Декабрь аенда минем балачак күршеләремдә, Зөфәр абый белән Әминә апай гаиләсендә, шатлыклы гаилә бәйрәме булып үтте: бергә яшәүләренә 60 ел, гаилә башлыгы Зөфәр абыйга 85 яшь тулды.
Бу матур юбилейларга балалары, оныклары кайтып, мәчеттә барлык якыннарын җыеп, Коръән укыттылар. Шул уңайдан Казахстаннан кайткан кызлары Флюра апай, балачагын искә төшереп, әтисенә багышлап, шигырь юллары да язган. Флюра апайның бу шигыре күбебезне балачакка алып кайтты сыман, һәрберебез үзенең балачагын искә төшереп утыргандыр, дип уйлыйм.
Көн баеп, кич җиткәндә
Әти кайтыр иде эшеннән.
Пытпылдыкка утырып,
Җилдереп үтәр иде.Куян кучтәнәче тулган
Сумкаларын күтәреп,
Өй түренә үтәр иде,
Сагынып яратуын сиздереп.Әти күзе, әти сүзе -
Көчледер ул бар сүздән.
Ышык булып, без үскәндә
Җил-давылдан саклады.Мин әле дә, авырлыклар кичерсәм,
Чит җирләрдә булсам да,
Утырып бер сөйләшеп,
Әтиемнән көч алам.Әни тыйган күп нәрсәләр
Әти белән ярады,
Тик шулай да күз карашы белән
Әрләп тә куйгалады.Киң кунелле, зур йөрәкле әтием
Матай алдына утыртып,
Безне бик күп йөретте.Ат яратты, ат арбасы -
Оныклар юанчы,
Сизелми дә ничә җәйләр үтте,
Алар да үсеп җитте.Күз алдына килә һаман:
Әтинең чыбыркысы,
Матчадагы тал чыбык.
Сабантуйның батыры,
Көрәшче — зур әтием.Көрәшчегә бирелгән
Лимонад тәмлелеге.
Әле һаман да истә:
Әти өлеш чыгарып, эчерә иде безгә.Печән чабу, тырма теше сынмасын дип,
Сак кына кагылулар,
Барысы да хәтер булып,
Саклана исләремдә.Иртән-иртүк нәрәдкә дип, юынып,
Кырынып җыена,
Шипр исе калдырып,
Өйдән ул чыгып китә.Әтием, жил-давылдан сакладың,
Әни тыйган, әти белән
Һәрвакытта ярады.
Куз карашың белән генә
Йомшак кына әрли идең.
Киң кунелле, зур йөрәкле
Син бит, минем әтием.Балачак хәтирәләре -
Алар бик-бик күп инде…
Рәхмәтле без, әти, сиңа
Бәхетле, әтиле балачагыбыз өчен.
Без балачакта өч күрше — Зөфәр абый, Кәрам абый һәм әти — төзүче булып эшләделәр. Зөфәр абый бригадир иде. Кәрам абыйлар капка төбенә җыелып, «ПТ»га утырып эшкә китәләр иде.
Ул вакытта телевизорның антенна баганасы бик озын була иде, телевизор күрсәтми башласа гел шуны төшереп карыйлар иде, аны бер кеше генә эшли алмый, менә шул бригад белән төшерәләр, кире мендерәләр иде. Телевизор күрсәтә башласа — зур шатлык була иде инде. Бик дус-тату, ярдәмләшеп, матур яшәделәр дә, эшләделәр дә алар. Бүгенгесе көндә аларның балалары да, ягъни без, әти-әни күрсәткән үрнәк буенча, дус булып, хәлләрне белешеп, сәламләшеп торабыз.
Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, парлы булып, тирә-якны, дус-туганнарны, балаларыгызны шатландырып яшәргә язсын сезгә, Зөфәр абый һәм Әминә апай.
Изге теләкләр белән күршеләрегез исеменнән Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 685