Бигрәк матур, бигрәк ямле безнең чыршы бәйрәме

SUZSUaBm1_g22 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Өлкә «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы үткәргән чара сабыйлар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик зур бүләк булды. Ул җылы атмосферада узган зур гаилә очрашуын хәтерләтте.

Бәйрәмне “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров ачып җибәрде. Ул кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм милләтебезне саклап калу эшендә ата-аналарның роле бик зур булуын, милли бәйрәмнәрдә, иҗтимагый эшләрдә актив катнашсак, милли басмаларыбызны укысак, өйдә гел татарча сөйләшсәк, уңышларга ирешәчәгебезне ассызыклады.

Рәсми өлешнең тәмамлануын түземсезлек белән көткән балалар бәйрәмне алып барган Марат абыйлары Яхинны чорнап алдылар. Алар бергәләшеп Яңа ел кичәсенең төп кунагы – Кыш бабайны каршы алырга әзерләнә башладылар. Төрле бию хәрәкәтләрен кат-кат кабатладылар, әйлән-бәйлән уйнап алдылар.

Гадәттәгечә, Кыш бабай («Ялкынлы яшьлек» артисты Юныс Тәкъфәтулин) соңга калыбрак килде, Яңа ел алдыннан эше күп булган, күрәсең. Сагынып көткән кунак сабыйларга кушылып җырлады, биеде, табышмаклар чишәргә булышты. Бераздан балалар бәйрәмдә Кар кызы юклыгын шәйләп алдылар. Билгеле инде, шунда ук аны да чакырдылар. Менә залга бәйрәм җыры җырлый-җырлый Кар кызы («Ялкынлы яшьлек» артисты Эльвира Хәбибуллина) килеп керде. Бәйрәм тагын да җанланып китте. Кар кызын күргән балаларның шатлык-куанычлары, елмаюлары дисеңме! Читтән карап торган ата-аналарга тагын ни кирәк? Яңа ел кичәсенә аерым бизәк, ямь өстәгән «Заман» фольклор төркеменең, «Ялкынлы яшьлек» һәм «Ләйсән» башкорт биюе ансамбленең яшь артистларына да бик зур рәхмәт. Балалар аларга карап яңа бию хәрәкәтләре өйрәнеп калырга тырыштылар.

Яңа ел кичәсенә, гадәттә, бәйрәмне бозу нияте белән килә торган Су анасы (Тәслимә Мостафина) һәм Шүрәле (Илдар Субеев) дә сугылдылар. Тик нишләптер бу юлы начарлык эшләргә теләмәделәр, киресенчә балалар белән бергәләшеп табышмаклар чиштеләр, рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр.

Билгеле инде, Кыш бабай балаларның тәртибе, укуда, спортта һәм башка өлкәләрдә нинди уңышларга ирешүләрен сорады, бик зур игътибар белән сабыйларның махсус өйрәнеп килгән җыр һәм шигырьләрен тыңлады. Берсеннән-берсе матур итеп киенгән кечкенә кунакларыбызның саф татар телендә шигырь сөйләүләре йөрәкләргә май булып ятты. Чарага килгән мәктәпкәчә яшьтәге бәләкәчләрнең туган телебездә сөйләшүләре аеруча куандырды! «Афәрин! Менә рәхмәт сезгә!» – дип хуплады аларны Кыш бабай.

«Яңа ел» булгач, бүләкләр дә була инде. Кыш бабай “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, “Болгар мирасы” фонды җитәкчесе Гомәр Батршин, татар эшмәкәрләре берлеге әзерләгән бик шәп бүләкләр таратты. Бер бала да игътибарсыз калмады. Матур пакетларга “Су анасы”, “Шүрәле” кебек татар халык әкиятләре һәм Әлифба, ә ата-аналарга 2025 елга истәлекле даталар календаре салынган иде.

Шундый шәп бәйрәм, күтәренке кәеф, уңай энергия бүләк иткән өчен «Туган тел» җәмгыятенә, иганәчеләргә һәм волонтёрларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! Сабыйларның шатлыгы сезгә меңләтә әйләнеп кайтсын! Киләсе елда да шундый ук күңелле милли чараларда очрашырга насыйп булсын.

 Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 590

Один комментарий

  1. Бәйрәмгә килгән һәркемгә бик зур рәхмәт!