«Китапханәбезнең төп бурычы – иске һәм яңа китаплар тупланмасын саклау һәм арттыру»
Ислам дине гамәлгә керә башлаганнан бирле мәчетләр дини һәм рухи тормыш үзәге булып хезмәт итәләр. Биредә мөселманнар ислам дине нигезләрен генә түгел, тарих, математика, риторика, гарәб теле, әдәбияты кебек дөньяви фәннәр буенча да китаплар таба алганнар. Вакыты белән мәчетләрдә күп санлы китаплар тупланган, һәм аларны урнаштыру өчен китапханәләр барлыкка килгән.
Шуңа да Самараның Тарихи мәчетен төзекләндерү эшләре башланганда ук мәчет Советы рәисе Усман Илингин яңартылган мәчеттә китапханә дә булырга тиеш һәм анда сирәк очрый торган дини һәм тарихи китаплар гына түгел, татар телендә басылып чыккан әдәби әсәрләр, тарихи материалларны да җыярга кирәк, дигән фикергә килә һәм тарихи-тикшеренү үзәге булдыру өстендә эшли башлый.
Бу сөйләшү 2007 елда була һәм Тарихи мәчет китапханәсе шул елда барлыкка килгән, дип санала. Бүген китапханәдә нинди сорауга да җавап табарлык китаплар саклана. Кайбер китаплар ике йөз ел элек кулдан язылган. Мәхәллә халкы китереп тапшырган кайбер китаплар арасында бик тә сирәк басмалар очрый. Дини китаплар арасында төрле елларда басылган яки кулдан язылган Коръән, тәфсир, хәдисләр, пәйгамбәрләр тормышы, ислам дине тарихы, фикх (дини хокук), гарәп теле буенча дәреслекләр…
Китапханәнең бүгенге көнкүреше турында фонд сакчысы һәм баетучысы Рөстәм Фәйзуллов болай сөйли:
— 2007 елда, реконструкция эшләре башланганда ук, Усман Владимирович китапханә урынын билгеләгән һәм шул көннән бирле Тарихи мәчетебез китапханәсе борынгы китаплар җыю белән шөгыльләнә. Татар нәшриятлары белән элемтәгә чыгып, аннан да яңа басмалар кайтарыла. Мин 2009 елда бирегә эшкә килгәндә, китапханә инде эшли иде. Ләкин укучылар алган китапларны бик сирәк кире кайтаралар. Шуңа күрә минем алда китапханә фондын саклау һәм үстерү бурычы куелды.
— Ә башта нинди бурыч куелган иде? Татар телендә китаплар җыюмы?
— Татар телендә генә китаплар җыю дөрес булмас иде. Мәсәлән, революциягә кадәрге китаплар гарәп графикасында язылган. Соңрак рус теленә тәрҗемә ителгән Коръәннәр күренә башлый. Чынында, Россиядә Коръән тәрҗемәләре үзгәртеп кору чорында — 80нче елларда гына рөхсәт ителә башлады. Хәтерлим, Советлар чорында Крачковский үз студентлары өчен 1947 елда тәрҗемә иткән бер генә Коръән тәфсире бар иде. Хәер, ул үз тәрҗемәсе дөреслегенә үзе дә шикләнгән, чөнки сүзләре турыга, контекстына карамыйча, тәрҗемә ителгән. Гади укучы ул китапны аңларлык түгел иде. Мисал өчен, инглиз тәрҗемәчеләре Коръән тәрҗемәсе башында ислам белгечләре тәфсирләрен китергән булсалар, Россиядә андый гадәт булмаган.
XIV гасырда Коръәннең французчадан русчага тәрҗемәсе барлыкка килә. Александр Пушкин аннан файдаланып, кайбер әсәрләрен Коръән шигъри стилендә иҗат иткән. Ә XIX гасыр ахырында миссионер, Казан православ академиясе профессоры Гордий Саблуков тәрҗемәсе басылып чыга. Ул вакытта, Мәскәүдән кала, Казан да православ дин үзәге булып торган. Китапханәбездә Саблуковның да берничә тәрҗемәсе саклана. Аларның төгәл булу-булмавы турында фикер йөртә алмыйм, китап миссионерлар өчен генә эшләнгән булган.
— 2009 елга кайтык инде. Китапханә ничек тулыландырыла башлады соң?
— Усман хаҗи 1917 елга кадәр басылып чыккан татар-мөселман әдәбияте нигезендә китапханәдә фәнни-тикшеренү үзәге оештырырга теләгән иде. 1905 елгы революциядән соң матбугат иреге бирелгәч, татар нәшрияты үсеш алган. Мәсәлән, Ырынбур типографиясендә Фатыйх Мортазинның гарәб символлары белән бастырылган «Икътисад» журналы чыга башлый. Кызганычка, Самарада андый типография рөхсәт ителмәгән. «Икътисад» регион икътисадын формалаштыру белән ныклап шөгыльләнгән басма булып танылган. 1913 елда, губерна хөкүмәте басмада сәяси агым күреп, журналны япкан. Аның цифралаштырылган нөсхәләрен Санкт-Петербугның Салтыковка китапханәсеннән алдык. Шулай ук бастырылган берничә номеры да бар.
— Фәнни-тикшеренү эшчәнлегеннән гайре, китапханә алдында тагын нинди бурычлар тора?
— Беренче чиратта, революциягә кадәр бастырылган милли матбугат мирасын саклау. Чөнки православ дине 1918 елда ук тыелган булса, коммунистлар партиясенең мәкерле сәясәте буенча ислам диненә ирек бирелгән. Большевикларның беренче декретларын искә төшерсәк, башта Тынычлык һәм Җир декреты басылып чыккан, өченчесе Көнчыгыш мөселманнары өчен язылган. Анда патша Россиясендә ислам дине изелгән булса, хәзер сезгә тулы дин иреге бирелә, диелгән. Бу документ астына Ульянов (Ленин) һәм милли эшләр комиссары Джугашвили (Сталин) кул куйганнар. 1929 елда ислам дине дә эзәрлекләнә башлый. Дөрес, башта басым ул хәтле үк көчле булмый. Мәсәлән, безнең Тарихи мәчет бинасын алып, муниципалитетка бирәләр, ә җирле хакимият аны кабат мөселманнарга кайтара. Биредә дин дәресләре укыту рөхсәт ителә. Шул вакытта мөселманнар Коръән китабын бастырып чыгару теләге белән партия комитетына мөрәҗәгать итәләр. Ләкин рөхсәт ала алмыйлар, тик Хәфтиякне бастыру гына рөхсәт ителә. Тора-бара Совет власте дини басмаларны катгый рәвештә тыя, күп муллаларны зинданнарга ябалар, кайберләре атыла. Шулар арасында «Икътисад» журналы мөхәррире Фатыйх Мортазин да була Аны башта ике елга Беломор-Балтика каналы төзелешенә олактыралар, аннан кайткач, янә кулга алып, атып үтерәләр. 1932 елда, “хезмәтчән халык теләге белән” Тарихи мәчетне дә ябалар. Башта анда культ-штурмнар, татар-мөселман яшьләре пикетлары оештырыла. Янәдә, мәчеткә алыш-биреш итүчеләр, элеккеге байлар һәм томана халык кына йөри. Нәтиҗәдә, мәчет балалар йортына тапшырыла. Соңрак анда балалар бакчасы, янгыннан зыян күрүчеләр өчен вакытлы торак йорт була. Тик 2007 елда гына бина кабат мөселманнарга бирелә һәм төзекләндерелә башлый.
Мәчет баштан ук китаплар фонды өчен яраклаштырылып төзекләндерелде. Китаплар төрле чыганаклардан килә – шәхси китап киштәләреннән, мәчетләрдән, төрле елларда басылып чыккан газета-журналлардан. Гадәттә, алар дымлы подвалларда, өй түбәләрендә, җәйге эсседә тузан эчендә тузгып яткан булырга мөмкин. Кайберләре кулга алгач та таралалар. Без аларны җыеп, реставрациягә тапшырабыз һәм яңа тормыш бирәбез. Кайберләренең тышлыгы артык таушалган булса, яңасын ясап, махсус рәвештә искертеп бирәләр. Шуннан соң гына без аларны каталогка кертәбез.
Фонд китап сөючеләр тырышлыгы белән даими тулыландырылып тора. Һәр татар гаиләсендә берничә татар китабы бар, әлбәттә. Әби-бабайлардан калганнары безнең өчен аеруча кадерле. Моннан тыш, Усман хаҗи тирә-як өлкәләрдәге татар авыллары буйлап күп йөри, бөтен җирдән сирәк китаплар алып кайта. Мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин да үзенең шәхси китапханәсеннән күп кенә китаплар һәм кулъязмалар тапшырган иде. Кабатланганнары да югалмый, башка мәчетләр китапханәләренә тапшырыла.
— Ә ник соң Татарстан кешеләре дини китапларны Республика мәчетләренә түгел, сезгә китереп бирәләр?
— Чынында, бу кагыйдә түгел, искәрмә генәдер. Өлкәбезнең татар авылларында сакланган күп китаплар Татарстанга күчеп киткәннәр, әлбәттә. Чөнки анда Советлар заманыннан бирле Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшләп килә. КФУ китапханәсе дә бик бай. Мәсәлән, Камышлы районы имамнарының берсе анда Явыз Иван заманындагы алтын белән бизәлгән Коръән күреп кайткан. Бу раритет безнең китапханәгә дә эләгергә мөмкин иде бит.
— Борынгы китаплардан кем дә булса кулланамы соң?
— Нигездә, диссертация язучылар, профессорлар һәм академиклар кебек зыялылар гына эш өчен алып торалар. Мәсәлән, күптән түгел генә Мәрҗани институты директоры урынбасары, Санкт-Петербург университеты хезмәткәре, тел белгече Альфред Бустанов килеп китте. Күп китапларны фотога төшереп алды.
Соңгы елларда гади халык та китапханәбез белән кызыксына башлады. Кайберләре гарәп графикасында язылган революциягә кадәрге китаплар белән кызыксыналар. Китапханәдә Ватан сугышыннан килгән гарәп хәрефләре белән язылган хатлар да саклана. Оныклары бабаларының сугыштан язган хатларын тәрҗемә итү теләге белән киләләр.
— Күрәм, тарихи һәм дини китаплардан тыш, киң аудитория өчен кызыклы булган башка китаплар да байтак биредә?
— Әйе, әдәби китаплар белән беррәттән төбәкне өйрәнү, белешмәләр, энциклопедияләр бар. Килегез, карагыз, алып укыгыз. Күптән түгел генә китапханә җиһазларын яңарттык әле менә. Хәзер ул классик ампир стиленә туры китереп эшләнгән. Шкафларда 1851 елга караган раритет экспонатлар, кулъязмалар саклана. Ул вакытларда китапны бастыру урынына күчереп язу җиңелрәк булган бит. Бер китап күчереп язган өчен ат бәясе түләгәннәр. Аларны да махсус стендларга урнаштырачакбыз. Эшебез күп әле, күп язмалар запасникларда саклана, алар буенча да каталоглар төзеләчәк, цифралаштырылачак, яңартылачак. Үз вакыты белән барысы да укучылар өчен җитешле булачак.
Сәгыйть ТАТАРЕНКОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 580