Чыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
…Мин яшь чагымдагы чыршы бәйрәмнәрен исемә төшерә алмыйм. Бәлки үткәрмәгәнбездер дә. Безнең балачак сугыш елларына һәм сугыштан соңгы елларга туры килде бит. Ә менә телевизордан күрсәтелгән маҗаралар исемдә калган.
Башта безнең авылда бер генә телевизор иде, һәм без аның турында ишетеп кенә белә идек, күрергә насыйп булмады. Тик берничә еллар узгач кына, кайсы еллар булгандыр, инде хәтерләмим, авыл халкы телевизорлар сатып ала башлады. Шул исәптән без дә. Телевизорыбыз “Горизонт” дип атала иде. Без, балалар, аның янына барырга да курка идек: йә шартлар, йә янар, йә эченә тартып алыр, дип уйлый идек.
Бераздан өйрәндек. Ул заманда беренче һәм икенче каналлар гына күрсәтә иде. Менә шул вакытта “Семнадцать мгновений весны” дигән күп серияле кино күрсәтә башладылар. Безгә кино карарга олырак күршеләр дә, балалар да керә иде. Гаҗәп хәл инде, авылның бер башыннан икенче башына кадәр туган тиешле апа-абыйлар да, туган булмаганнары да җыела иде. Өйдә кеше күп: кем эчтәлеген аңламый, аңа белгәнрәкләре үзенчә аңлата. Эш бетте, йокы качты, дигәндәй…
Яңа ел алдыннан, дөресен әйтәм, телевизорыбыз алдында утызлап кеше җыелды. Бүлмәбез зур, кем идәндә утырган, кем сәкегә ауган.
Күп серияле кино шулай эшләнгән бит инде, иртәгә дә карасыннар дип, иң кызык урынында өзеп куялар. Әй, көенә халык, “Болар белән нәрсә булыр инде? Хәзер йоклап та булмас, ахыры. Иртәгесе кичне ничек көтеп җиткерергә?” — дип уфтана-уфтана, таралышалар һәм иртәгә дә, берсе көнне дә яхшырак урын алыр өчен иртәрәк килеп утыралар.
Менә Яңа ел килеп җитте. Киноның яңа серияләре яңа ел каникулларыннан соң гына күрсәтеләчәк дип игълан иттеләр. Телевизордан “Голубой огонек” бара Әстәгъфирулла! Нинди матурлык! Ул артистларның киемнәре, җырлары, биюләре дисеңме! Радиодан гына ишеткән матур тавышлы Эдита Пьеха, София Ротару, Лев Лещенко һәм башкалар! Хәзер аларның үзләрен, күзләрен, киемнәрен күрергә дә мөмкин булды. Менә бу Яңа ел ичмасам! Мәскәүне дә күрдек, ниһаять. Шулкадәр матур икән башкалабыз! Эх, шул Кызыл мәйданны, Ленин бабайның үзен барып күрергә насыйп булыр микән, дип хыялланып телевизорга карап утыра идек.
Бераздан авылда телевизорлар күбәйде, халык өчен гадәти әйбергә әверелде. “Богатые тоже плачут”, “Просто Мария” һәм башка чит ил сериаллары күрсәтә башладылар. Шушы кинолардан искиткеч кәрәзле телефоннар турында белеп алдык. Аның аша каядыр урман эчендә басып торып та, теләсә кая шалтыратырга була икән. Менә сиңа могҗиза! Бу безнең өчен башка сыймаслык нәрсә булып тоелды.
…Теге киноны карау турында сөйләп бетерим инде. Яңа ел бәйрәмнәре арасында бер апаның чормага элгән биш казы югалган. Бик нык кайгырганнар инде. Каникуллардан соң безгә кино карарга җыелган халык иң элек шушы темага дебатлар алып барды. “Кем урларга мөмкин? Теге дә мөмкин, бу да… Кулыннан тотмагач, яла якмагыз, фәлән апа белеп алса, бөтен чәчеңне йолкыр”, — дип гәпләшеп алдылар. Ә мин: “Карак булсам, хуҗаларга да бер-ике каз калдырган булыр идем, бигрәк тә каты бәгырьле бурлар инде бу”, — дип әйтеп куйдым.
Яңа ел алдыннан мунча керү, матур бүләкләр бирү гадәте бар иде. Мунча дигәннән, элек мунчаларны су буена салырга тырышалар иде. Чөнки колонкалар юк, су ташырга якынрак булсын дип, янгын фәлән чыкса да су якын. Без үскәндә ялгыз әби-бабайларны яшүсмерләр алдап якмаган салкын мунчага җибәрәләр иде. Әй, әби яисә бабай, куана-куана, пакь су салган комганын күтәреп, карга бата-чума, мунчага бара. Барып җиткәч кенә, кар астында калган мунчаны күреп, алданганын аңлый… Әле бит кире кайтасы да бар. Ә яшьләргә кызык…
Яңа ел кичендә төрле сынаулар да була. Мәсәлән, каз бәлеше ясап, гаилә белән бергә утырып ашау. Имеш алай итсәң, гаиләдә татулык арта, арага дошман сүзе керми. Гыйнвар башында сынамышларны да күзәтәләр: агачларга бәс сырса – җәй яңгырлы килә, диләр иде.
Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Исәнлек-саулык, тынычлык, матур тормышлар телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Сәгыйдә СУБЕЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 613
РӘХМӘТ СЕЗГӘ СӘГЫЙДӘ ХАНЫМ! ШУЛ ХАТЛЕ ЯШЬ ЧАКНЫ ИСЕГЕЗДӘ ТОТКАНСЫЗ. СЕЗНЕҢ МӘКАЛӘГЕЗНЕ УКЫП БИК КҮП ӘБИЛӘР ҺӘМ БАБАЙЛАР ҮЗ ТОРМЫШЛАРЫН КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘЛӘР ДИЕП УЙЛЫЙМ. ИСӘННЕК ҺӘМ ИҖАДИ УҢЫШЛАР ТЕЛӘП КАЛУЧЫ МИҢНЕТАҺИР ШАКИР УЛЫ БАЙБЕКОВ. САМАРА, 09.01.2025ел.