22 декабрьдә сәгать 10да Халыклар дуслыгы йортында (Самар шәһәре, Воронежская урамы, 9 йорт) Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте барыгызны да Яңа ел чыршысына чакыра.
Кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар! Сезне яңа ел тамашасы, күңелле җыр-биюләр, тылсымлы шигырьләр, әлбәттә, инде Кыш бабай белән Кар кызы көтә!
Яңа ел турында шигырь сөйләүчеләрне, җыр җырлаучыларны бүләкләр көтә.
Билетларны түбәндәге телефон буенча алырга була: 8-919-809-19-47, Алсу Әхмәтова.
Гюзяль РАМАЗАНОВА, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте директоры.
Просмотров: 721