Берничә дистә елдан артык Самара өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үткәрелә. 2020 елдан башлап, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә бөтен дөньяда чара онлайн форматта уздырыла башлады.
Олимпиадада һәм аның кысаларында оештырылган сәнгатьле итеп шигырь сөйләү конкурсында ел саен Камышлы, Шенталы, Похвистнево районнары һәм Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары катнаша.
Балаларда туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларны традицион татар мәдәнияте дөньясына тарту, сәләтле балаларны ачыклау, сайлап алу һәм үстерү максатыннан үткәрелгән олимпиаданың өлкә этабында җиңүчеләр Казан шәһәрендә узучы татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада көч сынашачаклар.
Россия президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елда шәһәребезнең «Яктылык» мәктәбе, Самара өлкәсе мәгарифне үстерү институты ярдәмендә, олимпиаданы традицион рәвештә — оффлайн форматта оештыруны яңарту инициативасы белән чыкты. Шулай итеп, 2024 елның 11 декабрендә Самараның «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы һәм татар шигъриятен сөюче укучылар арасында бәйге узачак.
Самара өлкәсенең татар авылларыннан һәм татар теле фән яисә факультатив буларак укытылган шәһәр мәктәпләреннән 8 — 11 сыйныф укучылары олимпиадада катнашырга чакырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 8 — (846) — 995-08-69.
«Бердәмлек».
Просмотров: 432