Татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар белән очрашуы узды
Чара 7 декабрьдә бик күркәм, җылы атмосферада үтте. Очрашуга Самарадан, өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән мөхтәрәм кунаклар, өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары җитәкчеләре, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры һәм укытучылары, “Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрчеләре, газета язмышына битараф булмаган укучылары килгән иде.
Мөхтәрәм кунаклар — Самара шәһәр округы администрациясенең иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр департаментының социаль юнәлештәге оешмалар һәм милли үзәкләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Александрович Долганов, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, тарихчы, Самара милли хәрәкәте активисты Шамил Галимов һәм башкалар чыгышлар ясадылар. Шулай ук кадерле кунакларыбыз арасында, Бөтендөнья татар конгрессы милли шурасы әгъзасы, «Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе, Ульяновск өлкәсе губернаторы каршындагы Милләтләр советы вәкиле Рәмис Сафин һәм туган якны өйрәнүче тарихчы, өлкә татар краеведлары советы рәисе, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины Ривгать Физулла улы Әхмәдуллов та бар иде. Рәмис Фарукович конференция кунакларын үзе җитәкләгән оешма эшчәнлеге белән таныштырды һәм өлкәдәге татар җәмгыятьләренең төрле милли чараларны күмәкләшеп, киңәшләшеп үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Сүз уңаеннан, бу юнәлештә күршеләребезнең тәҗрибәсенә күз салу безгә дә бик файдалы булыр иде.
Хөрмәтле кунагыбыз Ульян өлкәсендә чыгып килүче, шушы көннәрдә 35 еллык юбилеен билгеләп үткән «Өмет» газетасының көнкүреше турында да сөйләп узды, анда да «Бердәмлек» проблемаларына охшаш кыенлыклар булуын билгеләп үтте. Әбүнәчеләр саны кимү аларда да зур проблема булып тора икән. Моның төп сәбәбе, әлеге дә баягы, туган телне белүче буынның китә баруы, ә алмашка килүчеләрнең татар телен белмәүләре һәм белергә теләмәүләре бик аянычлы.
Кызганыч, бу фикер башка кунакларыбыз чыгышында да яңгырады. Рәмис әфәнде сүзләренчә, «Өмет»нең тиражын саклап калуда да, безнең очрактагы кебек, иганәчеләр зур ярдәм күрсәтә икән. Әмма, билгеле булганча, бушлай килгән әйбернең кадере юк. Шуңа кемдер яздырып биргән газета, көчләп таккан нәрсә кебек, каядыр ауналып йөри, яисә балык, ит тураганда җәю өчен генә кулланыла. Ә бит газетаның бер санын бастырып чыгару өчен без — редакция хезмәткәрләре күпме көч, вакыт, күз нурын түгеп утырабыз. Тырышлыгыбызның кирәк түгеллеге күңелебезне бик төшерә…
Чарада төбәгебездә төрле чорларда басылып чыккан татар газета-журналларын искә алу да урынлы булды. Самара татарлары тарихын һәм туган якны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе, милләттәшләре тарихы буенча берничә китап һәм күпсанлы газета-журнал публикацияләре авторы Шамил Галимовның чыгышын тамашачылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Мөхтәрәм кунагыбыз тарихчы Ривгать ага Әхмәдулловның тарихи китаплар язу, бу эшкә гади халыкны да җәлеп итү, финанс проблемаларын хәл итү тәҗрибәсе конференциядә катнашучылар өчен файдалы булды, дип уйлыйм.
Фәрит Хәмит улы Ширияздановның «Иске Фәйзулла авылы. Вакыт. Вакыйга. Халык» һәм Самара Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафинның «Самара абыстайлары» китапларын тәкъдим итү очрашуның тарихка багышлаган өлешен дәвам итте. Авторлар тамашачыларны китапларның кыскача эчтәлеге, геройлары белән таныштырдылар. Эш барышында килеп чыккан проблемалар турында сөйләделәр, үз тарихыңны белү мөһимлеген ассызыкладылар.
Иршат хәзрәт, сүз уңаеннан, газетаның, гомумән милли басмаларның кирәклеген билгеләп: «Мәдәнияте булмаган халык — рухсыз. Басма мәгълүмат чаралары да, китаплар кебек үк, мәдәни мирас ул. Газета телне, мәдәниятне саклау белән бергә халыкның, милләтнең барлыгын, көчлелеген, җәмгыятьтә шактый мөһим урын алып торуын билгеләү өчен дә бик кирәкле корал. Газета булмаса, безне милләт буларак танымаячаклар, күрмәячәкләр, онытачаклар. Шуңа күрә «Бердәмлек»не саклап калу – милләтебезне саклау, дигән сүз ул», — диде.
Әлеге сүзләрне куәтләп, Иске Ярмәк авылы имамы Рамил-Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим газетабызны һәрбер йортка яздырып алырга тәкъдим итте. Җирле администрация, мәчет, халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм башка оешмалар яздырган «Бердәмлек»не җае чыкканда, яки эшкә баргач кына, чиратта утырганда гына укып алырга түгел, ә өйгә яздырып алып, бөтен гаилә әгъзалары белән бергә укырга киңәш итте. Газетаның төрле елларда кичергән авырлыкларын, ул проблемаларны бергәләшеп җиңүләрне искә алды. «Ләкин, өлкә күләмендә 34 ел дәвамында чыгып килгән бердәнбер татар газетасының хәле бүгенге көндә чыннан да бик мөшкел. Чөнки 20шәр, 50шәр әбүнәче яздырган иганәчеләребез ты¬рышлыгы белән генә «Бердәмлек»не саклап калып булмаячак. Эшне, җиң сызганып, үзебездән башларга кирәк, яшь буын туган телебезне белергә тиеш. Яшьләребезнең туган телебезне онытып барулары — бик аяныч хәл», — диде. Шулай ук хәзрәт «Сәлам» газетасын «Бердәмлек»нең кушымтасы буларак чыгаруны проблеманы чишүнең бер ысулы буларак карарга тәкъдим итте. «Өлкәдә 90 меңнән артык татар кешесе яши, әгәр без бер¬дәнбер милли газетабызны саклап кала алмасак – безгә хурлык», — дип йомгаклады сүзен Камышлы районыннан килгән кунагыбыз.
Җыелышта өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, киләсе елдан башлап, “Самара татарлары” журналы “Россия татарлары” исеме астында федераль форматта чыга башлаячагын хәбәр итте. Шулай ук “Татар газетасында рус телле материаллар урынлы булырмы?”, ”Яшьләрне ничек итеп татар газетасын укырга өйрәтергә?”, “Хәзерге заман кешесен күбрәк нинди темалар кызыксындыра?”, “Бердәмлек”нең аерым интернет-версиясе халыкка кызыклы булырмы?” кебек темаларга фикер алышу үтте. Кунакларыбыз ихлас күңелдән газетабызның киләчәге өчен кайгыруларын, бәлки сәясәт һәм рәсми темаларны киметергәдер, балалар өчен махсус рубрикаларны ешрак бастырыргадыр, мәктәп укучылары иҗаты газета битләрендә урын алса, бәлки яшь буын басма чыганаклар белән дә кызыксыныр иде дигән һәм башка фикерләрен җиткерделәр. Яраткан газетабыз басылмый башласа, 35 елга якын гомер дәвамында һәр шимбә көнне күрешеп торган якын дустыбызны, туганыбызны, гаилә әгъзасын югалткандай булачак, дип сыкрандылар.
«Бердәмлек» язмышына битараф булмавыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, хөрмәтле укучыларыбыз! Киләчәктә бу киңәшләрегезне истә тотып эшләргә тырышырбыз, Аллаһы теләсә.
Конференцияләрнең гадәттәге форматыннан аермалы буларак, безнең чарада берничә музыкаль тәнәфес тә булды. Спикерларыбызның чыгышы Әлфия апа Гыйниятуллина җитәкчелегендәге «Мөнәҗәт-Нур» төркеме һәм танылган саксофончыбыз Эльвина Фәткуллованың иҗади номерлары белән үрелеп барды. Мондый яңалык кунакларыбыз күңеленә хуш килде бугай. Шулай ук газетабызның актив укучыларын, штаттан тыш хәбәрчеләрен, редакция эшендә зур ярдәм күрсәтүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләргә дә онытмадык.
Актлар залында узарга тиешле программа тәмамланганнан соң катнашучылар, чәй өстәле артына җыелышып, көн кадагындагы проблемалар, газета язмышы турында фикер алышуны дәвам иттеләр. Бераз тамак ялгап, ял итеп алгач, Шамил абый Галимов гармунын сузып җибәрде. Уен коралының моңлы тавышына кушылып җырламыйча мөмкин түгел – кунакларыбыз яраткан җырларын суздылар, ә аннан соң биешеп тә алдылар.
Кыскасы, мөһим темаларга да сөйләштек, күптән күрешмәгән дуслар да очрашты, яңа танышулар да булды. Аллага шөкер, чарага килгән укучыларыбыз барысы да күтәренке күңел белән, канәгать булып таралыштылар.
Безне зурлап, яхшы кәеф һәм күчтәнәчләр алып килгән кунакларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук әлеге чараны оештырырга, уздырырга ярдәм иткән Гүзәл Рамазановага, Фирүзә Минәхмәтовага, Лилия Шәрәфетдиновага, Алсу Әхмәтовага, финанс чыгымнарны үз өсләренә алган Ильяс Шәкүровка, Шамил Галимовка, Ригил Курмаевка бик зур рәхмәт!
Конференция азагында газетаның учредительләренең берсе булган Ильяс Шәкүров «Бердәмлек»кә иң күп әбүнәче җәлеп итүчеләр арасында кыйммәтле призлар уйнатырга тәкъдим итте. Бүләк буларак беренче урынга – велосипед, икенче урынга – планшет, өченче урынга – смартфон (кесә телефоны) каралган. Бәйге 20 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр редакциягә килгән квитанцияләр саны буенча билгеләнәчәк. Конкурста катнашу өчен сезнең тәкъдимегез буенча 20дән артыграк әбүнәчене яздыруны раслаучы квитанцияләрнең күчермәсен berdem@bk.ru адресы буенча редакциянең электрон почтасына җибәрергә кирәк. Уңышлар сезгә, дуслар!
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
«Бердәмлек».
Просмотров: 554