2025нче ел мөһим вакыйгаларга бай булачак

Шакуров 2Газиз милләттәшләр, кадерле дуслар!

Үтеп баручы 2024 ел үзенең шатлыклары һәм сагышлары, табышлары һәм югалтулары белән тарихка күчә, ә без 2025 елга аяк басабыз. Гомер китабының тагын бер битен ачуга багышланган бу тылсымлы тантана якынлашканда, гадәттә, без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.

Махсус хәрби операция, илебезнең бәйсезлеге һәм тынычлык хакына көрәшү шартларында без илкүләм лидерыбыз В.В.Путин, Ватаныбызны саклаучылар тирәсендә тупландык. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз, Аңа инанып, һәр халәтендә ныклык, кешелеклек үрнәге күрсәтергә тырышабыз.

Ел әйләнәсендә Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте милләттәшләребезнең шатлыгын да бүлеште, кайгысын да уртаклашты. Оешмабызның 35 еллыгын бәйрәм итү аеруча мөһим вакыйгаларның берсе булды һәм милли мирасны саклауга юнәлтелгән эшнең әһәмияте гаять зур булуын раслады.

Халкыбызны берләштерүгә юнәлтелгән күп кенә башка чаралар да оештырылды, байтак уй-ниятләребез тормышка ашырылды. Бу уңайдан фидакарьлек, зур тырышлык күрсәтеп, милләтебез киләчәге өчен янып-көеп эшләүчеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

2025нче ел мөһим вакыйгаларга бай булачак. Өлкәбездә чыгып килүче «Бердәмлек» татар газетасы басылып чыга башлауга 35 ел тула, Самар каласының “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию һәм шигърият ансамбле үзенең 55 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Бергә булып, бердәм булып, милләтебез алдында торган зур бурычларны, билгеләнгән планнарыбызны, уй-максатларыбызны тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам.

Әлеге олысы-кечесе яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез. Яңа елда безнең хыялларда булган могҗизалар, иң кыю уй-планнарыбыз чынга ашсыннар. 2025нче ел мөбарәк, игелекле булсын. Барчабызга саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Рухыбыз нык, тормышларыбыз мул, көннәребез имин булсын.

И.Г.ШӘКҮРОВ, Самар шәһәренең Иҗтимагый палата әгъзасы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, “Самар татарлары” дип аталган журналны һәм samtatnews.ru мәгълүмат медиа-порталын оештыручы.

Просмотров: 643

Комментирование запрещено