Мөмкинлекләре чикләнмәгән

31J-zBPfidc13 декабрьдә Похвистнево районының Подбельск авылы Спорт сараенда инвалидлар спартакиадасы узды

Бәйрәмне Похвистнево районы башлыгы Юрий Федорович Рябов ачып җибәрде. Ул, барыбызга да исәнлек-саулыклар теләп, киләсе елларда да шундый ук шәп һәм күңелле чараларда катнашып, актив тормыш белән яшәвебезне теләде.

Чыннан да, безнең оешмадагы кешеләрнең мөмкинлекләре чикләнгән булса да, бик актив халык җыелган. Барыбыз да булдыра алган кадәр спорт белән шөгыльләнәбез. Нинди югары нәтиҗәләр күрсәтә безнең инвалидлар, шаккатырлык хәл бит!

Менә бу юлы да безнең Мәчәләй авылыннан килгән инвалидлар Гайфетдин Бәдретдин улы Канюкаев, Наил Харис улы Булатов, Шакир Таһир улы Абдрахманов, Әнисә Сәйфетдин кызы Булатова беренче-икенче урыннарны яуладылар. Ә шулай да мондый ярышларда дуслык мөнәсәбәтләре беренче урында тора: очрашулар, бер-береңнең хәлен белешүләр, вафат булган якташларыбызны җылы сүз белән искә алулар…

Мәчәләй авылы һәвәскәре Шакир Таһир улы, һәрвакыттагыча, гармунын сузып җибәрде һәм, татар җырлары белән ярышларны ачып, күңелләребезне тагын да күтәрде.

Хәер, инвалидлар ярышында урыннар алу мөһим түгел, ә барыбызның да актив катнашуы таләп ителә. Ярышлар, матур җырлар, биюләр белән спорт сарае гөрләп торды. Ә нинди генә милләт халкы юк анда — чувашлар, мордвалар, руслар, татарлар — барысы да безгә кушылып, татар көенә типтерделәр. Менә шулай бергәләшеп, күңелле итеп үткәрдек чираттагы бәйрәмебезне, вакыт үткәнен сизмәдек тә. Ахырда җиңүчеләргә — медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар, барыбызга да Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр һәм сувенирлар таратты. Яңа ел белән котлап, киләсе елда да очрашырга теләк белдерделәр.

Спортчыларыбыз арымады да кебек. Өстәлләргә куелган ризыклардан авыз итеп, ашап-эчеп, рәхмәтләр әйтеп, таралыштык. Автобуста кайтканда да колакларыбызда матур көйләр яңгырап торды. Без, Мәчәләй, Мансур авыллары татарлары, фотоларга төшеп, телефоннарыбызны алышып, дуслашып беттек. Аллаһы Тәгалә киләсе елга да исәнлектә очрашырга насыйп итсен иде.

Шамил МАМЫШЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 602

Комментирование запрещено