Кәгазьгә алмашка цифра килә. Соңга калмыйк…

БезымянныйУкучылар конференциясеннән соң туган уй-фикерләр

7 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында төбәктәге татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар конференциясе узды. Бу чараның төп максаты — татар телендә чыгучы басма матбугат чараларын саклау буенча тәкъдимнәрне тыңлап, фикер алышу. Иң мөһим мәсьәлә — Самара төбәгендә калган бердәнбер милли газетаның киләчәге.

Без бу мөһим мероприятие нәтиҗәләре буенча аналитик материал чыгар, ясалган чыгышларның видеолары урнаштырылыр, дип бик өметләнгән идек. Әмма, ни кызганыч, бары тик фото һәм видеоотчетлар күрдек, аларда да мөхтәрәм кунаклар гармунга кушылып җырлыйлар, бииләр, чәй эчәләр һәм мактау дипломнары алалар. Безгә бу аз тоелды. Һәм без, киләсе елга 35нче туган көнен билгеләп үтәчәк «Бердәмлек» газетасының киләчәге турындагы актуаль сорауга җавап бирүләрен, фикерләрен әйтүләрен сорап, берничә ихтирамлы кешегә мөрәҗәгать иттек.

vAIxFIIGVk0Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ, Иске Ярмәк авылы имамы:

— Кызганычка, газета укучылар саны кими, тиражы төшә бара. Халкыбызны милли басманы яздырып алып укуга ничек җәлеп итәргә мөмкин соң, бигрәк тә яшь буынны? Монда нинди ысуллар кулланып була? Яңа буын кешеләрен нәрсәләр кызыксындыра, күңелләрендә нинди уй-фикерләр бар икәнен белеп булмый бит. Арадан бер ханым гына, ялгышмасам, мөгаллимә, бер җитдирәк фикер әйтте. Газета битләрендә балалар өчен төрле бәйгеләр оештырырга, үзләре дә газетага язсыннар, бигрәк тә Бөек Җиңү юбилее уңаеннан бабаларының батырлыклары турында язган иншаларын җибәрсеннәр, дигән фикер әйтте. Үзләре язган мәкаләне укыгач, бәлки, гәҗиткә карата кызыксыну уяныр, дип тә куйды. Тик мондый рубрика бар бит инде, әллә ни зур үзгәреш булмас, кебек.

Аяныч хәл: өлкәбездәге башка милли басмалар күптән инде ябылган, бары тик татар милли басмабыз гына әлегә эшләп килә. Юмарт иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп, аз керемле ихлас кешеләргә бүләк итеп яздыртып, тиражны арттыру турында фикер яңгырады. Тик алай да алга китеш булмас кебек. Кешеләр, бушлай газетага өйрәнеп, киләчәктә дә берәр иганәче яздырганны көтеп ятачаклар…

Минем сорау бирәсем килде: ә сез, монда җыелган халык, үзегез өегезгә газетаны яздырып аласызмы соң? Әллә күршедән алып торып кына укыйсызмы? Кызганыч, эшләр чынбарлыкта шулайрак тора бит.

Газета битләрендә бер кешене күккә чөеп мактыйлар, бу турыда ишетеп кенә белгән мәкалә герое, урам буйлап шул гәҗитне эзләп йөри: кем ул гәҗитне алдыра икән, үзем турында язганнарын кулыма тотып укыйсы иде ди… Ә укыганнан соң газетага язылырга кирәк бит, дип уйлап та бирми… Инде аптырагач, минем башыма шундый уй килде. Җәмигъ мәчетендә «Сәлам» гәҗитен бастыралар. Авылга аны бушлай таратырга дип алып кайткан идем — алучы булмады. Шулай өелеп ятты-ятты да мәчет чормасына менгереп куйдым. Шулкадәр чыгымнар белән басылган газетаны кулына алып укучы булмагач, кемгә дип бастырыла соң ул?

«Бердәмлек» газетасына кушымта буларак «Кыйбла» һәм «Без — бергә» гәҗитләре килеп тора. Әллә «Сәлам»не дә «Бердәмлек»кә айлык кушымта итеп бастырыргамы икән, дигән уй килде башыма. Чыгымнары да капларлык булыр иде, халыкка да почта аша барып ирешер иде бит, ә? Ничек кенә булмасын, Рәфгать Нәбиулловичның васыятен үтәргә — «Бердәмлек»не сакларга кирәк!..

gQhDXfFalFsАлинә АБДУЛЛОВА, филология фәннәре кандидаты, Самара дәүләт социаль-педагогик университеты доценты (текст русчадан тәрҗемә итеп бирелә):

— Әлеге чара үткәреләчәге турында анонс шактый күп бирелде, бүтән төбәкләрдән кунаклар да чакырылган иде, әмма катнашучылар бик аз булды. Конференциянең билгеләнгән максаты бар иде — татар телендә чыга торган басма матбугат чараларын саклау буенча тәкъдимнәр тыңлау, фикер алышу. Минем татарчам, кызганычка, әйтелгән бөтен тәкъдимнәрне җентекләп анализларлык дәрәҗәдә түгел. Шулай да кайбер күзәтүләремне әйтеп үтәм әле.

Бүгенге хакыйкать шул: хәзер бөтен матбугат чаралары цифрлы чараларга күчә. Әлбәттә, бу әһәмиятле эш. Залда мин яшьләрне күрмәдем. «Хәзер яшьләр күпме газета укый соң?» — дип сораучылар булыр. Шактый стажым булган вуз укытучысы буларак әйтәм: юк, күп түгел. Һәм газеталарны гына да түгел. Социаль челтәрләрдә фото астына куелган кечкенәрәк постларны гына укыйлар, тормышның мөһим мәсьәләләре белән кызыксынмыйлар. Бу — факт. Телне һәм традицияләрне саклауның мөһимлеген аңлый торган өлкән буын бу мәсьәләне хәл итәргә тырыша. Конференциядә күтәрелгән проблемалар да бик дөрес. Әмма аларны яшьләрне җәлеп итмичә генә чишеп булмый. Һәм аеруча борчый торган соравым шул – аларны ничек җәлеп итеп була соң? Газета чыгып торсын өчен аны укырга теләүчеләр, һәр номерын түземсезлек белән көтеп торучылар булырга тиеш. Ә әлегә без кешеләрне язылырга үгетлибез. Бу газетага тагын берәр ел сүнеп бетмичә яшәргә мөмкинлек бирер, бәлки. Әмма ахырының нинди булачагы инде билгеле. Минемчә, газетаның форматын һәм рубрикаларын бөтенләй үзгәртергә кирәк. Ул газета бөтен гаилә өчен булсын иде. Аның аерым битләре балалар өчен булырга тиеш. Газета — редакция һәм татар теле укытыла торган мәктәпләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен менә дигән мөмкинлек.

Журналистлар җитмиме? Ә нигә корреспондентлар буларак мәктәп укучыларын җәлеп итмәскә? Нигә, мәсәлән, укытучылар балаларга бирем биргәндә, мәктәптәге теге яки бу мөһим вакыйганы яктырткан мәкалә язарга кушмаска? Проект эшчәнлеге кысаларында татар башкаручылары концертларыннан репортажлар, татар театрларының гастрольләре вакытында аларның актёрлары белән әңгәмәләр һ.б. эшләмәскә? Хәзер Бөек Җиңүнең юбилей елы якынлаша. Газета үзе дә, әгәр аның сәхифәләрендә кызыклы һәм файдалы материаллар булса, татар теле дәресләрендә куллану өчен уку-укыту чарасы була алыр иде. Яшүсмерләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итәргә кирәк. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында яшь журналист мәктәбе оештырырга була… Бик күп нәрсә эшләргә мөмкин. Әмма без тагын бер каршылыкка килеп төртеләбез — бу эшләрне кем башкарачак соң?! Безнең җәмгыять иҗтимагый эштән бизде бит. Теләсә ниндиеннән. Бөтенесе матди файда гына эзли. Ә алай булганда, ниндидер яхшы нәтиҗәләр көтеп булмый. Без һаман шулай бер-беребезне тәнкыйтьләп, бәхәсләшеп, тамаклар карлыкканчы бер-беребезнең хаклыгын раслап утырачакбыз. Диваннан төшмичә генә. Ә кайчакта очрашып, тәмнүшкәләр белән чәй эчеп, нишләп болай соң әле бу дип, тагын бер тапкыр борчылып та куячакбыз.

rGuRsqHmvX8Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА, “Игелек” сәхифәсе координаторы (“Аглиулин-Бердэмлек”):

— Бик кызганыч, мин конференциядә катнаша алмадым. Гәрчә «Бердәмлек»нең хәзерге редакторы Данияр Сәйфиевтан шәхси чакыру да алган идем, моның өчен бик рәхмәтле. Безнең гаилә газетабызның язмышына битараф түгел. Бу басманың киләчәктәге эшчәнлегенә кагылышлы тәкъдимнәремне күп тапкырлар әйттем инде. Әмма, кызганычка, аларны ишетергә теләмиләр, кайчакта бик негатив рәвештә кабул итәләр. Тагын бер тапкыр тырышып карыйм.
Минемчә, хәзер, төбәктә туган телне һәм мәдәниятне саклап калу өчен, татар җәмәгатьчелегенә тиз арада берләшергә кирәк. Җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, журналистлар, блогерлар бергә җыелырга һәм сыйфатлы бер продукт эшләп чыгарырга тиешләр. Мөгаен, бәхеткәдер, заман һәм аның белән бергә цифрлы технологияләр бик тиз үсә. Минем әти, Рәфгать Әһлиуллин, 28 елдан артыграк гомерен «Бердәмлек»нең баш мөхәррире булып эшләде. Сер түгел, аның журналистлык һәм мөхәррирлек сәләте газетаны ихтирамлы, бик сыйфатлы итте, танытты. Гомеренең соңгы елларында ул газета эшчәнлеге өчен кайдан акча табу турында күп уйлады. Басманың форматын тамырдан үзгәртү турында да уйланды. Ул, гаҗәеп оста профессионал буларак, аңлый иде: озаклап бер урында таптанып булмый. Аңа бары тик вакыт кына җитми калды.

Сакланып калуның бердәнбер ысулы — мультимедиа форматы. Социаль челтәрләр — презентацияләр, инфографика, аудио- видео контент һ.б., газетаның нигезе — аналитик материаллар. Һәм бирегә, һичшиксез, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Бу эштә аксакаллар көчсез. Яңа исемнәр һәм кызыклы шәхесләр кирәк. Вакыт килеп җитте! Аллаһка шөкер, Самара өлкәсендә татарларның ресурслары да, мөмкинлекләре дә бар. Конструктив үзгәрешләр булыр, дип бик өметләнәм. Мин һәрвакыт фикерләрем белән уртаклашырга һәм ярдәм итәргә әзер.

Хөрмәтле милләттәшләр, әгәр сезнең бу мәсьәлә буенча үз карашыгыз булса, vk.com/wall710231362_625 (Аглиуллин Бердэмлек) яисә vk.com/club22598970 (Самарская областная татарская газета «Бердэмлек») сылтамалары буенча кереп, мәкалә (пост) астында комментарийларыгызны, тәкъдимнәрегезне, фикерләрегезне калдыра аласыз, яисә безгә язып җибәрә аласыз.

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 680

Комментирование запрещено