Бүген Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан Шәдия Сәгыйть кызы Каюмованың юбилее. Аңа - 65 яшь тулды.
Сезне, Шәдия ханым, күркәм юбилеегыз уңаеннан тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, хәерле озын гомер кичерүегезне телибез.
Дистәләрне кушып дистәләргә,
Сүтәсез Сез гомер йомгагын.
Безнең өчен маяк булып тора
Сезнең үткән гомер юллары.
Тормыш кичкән чакта сабыр булып,
Сыгылмыйча җилгә, давылга,
Сезнең түземлеккә сокланмаган
Берәү дә юктыр безнең арада.
Хатын-кызның йөрәгендә кояш яши.
Бар дөньяны җылытырлык көчкә ия.
Җаны изге, күңеле нечкә нәфис апабызга
Бүген безнең башлар иелә.
Изге теләкләр белән социаль реабилитация бүлеге коллективы.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 599