2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Инде билгеле булганча, Россия президенты 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз батырлыгы истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте.
Хәер, Бөек Ватан сугышы темалары газета битләреннән 35 ел дәвамында төшми. Төрле елларда һәм хәзер дә без якташларыбыз батырлыгы, сугыштан соңгы илне торгызу эшләре, дәһшәтле сугыш хәтерен саклауга юнәлдерелгән күпсанлы чаралар турында яздык һәм бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. 2025 елда бу темага басылып чыккан яңа материаллар «2025 – Ватанны саклаучылар елы» рубрикасы астында берләштереләчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар турындагы материаллар да шушы рубрика астында урнаштырылачак.
Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү яу кырында гына түгел, тылда да яуланды. Бүгенге мохитта да, МХО зонасында һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә күпсанлы волонтерлар берләшмәләре, предприятиеләр һәм оешмалар, студентлар, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган гади кешеләр дә ярдәм итә. Шушы эшләрне яктырту өчен «Алар МХОгә ярдәм итә» дигән аерым рубрика кертсәк, гадел булыр, дип уйлыйбыз.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгында, әлбәттә, мәктәп балалары Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция турында иншалар язачак. Иң яхшы язмаларны аерып күрсәтү өчен «Балалар — сугыш турында» рубрикасы астында иншалар конкурсы игълан ителәчәк. Иң яхшы язмалар автор фотографиясе белән чыгачак, ел ахырында җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм авторлары бүләкләнәчәк. Язмаларны berdem@bk.ru электрон почтасына җибәрергә була.
Редакция коллективы газетага яңа авторлар җәлеп итү белән кызыксына. Һәркайда лаеклы кешеләр бар, төрле чаралар һәм күпсанлы вакыйгалар үткәрелеп тора. Бу турыда укучыларыбыз да белсен иде. Заман элемтә чаралары бу мөмкинлекне һәркемгә бирә: телефоныгызга берничә сурәт төшереп, берничә юл язып җибәрсәгез, хәбәрчеләребез сезнең белән элемтәгә чыгарлар һәм, мәкаләне тулыландырып, сезнең фамилия астында бастырып чыгарырбыз.
Бергәләшеп газетабызны тагын да кызыклырак итә алырбыз, дигән өметтә калабыз!
Данияр СӘЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 610