«Сезнең улларыгыз кебек ир-егетләр булганда, без тыныч тормышта яшибез…»

mNCUdrGJuZUИске Усман авылы җирлеге идарәсе башлыгы белдерүенчә, авылыбыздан 10 егет СВОда катнаша. Алар арасында мобилизацияләнгәннәр дә, контрактниклар да бар. Иң могҗизалы Яңа ел бәйрәме алдыннан махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең әти-әниләрен үзебезнең социаль тернәкләнү булегенә җыю — үзе бер матур бәйрәмгә тиң.

Шушы борчулы вакытта төшенкелеккә бирелмичә, сугыштагы егетләребезгә ярдәм итеп, дәртләндереп торсак, аларга да җиңелрәк булыр. Сезне дә азга гына булса да борчу-мәшәкатьләрдән арындырып тора алсак, кечкенә ярдәмебез булыр кебек. Без егетләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. 2025 ел илебезгә тынычлык алып килсен, барчагызга да исәнлек-саулык, хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!» - дип башладык сүзне.

Бу көнне без әти-әниләргә зур бәйрәм программасы тәкъдим иттек. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы hәм башка әкият персонажлары катнашында “Яңа ел маҗаралары” дигән уенлы, җырлы, биюле кызык тамаша булды. Тамаша кылучылар бүлек белгечләре генә тугел, әти-әниләр үзләре да теләп катнашты.

Авылыбызның имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәтнең чыгышы әчтәлекле булды. Аннан сүзне авылыбызның ветераннар оешмасы рәисе Идрис Камил улы Нуретдиновка бирдек.

“Сезнең улларыгыз кебек ир-егетләр булганда, без тыныч тормышта яшибез, шушындый чаралар үткәрә алабыз. Барысы да исән-сау булсыннар! Көтелгән Җиңүне яулап, тиз арада кайтуларын көтеп калабыз”, — диде ул кунакларга hәм бүләкләр тапшырды.

Истәлек өчен бергә фото, милли ризык белән тулы өстәл артында аралашып чәйләр эчү — барысы да җылы, тату даирәдә үтте.

Дуслар!  Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Һәммәбезгә дә көтелмәгән куанычлар килсен! Әти-әниләргә балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә!

rR_xt2FNvWcBOAo97xyxGs ewrXtIGZn4c fCVGs2SEitc i6K8ANg-B-A jLG9JkkwgEk mNCUdrGJuZU

Иске Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре  Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 596

Комментирование запрещено