Динар тагын дусларын җыйды

7Enh99EhTGsИске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында «Динар дусларын җыя-6″ дип аталган җырлы-биюле тамаша үтте. Динар Гариповны хөрмәтләп килгән сәхнәдәш дуслары — барысы бергә җыелып, мәдәният учагының дуслык кичәсен җанландырып җибәрделәр. Шулай итеп концертта районыбызның иң талантлы җырчылары, сүз осталары һәм биючеләре катнаштылар. 

Кичәдә Динарның гына тугел, Иске Ярмәк мәдәният йортының да дуслары җыелган иде. Халык кич буе, гөр килеп, артистларыбызга кул чабып утырды. Җырлы-моңлы тамаша, күз ачып йомганчы, үтте дә китте.

Хөрмәтле дусларыбыз, безне һәм Динарны зурлап килүегез өчен сезгә бик зур рәхмәтлебез! Моң чишмәләрегез саекмасын, исәнлектә-саулыкта тагын шулай очрашып, матур концертлар куерга булсын!

Рәхмәтләребезне әйтәсебез килә Динарның гаиләсенә дә. Алар кунакларыбызны, мул табыннар әзерләп, сыйладылар.

Иң зур рәхмәт Динарның үзенә.  Динар, исән-сау бул, бәхеттә-шатлыкта, кайгы күрмичә, шулай бергәләшеп мәдәният тормышында кайнашып яшәргә булсын.

7Enh99EhTGsz_2vZCtmVxE XG1WAd3EAdI ZK7qd_Q0a8k wEnF3JAGkbM umYu7ICWsgc T_RyEoTFK6Q SBXKkDy_jDY Qt75bRPeJn4 q7mgpGnqfag 4AulOwyK2c4

yEa7ktGQ_YU

4OWL5mnXO2s -CuQ48IJXqM Itfabt6VdCg Lxy0rCXxo20 OQ6wGo96w7g

Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты хөзмәткәрләре.

Камышлы районы.

 

Просмотров: 715

Комментирование запрещено