркөнне Рәсим, баш авыртулары кузгалгач, әнисенә инәлеп:

— Әнкәй! Хәлем мөшкел, зинһар, Сәрвиназны чакырып кил әле! – диде. Гайшә карчык та күптәнге дуамал хатын түгел иде инде.

— Ярар-ярар, балам! Үзем дә барырга җыенып йөри идем әле, — диде һәм берсүзсез галошларын кия башлады.

Төш вакыты узган инде. Көтмәгәндә ишек ачылып китте, Сәрвиназларның өенә Гайшә карчык килеп керде. Ул исәнләште дә, нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, бугазына төер килеп тыгылды. Сәрвиназ аптырап карап торуында булды, ә Гайшә һаман бер сүз әйтә алмыйча озак маташты — йөзе бер агарынды, бер күгәренде. Һич булмагач, йөгереп килеп Сәрвиназ алдына тезләнде дә кычкырып елап җибәрде:

— Сәрвиназ, балам! Мин сине тирән әрнүләргә салдым! Кылган гөнаһларым, рәнҗетүләрем өчен бәхиллә мине! Син кичермәсәң, ике дөньяда да мәрхәмәт юк миңа! – дип такылдады, елый-елый. Сәрвиназ карчыкны күтәреп урындыкка утыртты да чәй салып бирде. Ул тынычлангачрак:

— Әйе шул, Гайшә әби, бик соң аңладың мине. Миңа күрсәткән әшәкелекләрең өчен мин бәхилләсәм дә, Аллаһ хозурына баргач, барыбер җавап тотасың бар. Хәзер үзең дә аңлыйсыңдыр, бала һәр ана өчен бик тә газиз икәнлеген. Мин дә якыннарым өчен газиз һәм кадерле идем. Минем дә җаным бар иде. Нигә бу турыда баштан ук уйлый белмәдең икән? Рәнҗедем мин сиңа! Шуның өчен сиңа да газапланырга туры килә. Аллаһы Тәгалә мине кичерер, дип уйлыйм, чөнки син яраткан малаең белән икәүләп мине шуңа этәрдегез. Синең хәсрәтең хәзер күз алдыңда. Фани дөньядан да шуның белән китәрсең, белеп тор! Малаеңа да әйт — ул да үз гөнаһларына күрә газаплана! Минем аны күрәсем дә, беләсем дә килми! Барыбызны да Аллаһы Тәгалә хөкем итәр!..

Гайшә әби башка берни дә әйтмәде, башын иеп чыгып китте.

…Җәйге кич. Күңел нидер эзләп, читлектәге коштай талпына. Сәрвиназ капка төбенә чыгып утырды да, йолдызларга карап, үткән гомерен исенә төшерә башлады. Язмышы китап итеп язарлык икән бит! Гайшә карчык белән Рәсим аңа ниләр генә күрсәтеп бетермәделәр, исемен аяк астына салып таптадылар. Ләкин “Ни кылсаң да, үзеңә әйләнеп кайта” дип бик дөрес әйтә халык. Аллаһы Тәгалә язган тәкъдир дә шул булгандыр, чөнки күрәзәче хатын да, төшләре дә моңа дәлил. Ләкин ул аларга колак салмады, игътибар бирмәде, чөнки Рәсимгә бик тә гашыйк иде. Тик Аллаһы Тәгалә язган язмышны кичерергә кирәк. Уйлабрак карасаң, бармы икән соң бу дөньяда яхшылык дигән нәрсә?…

Менә шундый уйларга батып утырганда, Сәрвиназ сискәнеп китте. Төнге тынлыкны ярып, ашыга-ашыга берәү килә иде. Ә-ә, Гадел икән! Егет Сәрвиназны урамда очратырмын дип уйламаган күрәсең, бераз каушады кебек.

— Исәнме, Сәрвиназ! Хәлләрең ничек?!

— Әйбәт кенә әле, Гадел. Ни эшләр бетереп йөрисең?

— Сәрвиназ… мин сиңа… син… миңа… Егет беравык сүзен әйтә алмыйча торды. Үз хәленә кайткач, кулындагы чәчәк бәйләмен кызга сузды да:

— Сәрвиназ! Мин сиңа тәкъдим ясарга килдем… — дип бер тында теләген әйтеп салды.

— Нәрсә-ә?! — дип Сәрвиназ торып басты.

— Сәрвиназ, матурым, сиңа булган мәхәббәтем елдан-ел көчәя генә бара. Яратам бит мин сине! Гомер буе яратам. Чык миңа, гомер юлларыбызны бергәләшеп үтик! Тормыш бакчабызда гөлләр чәчәк атар, сабыйлар үсәр!..

Ул хатынның икеләнеп торуын күреп, башта кулыннан алды, карышу булмагач, баһадирдай күкрәгенә кысты, чәчләреннән сөеп иркәләде, сак кына иреннәреннән үпте.

— Язгы гөлем бит син минем, Сәрвиназ! Син миңа урау юллар аша килгән гомерлек бәхетем, сүнмәс мәхәббәтем!

— Мин дә сине яратам, Гадел! Тугры мәхәббәтең өчен рәхмәт сиңа, олы җанлы һәм миһербанлы егет! Кичер мине күп сынауларга дучар иткәнем өчен. Зинһар, кичер! Син бит минем югалган һәм яңадан табылган керсез мәхәббәтем!

Сәрвиназның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Артык күп күргән газаплардан соң бу аның беренче шатлыклы, бөтен гөнаһларын юып төшерерлек күз яшьләре иде…

Алар бушап калган төнге урам буйлап җитәкләшеп киттеләр. Төне буе сөйләшеп йөргән ике ялгыз йөрәк бу төнне гомерлек мәхәббәт ишеген ачып керделәр. Моңа бары тик тулган ай гына шаһит иде…

…Бүген матур итеп бизәлгән машинага утыртып, Гаделләр йортына килен төште. Туй машиналары, шатлыгыбызны уртаклашырга ашыгыгыз дигәндәй кычкыртып, озын сигнал биреп узган вакытта Рәсим капка төбендә гарипләр арбасында утыра иде. Билгеле, туй машинасы эчендә утырып баручы Сәрвиназны, бәхете ташып торган Гаделне күргәч, йөрәге кысып куйды. Каядыр торып чабасы, качасы килде аның. Тик бүрәнә кебек каткан аяклары аңа буйсынмадылар…

Яшьләр пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яши башладылар. Аларны күреп, сокланмаган кеше юк иде. Әйтергә кирәк, Гаделнең әти-әниләре Сәрвиназны беркайчан да хәерче, зимагур Гали кызы дип рәнҗетмәделәр, киресенчә, аларга тиң мәхәббәт, бәхет теләделәр. Гадел колхоз рәисе булып эшләде, Сәрвиназ авыл халкын дәвалады.

Нәкъ тугыз айдан Сәрвиназ Гаделгә малай бүләк итте. Сабыйга Айнур дип исем куштырдылар. Баһадирдай таза бала тормышларына тагын да ямь өстәде. Аңа ике яшь тулганда, Нәргизә исемле матур кыз алып кайттылар. Эшләп торган ир белән хатын яңа машина сатып алдылар, гаиләләре белән Сочи якларында ял итеп кайттылар. Аллаһы рәхмәте чиксез, диләр бит, авыр чакларда да кеше булып калган Сәрвиназ белән Гаделгә барын да кайтарып бирде ул!

Шулай матур гына яшәп ятканда, Сәрвиназларга кабат Гайшә әби килеп керде.

— Сәрвиназ, балам, бигрәкләр әрнешә улым! Зинһар, кереп чык әле! Табиблардан файда юк. Нишлим инде, кайда барыйм! — дип инәнде, әрнеп елады. — Синең белән бәхилләшмәгәнгә тоткын булып утырадыр, – дип өстәгәч, Сәрвиназның йөрәге түзмәде:

— Ярый, Гайшә әби! Бар, өеңә кайта тор! Хәзер барып җитәрмен! — дип озатты Сәрвиназ.
Озак көттермәде табибә, кайчандыр килен булып төшкән йорт капкасын да ачып керергә насыйп булыр икән, дип аптырады. Өйгә кергәндә йөрәге шәбрәк тибеп куйды, әйтерсең лә узган гомеренә әйләнеп кайтты.

Кайчандыр төзек йорт хәзер искергән, өй түбәсе сыгылган. Күңелендәге авыр уйлары баш калкытса да, ул үзен кулга алып, алга атлады. Ишектән килеп кергәндә, Рәсим һәрвакыттагыча арбасында утыра иде. Бермәл алар карашып тордылар. Бүген ул Сәрвиназ өчен бөтенләй ят кеше, тиле яшьлек хисләре инде күптән сүрелгән. Аның күз алдында сөмсере коелган бәхетсез кеше утыра иде.

Кайда китеп югалган кара чәчле, баһадир гәүдәле, хатын-кызны бер күз карашы белән өтеп үзенә буйсындыра алган егет?! Кайда киткән бәгырьне телгәли торган әче теле, күз алдында йодрык уйнатып, буып үтерергә әзер булган ир бәндәсе?! Аның урынына мескен гарип кайдан килеп чыккан? Һич ышанырлык түгел!

Рәсим дә әллә нишләде: ябык гәүдәле, күзләрендә курку булган кызга ни булган? Әйтерсең лә аның Сәрвиназы урынына төз буйлы, очкынлы зәңгәр күзле яңа Сәрвиназ үсеп чыккан!

Сәрвиназ кычкырып сәлам биреп, Рәсим янына килде дә:

— Рәсим! Менә мин синең каршыңда. Сөйлә сүзеңне, ник чакырдың? – диде туры карап. Рәсим, уңайсызланып, күзләрен идәнгә төбәде:

— Сәрвиназ! Миңа күп калмаган инде, дип уйлыйм, бәхилләшергә чакырдым! Кылган хата-гөнаһларым, газапларга салуым, җәзалаганнарым өчен, зинһар, кичер мине! Йөрәгемдәге авыр ташны үзем белән алып китәргә теләмим! — дип инәлде, күз яшьләрен яшермичә.

Аның шушы сүзләреннән соң Сәрвиназның күңелендә озак еллар буе сакланып ки¬гән сүзләре ташкын булып бәреп чыкты:

— Рәсим! Син миннән генә түгел, кызыбыз Нәзирәдән дә бәхиллек сора! Аның хакы да синең өстеңдә! Әйт әле, син үз гомереңдә аны кулларыңа алып, матур сүзләр әйтеп, тезләреңә утыртып яраттыңмы, чәчләреннән сыйпап назладыңмы соң?! Син бит, бала тавышын да ишетергә теләмичә, өйдән чыгып кача идең, аның алдында мине үтергәнче кыйный идең. Мин бит сезнең өегездә зимагур Гали кызы гына булып йөрдем, кеше санында түгел идем. Мине хурладыгыз сез! Әниеңә хәлле кода-кодагыйлар кирәк булды. Ул, өйләнешкән көнебездән башлап, ахыргы көнгә кадәр мине кыйнарга боерык биреп торды. Ә син, чүпрәк, акылсыз ир бәндәсе, ни кыланганыңны белмичә, типтереп яшәдең. Хәрәм байлык туплап, себеркең белән читкә качтың! Беләсеңме, мин бу этлеккә түзә алмаганга, изгеләр тавына менеп, каргадым сезне. Каргыш уртак була икән. Үзем дә сабыемны югалттым! Мин сезне беркайчан да бәхилләмәм дигән идем дә, баламны югалткач, шуны аңладым — сез кылган гөнаһлар өчен кызыгыз Дилбәр җавап бирмәсен! Чөнки ул гөнаһсыз! Ярар, минем аркада тоткын булып утырма, Рәсим! Мин сине Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бәхиллим! Хуш, рәнҗеп калма миңа…

Сәрвиназ өйдән чыгып йөгерде. Урамга чыккач, җиңел сулап, зәңгәр күктә елмайган кояшка карады, битен йомшак җил назлап үтте. Сәрвиназ, ничәмә еллар йөрәген басып торган авыр таштан котылып, җиңеләеп китте һәм тәвәккәл адымнар белән өенә, үзен яраткан гаиләсе янына кайтырга ашыкты…

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 592

Комментирование запрещено