Төп теләгебез — тынычлык…

nYYHS6i2vjEКадерле дуслар!

Редакция коллективы исеменнән сезне Яңа 2025 ел белән котлыйм һәм газетабызга тугры булып калуыгыз өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Мондый мөнәсәбәт — безнең өчен зур хәзинә, һәм без аны югары бәялибез. Татар га¬зетасының кирәклегенә, кешеләрнең үз телләрендә укырга теләвенә, һәр шимбәдә көтеп алуына ышану оптимизм өсти, илһам һәм алга барырга көч бирә.

Узып баручы ел ахырында үткән елга йомгак ясыйбыз. Һәркем үз шатлыклары һәм кайгылары, үз казанышлары һәм упкынга төшүләре белән яши. Барыбыз өчен дә үткән ел җиңел булмады. Өченче ел инде Украинада махсус хәрби операция бара, меңләгән халыклар санкцияләр шартларында яшиләр. Икътисадыбыз да, тормышка карашыбыз да үзгәрә бара, шуның белән бергә без язган мәкаләләрнең һәм материалларның эчтәлеге дә үзгәрә. Кызганычка, җиңү өчен үз гомерләрен корбан иткән егетләребез турында, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, теге яки бу хезмәтләргә һәм товарларга бәяләрнең артуы турында язарга туры килә…

Хәзерге шартларда бу күренешләр табигый һәм аңлаешлы. Ләкин һәрвакытта да алай булмаячак, җиңү, һичшиксез, безнең кулда булачак, һәм тиздән гадәти тормышка кайта алачакбыз. Безнең алгы сызыктагы егетләребез җиңү өчен мөмкин булганын да, булмаганын да эшлиләр, тылдагы волонтерлар да тыныч тормышны якынайталар. Без алар¬ның бәяләп бетергесез ярдәмен киләчәктә дә газета битләрендә яктыртып торачакбыз.

Газетаның үзенә килгәндә, күргәнегезчә, тиражы даими кимүгә карамастан, ул чыгуын дәвам итә. Иң мөһиме, язылучылар санын критик дәрәҗәсенә кадәр төшермәү. Булдырып булмаса, басмабыз бөтенләй мәгънәсез һәм файдасыз булачак. Ә 2025 елның I яртыеллыгына язылучылар санын саклап кала алдык. Һәм бу 1500 кеше, минемчә, Самара өлкәсе кебек күпмилләтле төбәктә та-тарларның булуын символлаштыручы сан. Алар милли басма мөһимлеген аңлыйлар.

Кайберәүләр миңа татар телендә укый белмибез, шуңа газетага язылмыйбыз, дисәләр, мин аларны аңлыйм, ләкин ышанасым килми. Татар телен белүче, сөйләшүче, укучы һәм язучы гаиләләр, бәхеткә, аз түгел. Тик менә басма газета мәгълүмат җиткерүнең заманча ысуллары артыннан куып җитә алмый. Бу инде җитди мәсьәлә. Интернет аша теләсә нинди вакыйганы реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкин бит хәзер. Әмма социаль челтәрләрдә яки сайтларда бер генә язма да профессиональ журналист иҗеген алмаштырмый, әдәби тел белән язылган эмоцияләрне һәм кичерешләрне тапшыра алмый. Шулай булгач, газеталар бетүе турында сөйләргә әле иртәрәк. Өстәвенә, алда безне «Бердәмлек» газетасының 35 еллык юбилее да көтә бит әле. Минемчә, ул матур бәйрәм генә түгел, ә тагын бер тапкыр бергә җыелып, фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек. Юкка гына «Бердәмлек» дип аталмаган бит ул, алдыбызга килеп туган проблемаларны бергәләшеп чишәргә кирәк. Шуны да эшләмәсәк, нинди милләт булабыз инде без?

Дуслар! Яңа елда барыбызга да тынычлык телим. Мондый теләкне Кыш бабай гына үти алмас, бугай. Моның өчен безнең бердәм булуыбыз гына да аз. Һәркем аңлы рәвештә җиңү өчен аңардан торганның барысын да эшләргә тиеш. Илебез һәм халкыбыз тарихында төрле чорлар һәм төрле кыенлык¬лар күп булды. Без аларның барысын да җиңә алдык. Бик ышанам, хәзер дә булдырырбыз!

Яңа ел котлы булсын, яңа уңышлар алып килсен!

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 469

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>